Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ» - МУЗЕЙДА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

«Ялкын» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе балалар һәм яшүсмерләр җыелган җирләрне барлап кына тора. Казанның берәр урынында «сәләтле яшьләр, үзенчәлекле мәктәп балалары җыела» дигән сүзләрне ишетүгә, юлга чыгабыз. Татарстанның иң ерак почмагына җыелсалара да чыгып китәргә әзер без. Чөнки үзебезнең укучыларыбыз, сәләтле балалар белән танышу, аралашу теләге бик зур.

Бүген иртән Габдулла Тукай әдәби музееннан шалтыраттылар әле менә. Г. Тукай әдәби музее тамашачыларга еш кына төрле чаралар тәкъдим итә, укучылар өчен музей дәресләре, интерактив экскурсияләр, бәйрәмнәр уздрыла. Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә, әкият геройларына багышланган музей бәйрәмнәре зур кызыксыну уята бездә. Бүген шалтыратуларының төп сәбәбе «Әлифба бәйрәме» икән. «Бәйрәм була», – дип әйтеп бетерергә өлгермәделәр, өс киемнәребезне киеп чыгып бастык. Бу кадәр ашкынуыбыз да юкка булмаган икән. Без килгәндә, Г.Тукай әдәби музее Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 1нче сыйныф укучылары тавышыннан гөр килеп тора иде.





«Әлифба бәйрәме» – 1нче сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифба тәмамлануга багышлана. Әлеге бәйрәмнең татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай әдәби музеенда оештырылуы балаларны әдәбиятка, туган телгә якынайтуда зур роль уйный. Музей хезмәткәрләре укучыларны Габдулла Тукай иҗаты, музей эшчәнлеге белән таныштырдылар, укучыларның белемнәрен тикшерделәр. Ә балалар шат кына: шигырь сөйләргә, Тукай иҗаты турындагы сорауларга җавап бирергә дип сәхнәгә чыктылар. Музейда «Апа, апа, мин чыгыйм әле», – дигән тавышлар яңгырап торды.

Габдулла Тукай әкиятеннән кунакка килгән Шүрәле укучыларга Былтыр белән булган хәлләрне сөйләде. Ни өчен Былтырны кытыкларга теләвен, әкият барлыкка килүнең чын сәбәбен аңлатты. «Урманга килеп, чәчәкләрне өзгән, агачларны кискән кешеләрне генә кытыклыйм мин. Урманга зыян салмаган кешегә тимим», – диде. Шүрәле урманнан бик күңелле уеннар да алып килгән булып чыкты. Җырлап, биеп, рәсемнәр ясап музейда вакыт уздырды 2нче гимназия укучылары.

Чаткы Ялкынлы
Илназ Мөхәрләмов фотолары









































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев