Логотип Идель
Бу – тема!

МӘҢГЕЛЕК БЛОКНОТ

Украинадан шаккатыргыч хәбәр килеп иреште – бер төркем яшьләр ертылмый, бөгелми, утта янмый, суда батмый, пычранмый торган блокнот уйлап тапканнар. Тиздән ул сатуга җибәрелергә тиеш.

Яңа стартап nuka (нука) дип атала. Аны уйлап табучылар – 16 яшьлек Екатерина Михалко һәм Никита Владыкин белән 19 яшьлек Евгений Шило. Яшьләр 2016 елда Киевта Kyiv Academy of Media Arts проекты кысаларында танышалар. Әлеге проект реклама өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен оештырыла; Екатерина, Никита һәм Евгений проектның беренче балигъ булмаган катнашучылары була. Шул исәптән әлеге хәл аларның дуслашу, аралашу һәм уртак проект башлап җибәрүләренә китерә. Укып бетергәннән соң яшьләр реклама агентлыкларына эшкә урнашалар, әмма аларның амбицияләре өчен бу гына җитми – өчлек үз продуктын уйлап табарга омтыла.



Яшьләргә канцелярия тауарлары ошаганлыктан, алар әлеге өлкәдә нидер җитештерә башларга телиләр. Башлыча Кытайда җитештерүчеләр табып, шәхси дизайнлы блокнот-ручка ясап, аны рекламалап сатарга җыеналар. Әмма реклама һәм маркетинг бюджетлары үтә чикле булганлыгын тиз аңлап алалар. Шуңа күрә ниндидер эксклюзив тәкъдим уйлап чыгарырга дигән фикергә киләләр.

Базарны анализлап, гади кәгазь блокнотларның өстенлек һәм кимчелекләрен барлап чыкканнан соң өчлек кайбер нәтиҗәләр чыгара: консерватив кәгазь блокнот һәм көндәлекләр уңайлы, әлбәттә, әмма алар бик тиз бетә, һәм ел буена алар берничәү кирәк. Җитмәсә әле өстенә кәһва яки чәй түксәң, язмаларың бозылырга яки битләре ертылырга да мөмкин. Электрон блокнотлар бик уңайлы – аларда язмаларны эзләп табу да җайлы, ләкин аларга язу, бигрәк тә скетчлар ясау шактый катлаулы. Яшьләр кәгазь блокнот рәвешендәге цифралы блокнот уңайлыкларын үзендә туплаган “мәңгелек” блокнот ясарга кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр.

nuka га шулрәвешле нигез салына. Аны җитештерү өчен төркем 200дән артык синтетик кәгазь үрнәкләрен сынап карый – мондый материал билбордларны бастыру өчен кулланыла.

nuka ул әле блокнот кына түгел. Екатерина, Никита һәм Евгений блокнотта язу өчен махсус металл каләм дә ясыйлар. Каләмнең составын алар яшереп тота – өчлек аны ясау өчен төрле металларны эретеп, укмаштырып үзлекләреннән экспериментлар ясый. Нәтиҗәсе аларны тулысынча канәгатьләндерә. Төркем белдерүченчә, каләм беркайчан да бетмәячәк һәм тузмаячак. Комплектка шулай ук махсус растворитель керә – блокноттагы язмаларны шуның ярдәмендә җиңел генә бетерергә мөмкин.

nuka га нигез салучылар инде халыкара күргәзмәләрдә танылган эре компанияләрнең игътибарын җәлеп итеп тә өлгергән. Инвесторлар һәм Kickstarter да булып узган краундфандинг ярдәмендә беренче партияләрне җитештерү өчен акча җыя алганнар яшьләр. Әмма әлегә базарга чыгарга ашыкмыйлар – алар продуктны җиренә җиткереп, барлык маркетинг барышларны әзерләп бетерергә телиләр. Әлегә nuka комплектының бәясе – $59 (якынча 3900 сум).

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=J5qeCMQtZDQ[/embed]

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев