МӘКТӘП ПРЕЗИДЕНТЫ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?
Бәйгенең төп максаты – иң яхшы мәктәп үзидарәсен сайлап алу. Нәкъ менә әлеге конкурс җиңүчеләре Россия этабында Татарстан данын яклаячаклар.
Конкурсның беренче этабына 294 мәктәптән гариза килгән булган. Финал этабында катнашыр өчен, 22 команда сайлап алынган. Республикабызда әлеге конкурс инде өченче тапкыр уза. Аны уздыруда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» да булышлык күрсәтә. Конкурска 10 ноябрьдә үк старт бирелгән. Аның катнашучылары социаль акцияләр уздырып, видеороликлар төшергәннәр.
Бәйге финалистлары арасында Азнакай укучылары да шактый иде. Азнакай шәһәре гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Камилла Гөбәйдуллина – шундыйлардан. Ул укый торган мәктәптә укучылар үзидарәсе – үсештә. Камилла гимназиянең спикеры булып тора. Икенче сүз белән әйткәндә, ул – мәктәпнең президенты. Алар шулай ук Президентның уң кулы – вице-спикерны да сайлыйлар икән. Мәгариф, мәдәният, спорт комитетлары бар. Бу урыннарны били торган кешеләрне гимназия укучылары үзләре сайлап ала.
– Моның өчен мәктәбебездә сайлау алды платформасы дигән махсус программа уза. Сайлау алды программасында бирелгән ышандырулар тормышка ашырылырга тиеш. Әгәр алар түгел икән, мәктәп Президенты вазифасыннан алына. Мәктәп Президенты булырга бер дә җиңел түгел. Чөнки сине шушы вазифаңнан алырга теләүчеләр дә бар. Әмма без бердәм командабыз белән бердәм проектларны, бөтен мәктәпне җәлеп итәрлек проектларны тормышка ашырабыз, – ди Камилла.
Рамилә Ибраһимова, Азнакай шәһәренең 2нче мәктәбе:
– Мин үзебезнең мәктәптәге «Чын дуслар» дигән укучылар үзидарәсе президенты. Бөтен укучылар да мәктәп тормышында катнашырга җәлеп итү, аларның талантларын ачу, идеяльрен тормышка ашырырга ярдәм итү – безнең төп бурыч. Мин әле быел гына президентлык кәнәфиенә утырдым. Моның өчен махсус сайлаулар узды. Анда 5-11 сыйныфлар катнашты.
Татарстан командасы Бөтенроссия этабында да җиңеп чыксыннар өчен, яхшылап әзерләячәкләр.
«Безнең укучылар өчен әлеге конкурста авыр биремнәр юк. Чөнки алар бик актив. Кайвакыт без аларны бәяләп тә бетермибездер бәлки. Алар бик заманча, ачык, инициатива белдерүче», – ди Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
Татарстандагы мәктәпләрдә укучылар үзидарәсен булдыру да юкка түгел. Бу балалар үзләрен олылар янында бертигез дәрәҗәдәге партнерлар булып хис итсен өчен кирәк. Шулай ук мәктәпләрдәге кайсы юнәлеш аеруча кызыклы булганлыгын белер өчен да зарур.
«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» катнашучылары артты
Конкурс финалы дәвамында 177 нче мәктәп укучылары «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә кушылды. «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»ндә Татарстанның 50 мәктәбе генә бар иде. Әлеге проект – безнең республикабыз өчен пилот проекты. Шуңа ул сынау уза, дип әйтергә мөмкин. Шушы уку елы эчендә генә дә бу хәрәкәткә тагын 8 мәктәп кушылган.
Бу хәрәкәт берничә максатны күздә тота. Укучыны шәхси яктан үстерү, гражданлык активлыгын арттыру, медиа һәм патриотизм юнәлешләре – «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» шушы бурычларны үз эченә ала. Өстәмә юнәшлешәрнең нинди буласын балалар үзләре хәл итә. Исегезгә төшерәбез, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте.
Россия мәгариф һәм фән министры статс-секретаре Павел Зенькевич:
– Без бу хәрәкәтне сезнең ярдәм белән генә тормышка ашыра алабыз. Аның Татарстанда үсеш алуына бик шатмын. Биредә катнашучыларның саны арта бара. Үз инициативаңны белдерү, төрле яклап үсү – «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» нәкъ менә шушы максатлар белән булдырылды. Бу сезгә зур тормышта да ярдәм итәчәк. Әлеге хәрәкәт үзеңне төрле яклап сынап карарага мөмкинлек бирә.
Белешмә:
Татарстан мәктәпләрендә 386 мең укучы белем ала.
Аларның 77 проценты - 299 мең бала - балалар хәрәкәтендә
Алинә Минневәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев