Логотип Идель
Бу – тема!

«ЛАОС ХАЛКЫНДА «АК ТӘНЛЕ БАЛАГА КАГЫЛСАҢ, ТОРМЫШЫҢ ЯХШЫРАЧАК» ДИГӘН ЫШАНУ БАР»

Фирүзә Хәбибуллина (кыз фамилиясе Шәйхуллина) тумышы белән Актаныш районыннан. Хәзерге вакытта Фирүзәгә 24 яшь, кияүдә. Ире Айрат белән Әмин исемле улларын ел әйләнәсе җәй булган илдә үстерәләр. Кесәсендә ике дипломы булса да, ул бер көн дә һөнәре буенча эшләми. «Йөрәгем баш миен җиңде, һәм мин үземә ошаган эш белән шөгыльләнергә булдым», – ди Фирүзә.

Күпләрегез аны «ШАЯН ТВ» каналында эфирга чыгучы «Яшьләр тукталышы», «Уймак» тапшырулары аша да белә торгандыр. Шул ук вакытта Фирүзә сайт, мобиль кушымта җитәкчесе булып эшли һәм берничә мультсериал, фильм тавышландыру, тәрҗемәләү белән дә шөгыльләнә.

«Әниемнең әбисе «теләкләреңне тели белмәсәң – теләмә!» – дип әйтергә ярата иде. Кечкенә чакта «Эх, әгәр мин ел әйләнәсе җәй булган илдә яшәсәм иде», – дигән чакларым еш булды. Теләгем фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәндер, – ди Фирүзә. ­ Мин барысы биш илдә булдым: Кипр, Төркия, Тайланд, Лаос һәм, әлбәттә, Россиядә. Хәзерге вакытта Лаоста (Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт) яшим. Тайланд белән Лаос безнең Татарстан һәм Башкортстан кебек.

 Гаҗәпләндергән әйбер – тузан

Гаҗәпләндергән әйберләр аз булмады. Мисал өчен, Тайландта машинаның руле уң якта. Беренче вакытларда юлны бутап йөрдек.Тайландта да, Лаоста да мәктәп укучылары һәм дәүләт эшчеләре үзләренең милли киемнәрендә йөриләр. Шуңа өстәп, һәр җирдә үз флаглары эленеп тора. Ни өчен бездә дә андый гадәт юк икән?!

Мине гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә ул – тузан. Моңа кадәр мин тузан кара төстә генә була дип уйлый идем. Чит илдә кызыл, сары һәм ак төстәге тузанның да барлыгын белдем. Монда кара туфрак юк, ә – кызыл җир генә. Авыл урамыннан барганда да, шәһәр асфальтыннан атлаган кебек. Һавага кызыл тузан-томан күтәрелергә мөмкин.

 Клейлы дөге – визит карточкасы

Мондагы халыкның иң яраткан ризыгы: клейлы дөге, папая салаты, тавык канатлары һәм бик әче бамбуклы аш. Клейлы дөге Тайланд белән Лаосның визит карточкасы дисәң дә, ялгыш булмас. Моннан тыш, биредә кайнар чәй эчкән кешене күргәнем юк. Һәрбер эчемлеккә боз кушалар. Бу халыкка махсус ял көннәре кирәк түгел. Теләгән көнне алар урамга чыгып, ит кыздырырга һәм сәгать төнге 12гә кадәр караоке җырлап, вакыт уздырырга мөмкин. Укучылар мәктәпне тәмамлау белән югары уку йортларына керергә ашыкмыйлар. Башта бер елга якын кайда да булса эшләп карыйлар, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячакларын яхшылап уйлыйлар. Биредә, безнең илдәге кебек үк, бай халык (аларны «алтын» капкалардан һәм урамда эленеп торган бәллүр люстралардан танып була), һәм кондиционер да алырга мөмкинлекләре булмаган кешеләр яши.

Хуҗалык өчен кирәк-яраклар шәһәрнең төрле җирендә урнашкан махсус кибетләрдә генә сатыла. Мәсәлән, ипи, сыр, торт пешерү өчен кәгазь төрлесе төрле кибеттә. Бездәге кебек автобуслар, метролар юк. Шуңа күрә шәхси машинаңда хәрәкәт итәргә мәҗбүрсең.

Тормыш кайчан яхшыра?

Минем ачуны китергән әйберләрләрнең берсе – монда 2 литр сөт якынча 300 сум тора. Көчле яңгырлар вакытында утны сүндерәләр (ярый әле көчле яңгырлар елга 1 ай чамасы гына була). Монда, синнән рөхсәт сорамыйча да, үзеңне һәм балаңны сурәткә төшерәләр, аңа кагылып карыйлар (аларның «әгәр ак тәнле баланы тотып карасаң, тормышың яхшырачак, дигән ышанулары бар).

 Дингә һәм миләткә аермыйм

Монда минем татарларны очратканым булмады. Килгән вакытларда «Сез кайдан?» – дип сораганда, «Татарстаннан», – дип җавап бирсәк, хәзер исә «Россиядән» дип кенә әйтәбез. Чөнки «Татарстан» дип әйтүгә, алар Кыргызстан яисә Үзбәкстанны күз алдына китерәләр. Лаоста Россия белән бәйле әйберләрдән илчелек, рус җәмәгатьчелеге һәм карабодай сатыла торган кибет бар.

Мин татар булуым белән горурланам, ләкин күптәннән инде кешеләрне милләткә һәм дингә аерудан туктадым. Минем өчен кешеләр хәзер яхшы һәм начарга бүленә. Әлбәттә, син татар һәм рус телләрен белеп кенә дөнья буйлап сәяхәт итә алмаячаксың. Ләкин төрки илләрдә ипи-тозлык кына булса да сөйләшеп була! Шуңа күрә инглиз телен өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.Тагын бер лайфхак: «куллар теле» (жестлар) барлык ил кешеләре өчен дә аңлаешлы, иң мөһиме – елмаеп сорагыз.

 Әче алма тәмлерәк

Үзебезнең гореф-гадәтләр башка халыкларныкына караганда яхшырак, чөнки алар күңелгә якын. Бакчада үскән әче алма манго, какос, драгон җимешләреннән күпкә тәмле. Шуны әйтәсем килә: чит илгә сәяхәт итәргә, вакытлыча яшәргә чыгарга була, ләкин күпмедер вакыттан соң кире туган җиргә кайтырга онытмагыз. «Һәр кеше туган җирендә кирәк» гыйбарәсе барлык милләт кешеләре өчен дә әйтелгән. Ә әлегә мин пальма күләгәсендә, манго ашый-ашый бер күз белән тауларны, ә икенчесе белән татар YouTube`ын карап ятам».

 «Мин Лаосның табигатенә гашыйк. Биеклектән курыксам да, тын алырга да онытып, шушындагы тауларга карап тора алам, мәгарәләр эченә курыкмыйча керәм. Ләкин мин Татарстанымны, Актанышымны яратам».

Ләйлә ИСЛАМОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев