Логотип Идель
Бу – тема!

ӘЛЕГЕ 5 ПРОДУКТ БЕТЧӘНЕ БАРЛЫККА КИТЕРӘ

“Тагын чыккан! Тагын бетчә чыккан! Уф, нишләтергә инде моны, ә?!” Таныдыңмы үзеңне? Бетчәләрне түгел, аның сүзен дә күрә алмаучылар рәтендә син да бармы? Бөтен уең шулардан ничек котылу турындамы? Алайса бу язма нәкъ менә синең өчен. Бүген без бетчәләр чыгуына сәбәпче булган 5 продукт турында сөйләшербез.

Сөт продуктлары

Әйе, ничек кенә файдалы булсалар да, аларның бетчә китереп чыгара торган “сәләте” дә бар. Беренчедән, мондый продуктларны ашаганда безнең организмда инсулин бүленеп чыга. Бу тән тиресе өчен яхшы түгел. Икенчедән, сөт проуктлары гормоннарга йогынты ясый. Ә бетчәләрнең нигезендә гормонннар белән булган проблемалар ятарга мөмкин. Шуңа күрә бетчәләр күп чыга торган кешеләргә сөт продуктларын артык күп ашамаска киңәш ителә.

Кызган ризык һәм фастфуд

Майлы ризыклар шулай ук тән тиресен боза. Кыздырылган ризыклардагы май тирегә бик начар йогынты ясый. Гамбургер, кызган тавык, тиз әзерләнә торган ризыкларны да урап узыгыз. Тирегезне чистартасыгыз килсә, билгеле. Аларның составында майлар бик күп. Диетологлар уздырган тикшеренүләрдән соң шул ачыкланган: бетчәләр булган кешеләр, битләре читса кешеләрдән аермалы буларак, майлы ризыкларны күбрәк ашый икән.

Сок һәм газлы эчемлекләр

Сокларда да, газлы эчемлекләрдә шикәр бик күп. Шикәрле эчемлекләр эчкәндә бетчә барлыкка килә, җыерчыклар чыга     һәм әлбәттә инде авырлык арта.

Ит

Ит ризыкларын күп ашау да бетчәләр чыгуга китерә ала. Шуң күрә күбрәк клетчаткага бай яшелчә ашарга, ит ашауны чикләргә киңәш ителә.

Ак ипи

Камыр ризыкларының рационда күп булуы тиренең картаюына китерүе сер түгел. Әле лар бетчәләр дә барлыкка китерә икән.

Эре бөртекле ипи ашарга тырышыгыз. Ул сезгә битегезне читартырга ярдәм итәр.

Безнең тән тиресенә карап нәрсә ашавыбызны ачыкларга мөмкин. Сәламәтлегебез дә, матурлыгыбыз да үз кулыбызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев