Логотип Идель
Бу – тема!

ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНАДАН - «Мин Үзгәрдем SHOW»

Күргән булсагыз, шушы көннәрдә «Ялкын» журналы аккаунтларында җырчы Лилия Хәйруллинаның «Мин Үзгәрдем SHOW» концертына билетлар уйнаттык. Бүген инста-бәйгебезнең нәтиҗәсе чыгачак һәм «Мин Үзгәрдем SHOW» га баручы бәхетле кеше билгеләнәчәк. Әгәр бәйгедә катнашмаган булсаң, «Ялкын»ның инстграм аккаунтына кереп кара. Әлегә исә, әйдәгез, безне концертта нәрсә көтүе турында сөйләшеп алыйк.
Кайчан?

2нче ноябрендә

Кайда?

Казанның «Эрмитаж» концерт-холлында

Нәрсә көтә?


Өр-яңа концерт программасы һәм моңарчы татар эстрадасы өчен хас булмаган формат. Җырчы Лилия Хәйруллина үзе «Бу – яшьләргә йөз тотылган формат. Татар эстрадасы өчен яңалык», – ди. Элек халык җырлары башкарган, өлкән буын өчен җырлаган Лилия күптән түгел иҗатын яңа юнәлешкә борырга булган. «Элек иҗатымны тамашачы яхшырак кабул итә иде. Хәзер тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Тик хәзер сайлаган юл, стиль минем өчен уңайлы. Бу стильне яратып башкарам. Ә минемчә бары тик яратып башкарган эш кенә чын иҗат була ала. Кемгәдер ошарга тырышып, мине яратсыннар дип эшләү (бу очракта, җырлау) коммерция», – җырчы үзе.

Концерт директоры Артур Хәйруллин әйтүенчә, яңалыклар сәхнә төзелеше, тамашачы залында да булачак. Дөресрәге, без күреп-йөреп ияләшкән тамашачы залының булмавында. Сәхнә төзелешендәге яңалыкларны без 2нче ноябрь көнне күрә алачакбыз. Ә гадәти залдан баш тарту исә тамашачы белән җырчылар арасындагы араны якынайту өчен эшләнгән икән. «Гадәттә, тамашачылар утыргычта үзләрен кая куярга белми утыралар. Алар үзләренең тамашачы булуын аңлыйлар. Ә без тамашачы үзен шоуның катнашучысы итеп тоюын телибез», – ди Артур. «Концерт залыннан танцполга күчү яшьләргә йөз тоту белән дә бәйле. Ләкин «Мин Үзгәрдем SHOW» дискотека түгел». Теләгән кеше өстәл артында урын алып утырып, хәтта шунда туган көн дә уздыра ала икән. «Мин Үзгәрдем SHOW» оештыручылары барысына да әзер.

Кунаклар


«Мин Үзгәрдем SHOW»ның махсус кунаклары инде һәркемгә билгеле. Лилия Хәйруллина белән бергә сәхнәдә Хаким һәм рэп башкаручы Альберт Нурминский да чыгыш ясачак. Хаким белән Лилияне нәрсә берләштерә соң диярсез? Бу сорауга Хаким үзе бик кыска гына «Сыйфатлы музыка», - дип җавап бирде. «Без икебез дә татар эстрадасына сыйфатлы һәм бүгенге көн өчен актуаль булган җырлар алып килергә тырышабыз». Сәхнәгә бергә чыгуны Хаким шулай аңлата. Ләкин тамашачыга бу дуэттан ни көтәсе әлегә билгесез. Ярый соң, 2нче ноябрьне көтеп карыйк. Хаким әлегә сер булып кала бирә. Ә менә Альберт Нурминский белән Лилия дуэт башкарачагы инде беркем өчен дә сер түгел. Шушы көннәрдә интернет челтәрендә өр-яңа җырлары да чыгарга тиеш. Яңа өлгергән дуэтның иҗаты белән концертка кадәр үк танышып булачак, димәк. Яхшы соң, күзәтеп торырбыз.

Бонус


«Мин Үзгәрдем SHOW»га беренче булып килгән 50 кешегә Лилия Хәйруллинаның өр яңа альбомын смартфоннарына бушлай йөкләү мөмкинлеге биреләчәк.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев