Логотип Идель
Бу – тема!

«ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АРА БУЛГАНДА, КҮП КЕНӘ ӘЙБЕРЛӘРГӘ БАШКАЧА КАРЫЙ БАШЛЫЙСЫҢ»

«Өч елдан соң табиб булам гына әле», дип яза Казан дәүләт медицина университетының 4 курсы студенты Азат Валиуллин. Инде беренче курста ук ул 7 хастаханәгә санитар булып эшкә кергән. «Татарстанда коронавирус белән иң беренче авыручылар табылгач, хастаханәдә инфекцион госпиталь ачылды, ә мин шунда эшкә күчтем», дип үз тарихын сөйли башлады ул.

Беренче эш көнеңне күз алдына китер. Ковид шулкадәр зур масштабларга үскәнче, госпитальдә эшләүче табиб турында нәрсә уйлый идең?

 – «Кызыл зона»да медперсонал эше буенча нәрсә көтәргә дә белмәдем. Бер үк вакытта кызыклы да, дулкынландыргыч да, бераз куркыныч та булды. Хәзерге истәлекләрем буенча, беренче дежурлык төнендә мин бөтенләй йокламадым.

Чынбарлыкта ничек булды?

– Чынлыкта исә барысы да яхшырак килеп чыкты! Мин интенсив терапиядә кече медбрат буларак эшли идем. Хезмәттәшләрем миңа таяныч булды, аларның тәҗрибәлелеге һәм юмор хисе ярдәм итте. Пандемиягә кадәр булган вазыйфаларга тагын чумага каршы костюм (противочумный костюм) һәм шәхси саклану чараларын кию өстәлде. Шулай ук, ашарга һәм бәдрәфкә барырга ярамый иде. Һәм әлбәттә, үз-үзеңә һәм якын кешеләрнеңә авыру йогу куркынычы яный иде.

Гадәти эш көнеңне тасвирла әле.

– Эш көне 24 сәгать, медперсонал һәр 4 сәгать саен алмашына. Шулай итеп, госпитальнең бер эшчесе «кызыл зона»да ким дигәндә 12 сәгать эшли. Һәр иртә «пятиминутка»да башлана, анда бүлек мөдире һәм өлкән шәфкать туташы бүгенге көнгә карата планнарга ачыклык кертә.

Аннары ул беренче смена экипировкасын кия һәм «кызыл зона»га керә: монда аларны икенче сменада эшләп талган хезмәттәшләре көтә инде. Алар пациентның халәте турында мәгълүмат белән бүлешә. Мин, мәсәлән, иртәнге сәгатьләрдә палаталардагы пациентларга ашарга алып киләм. Бүлмәләрен җыештырып-чистартып кую да минем өстә.

Төшке һәм кичке аш вакытындагы вазыйфаларым шундый ук. Иң авыры – төнлә эшләү. Иртәнге якта шәфкать туташлары табиб киңәшләрен үтиләр, палатаны икенче сменага әзерлиләр. Пациент белән бергә иң күп вакытны нәкъ шәфкать туташлары уздыра, шуңа күрә иң эчкерсез, ихлас сөйләшүләр – табиб белән түгел, ә урта медперсонал белән. 

Тагын нинди яңа ачышларга тап булдың?

– Беренчедән, һөнәремне дөрес сайлавыма инандым. Хезмәттәшләрем арасында үземне судагы балык кебек хис итәм.

Икенче күзәтүем: Казаннан булмаганга күрә, әти-әнине сагынырга җитештем. Шулай ук, йокы һәм ял итүне дә сагындым: медицина өлкәсендә хезмәт итү бик күп энергия таләп итә.

Өченчедән, госпитальдә эшләүчеләр белән бер гаиләгә әйләндек. Дустанә мөнәсәбәт булганда, авыр вакытларны да җиңел кичерәсең икән.

Иң авыр момент ул...

– Пациентларның күңелсез йөзләрен күрү. Алар өчен һәркөн кичәгесенә охшап тора, «костюмнарда йөри торган кешеләр» килеп-китеп тора. Бүлмәдәге күрше пациентларның китүләре, башкаларнын килүләре дә аларның күңелен төшерәдер. Аларның психикасына һәм хәленә зур йогынты ясаганын без дә тоябыз. Терелүгә ышанычын югалткан пациентлар белән аралашу аеруча авыр иде, шуңа күрә һәр медикка психолог та булырга туры килде.

Күп терелүчеләр үзүсешгә тартыла иде: спорт белән шөгыльләнергә, яман гадәтләрдән арынырга, гаилә һәм туганнар белән күбрәк аралашырга. Бер пациентның сүзләре истә: «Үлемнән бер адым ара булганда, күп кенә әйберләргә башкача карый башлыйсың».

 – Үз балаларыңа COVID чоры турында нәрсә сөйләр идең?

– Нинди генә авыр һәм куркыныч этап булса да, пандемия чоры яшьлегемнең онытылмаслык мизгелләренә бай булды. Тирә-ягымда булган тырыш кешеләр белән тарихта эз калдырдык, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев