Логотип Идель
Бу – тема!

"МӘДӘНИЯТ ВИРУСКА ӘЙЛӘНЕРГӘ ТИЕШ!"

Креативлык, коммуникация, кооперация, капитализация, компетенция. Татарстанның Мәдәният министрлыгы 2019 елда шушындый заманча яңгыраган максатлар куя. Бүген республиканың  мәдәният юнәлешенә багышланган коллегиядә шушы пунктларга аеруча басым ясадылар. 

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова өчен бу - шушы вазифадагы беренче коллегия. Тик шуңа да карамастан, максатлар шактый күп һәм саллы.  Аларның күбесе диярлек яшүсмерләр һәм яшьләргә кагыла.

Коллегия алдыннан татарстанлылар арасында сораштыру да уздырганнар. Мисал өчен, сораштырылучылар арасында "Татарстанда мәдәни чараларның күбесе чәк-чәк, бизәлгән йортлар белән чикләнелә" дие әйтүчеләр дә булган.

- Әгәр без Татарстан яшьләрне тартып торган урын булсын, дисәк, беренче чиратта, акчага гына түгел, ә уңайлы, мәдәни мохит булуга басым ясарга тиешбез. Иң беренче чиратта кеше аңында алга китеш булырга тиеш, - ди Татарстанның мәдәният министры.

Креативлык 


Бу пунктка иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган шартлар булдыру керә. Татарстанда "Театрлар - балаларга", "Кече шәһәр театрлары" проектлары тормышка  ашырыла. Балалар һәм яшүсмерләр театрларына министрлык аеруча әһәмият бирергә тели. Чөнки нәкъ менә алар балаларны театрга якынайту, тәрбия эшен алып бара. Балалар - киләчәктә театрга йөрүче булачак тамашачылар бит, шуны онытмау мөһим. Тукай сүзләрен бераз үзгәртсәк, картаеп каткач буыннар, театр белән танышу уңайсыз ул.

Коммуникация 


Монда күп дәрәҗәле үзара аралашу керә. Мәдәният юнәлешендә иң нәтиҗәле маркетинг эше тамашачылардан килгән элемтә ярдәмендә башкарыла. Ягъни социаль челтәрдәге постлар - менә дигән реклама. Тик шул ук вакытта мәдәният учакларына төрле категория гражданнарын да җәлеп итәргә телиләр. Мисал өчен, яшь аналар музейларга һәм башка мәдәни учреждениеләргә килсен өчен, аларда бала "төрү" бүлмәләре, уен бүлмәләре булырга тиеш.

Кооперация 


Мәдәниятне аерым министрлык буларак кабул итү дөрес түгел. Аңа кызыксындыру булдыру кирәк. Бу юнәлештә укучылар арасында "Мәдәни көндәлек" проекты уңышлы эшләп килә. Шулай ук Татарстан әлеге проект Россия масштабларында апробация узачак төбәкләр исемлегенә дә кергән.

Капитализация 


Танылган банкның "Спасибо" бонусларын мәдәни чараларга билетлар алганда да кулланылышка кертергә җыеналар. Әлеге ысул халык арасында кайсы мәдәни чараларның популяр булуын да күрсәтәчәк. Әгәр Америка кушма штатларда мәдәният табыш кирә торган өлкә булса, бездә бу мәсьәлә әлегә аксый. Чөнки бүген чараларга күпме кеше йөргәнен дә исәпләп бара алмыйлар.

Әлбәттә, 21нче гасырда мәдәният үзе дә кешегә якын килергә тиеш. Шундый тәҗрибәләрнең берсе Казанда кулланыла. 2018 елның ноябрь ае буена Татарстанның Милли китапханәсе "Яндекс" белән берлектә үзенең күчмә китапханәсен зур сәүдә үзәгендә оештырды.

Мәдәният министры моның белән генә чикләнеп калмыйча, хәзер инде Габдулла Тукай исемен йөрткән "Казан" халыкара аэропортында татар халкының йөзе булган әдибебез турында саллы почмак булырга тиеш, дип саный. Мондый мисаллар Европаның күп кенә шәһәрләрендә бар. Мисал өчен, Таллин шәһәрендә самолет көтеп утыручы пассажирлар өчен махсус күргәзмәләр оештырыла. Алар еш кына үзгәреп тора икән. Таксида да татарча көйләрне яңгырату яклы министр. Шуңа өстәп, татар язучыларының әсәрләрен башка телләргә активрак тәрҗемә итәргә кирәклеген әйтә. Бу юнәлештә ул әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованы аерым атап узды: ул Аяз Гыйләҗев әсәрләрен венгер һәм төрек телләренә тәрҗемә иткән. "Мәдәният - һәркем йоктырырлык бер вируска әйләнергә тиеш", - ди министр.

Кино яратучылар өчен 2018 ел уңышлы булган: Татарстанда 22 яңа кинозал ачылган. Хәзер районнарда яшәүчеләр дә мегаполис халкы белән бергә кинопрокатка чыккан премьералар белән вакытында танышып бара ала.

Компетенция 


Тормыш цифрлаша бару белән, мәдәнияттә яңа иҗади профессияләр барлыкка килә, кайберләре юкка чыга, үзгәрә бара. Мисал өчен, киләчәктә китапханәче профессиясе без күнеккән формада булмаячак. Билетларны онлайн рәвештә сату касса хезмәткәрләренең эшен дә үзгәртәчәк. Шуңа да бүген яңа компетенцияләрне аңларга, үзләштерергә кирәк. Мисал өчен, IT-мәдәният өлкәсен апробацияләүне кирәк, дип саный министр. "Кешене эштән алып ату җиңел, тик аның урынына лаеклы алмаш табу авыр. Шуңа да мәдәният үсешендә гармония, баланс саклар кирәк", - ди ул.

Коллегиядә чыгыш ясаучылар асында хакимият вәкилләре генә түгел, гади халык та сәхнәгә менде. Биектау районында яшәүче 4 бала әнисе Айгөл Ташевцева үзләрең авыл клубларында хореограф ставкасы куелмау сәбәпле, бию түгәрәге булмауга борчыла. Шул сәбәпле, кызы биюләрне интернет аша өйрәнергә мәҗбүр икән. "Сочиның "Сириус" белем бирү үзәгендә иң сәләтле балалар иҗат юнәлешендә дә белем ала. Бәлки, "Сириус" кебек республика балалар иҗат мәктәбен оештыруны үз өстегезгә алырсыз? Моны "Сәләт" үзәгендә формалаштырып булыр иде", дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Президентына.

Владир Мединский, Россия мәдәният министры: 

- Татарстан - замана белән бергә атлый торган төбәк. Биредә без мәдәнияткә сакчыл игътибар бирелгәнен күрәбез. Ул күп кенә федераль проектларда да актив катнаша. 2012 елда Рөстәм Нургалиевич мине Татарстандагы бер авылга алып барып, махсус программа буенча төзелгән яңа мәдәният йорты белән таныштырды. Соңрак мәдәният йортларын финанслау буенча федераль программа булдырдык. Аның чишмә башында нәкъ Татарстан торды.

Казан ТЮЗының үсеш планнары белән дә таныштым, бу - бик дөрес адым. Чөнки театр дүрт стена белән генә чикләнергә тиеш түгел. Интернет аша билет сату мәсьәләсенә килгәндә, әлегә без онлайн-формат аша билет сату эшен Россиянең бөтен театрларында башкара алмыйбыз. Әгәр сезнең айтишниклар моны бөтен ил буенча эшләп чыга ала икән, сезгә Казанда гына түгел, башка җирләрдә дә һәйкәл куеп булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә мәдәни өлкәдә тамашачы белән эшләүнең яңа формаларын куллану кирәк, дип саный. Шул ук вакытта традицияләрне саклап калу, аларны олылардан кечеләргә тапшыру кирәк. "Театр елында театр үзе һәркемгә кулай булырга, тамашачы белән элемтәләрнең универсаль формасы булырга тиеш. Бу исәптән, балалар театрларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Чөнки алар тәрбия, белем бирү функциясе белән бергә коммуникатив функцияне дә башкара", - ди Президент.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев