Логотип Идель
Бу – тема!

«ЛАЙК КУЙДЫЛАР, ДИМӘК, МИН ЯШИМ»

«Инстаграм, Инстаграм» дибез, «Фото керттем, ник лайклар аз икән?» – дибез, «Кара, селфи куйдым, лайклар күп җыелды» – дип шатланбыз. Ә син Инстаграмга пост урнаштыруның үз серләре, закончалыклары барлыгын белә идеңме? Бүген без синең белән аккаунтыңны ничек эчтәлекле, кызыклы һәм әлбәттә инде популяр итеп булганы турында сөйләшербез.

Кем өчендер Инстаграм уйнап утыру, вакыт уздыру, үзе турында бәян итү чарасы гына булса, берәүләр әлеге челтәрнең мөмкинлекләрен гаять отышлы файдалана. Акча эшли, ягъни мәсьәлән. Хәзергә без сине акча эшләргә өйрәтмәсәк тә, моңа таба бер адымны ясарга ярдәм итәрбез. Инстаграмда акчаны ничек эшлиләр дисеңме? Җавабы бик гади – реклама ярдәмендә, язылучылар күбрәк булган саен, синең инста-битеңдә реклама урнаштырырга теләүчеләр саны да артыр.

Бүгенге җәмгыятьтә язылмаган бер канун яши: Инстаграмга фото кертмәгәнсең икән, димәк, син ашамагансың, ял итмәгәнсең, дусларың белән очрашмагансың һ.б. һ.б. Чынлыкта, һәр эшләгән эшең, барган урының турында язып, фото урнашырып тору мәҗбүри түгел. Аның каравы, керткән кадәре эчтәлекле, кызыклы булсын. Моңа ничек ирешергә соң?

Фото


1. Инстаграмда төп рольне фото уйный. Нинди генә кызыклы язма урнаштырсаң да, кеше синең сыйфатсыз фотоңны күреп, текстын укымый калдырырга мөмкин.

2. Фото белән язма арасында аз гына булса да уртаклык булу зарур.

3. Фильтрлар белән артык мавыкма. Кайчак менә дигән фотоларның сыйфаты фильтрларны белми куллану нәтиҗәсендә юкка чыга. Иң яхшысы – фотоларны махсус кушымтада (приложение) эшкәртү.

4. Инстаграмда иң күп лайкларны селфи җыя. Моның сәбәбе гади: дустың сине күрә дә, «сәлам!» дигән кебек, лайк куя. 10 фото арасында бер селфи кертергә мөмкин, аннан да арттыра күрмә.

5. Профилеңдә синең генә фотолар булмасын.

6. Көнгә бер фото урнаштыру җитә.

Текст


1. Утырасың да, дус кызыңны, йә булмаса егетңне күз алдына китереп, аның белән сөйләшкәндәгечә гади тел белән язасың. Язылучыларга син, синең тормышың, синең уйларың кызыклы.

2. Инстаграм инша язу урыны түгел, зинһар ялгышма. Ничек сөйләшәсең, шулай язарга тырыш.

3. Бәхетле кеше бәхете белән уртаклашырга тиеш. Тик берүк бу эшең мактануга кайтып кала күрмәсен. Үз-үзеңнән бераз көлеп алу белән язылган постлар сиңа бу эштә ярдәм итәр.

4.  Кеше кызыкмасын, киресенчә, синең постларыңны карап гыйбрәт алсын, өйрәнсен, илһамлансын. Файдалы булам дип тырыш.

5. Бары тик үзеңә ошаган, үзеңә кызыклы булган әйбер турында гына яз.

6. «Кыш җитте, кар ява, тиздән яз килер...» ише «фәлсәфи» уйларны куеп тор.Әлеге буш сүзләр берни турында да сөйләми, кышның җиткәнен, карның яуганын кеше тәрәзәгә карап та белә ала. Шул ук кыш турында бөтенләй икенче төрле язарга мөмкин бит! ;-)

7.  Үзең дә аңлап бетермәгән Каталониядәге вакыйгалар турында язганчы, бәлешеңнең килеп чыкмавы турында язсаң, мең тапкыр яхшырак булыр. «Бөтен әйберне салдым, күтәрелмәде инде менә», – дип яз. Китә аннан комментлар... (Сүз уңаеннан, аларга җавапны ничек тизрәк бирсәң, шулай яхшырак) Кеше сине өйрәтергә, акыллы булып күренергә ярата. Әгәр син моңа әзер икән,тәвәкәллә, дускай!

Хэштег


1. #Алма, #әни, #Казан  – популяр хэштегларның кайберләре. Аларны куллану отышлы, чөнки кеше алар аша синең аккаунтыңа килеп эләгәчәк.

2. Үз хештегыңны булдыру да кирәк. Рубрикалар булдырсаң, тагын да шәп. Шарлотка пешерү турында турында язасың икән, аны #Миңлекамалданшарлотка дип билгеләргә мөмкин. Кеше синең шарлоткаңны килеп чыгу-чыкмавын сериал караган кебек укый башлаячак. Яңа кушылганнар хэштег аша элеккеге язмаларны да җайлы гына таба алыр.

3. #Минтатарчасөйләшәм акциясенә багышлап бәлеш пешердең, ди. Аны фотога төшереп Интсгарамга керт тә, акциянең хэштегян куй. Кеше #минтатарчасөйләшәм хэштегы аша бәйрәм фотоларын караганда, синең бәлешеңә тап булыр, аптырап, кереп карар, ошаса, язылыр. ;-)

Сториз


1. Биредә көн дәвамында эшләгән эшләреңне, күргәннәреңне, барган урыннарың белән бүлешә аласың. Шуны онытма: син керткән бер генә фото, видео да уйланылмаган булмасын.

2. Сторизны караган кеше саны, гадәттә, фото саен кими бара. Беренче керткән фото белән соңгысы арасында каручылар санында аерма 50 проценттан да кимемәсә, яхшы дигән сүз.


Вак-төяк


Вак-төяк кебек кабул ителсәләр дә, бу пунктлар Инстграмның нигезен тәшкил итә.

1. Авага шарж яки портретыңны куярга мөмкин. Алар булмаса, йөзең яхшы күренә торган күзлексез фото куйсаң, яхшы булыр.

2. Военкоматтан качып йөрмәсәң, элекке егетең эзләмәсә, аккаунтыңны ачык тоту әйбәт.J Таныш булмаган кешеләр синең язмаларны күреп кызыксынып китеп язылырга мөмкин. Ябык аккаунтта мондый мөмкинлек юк.

3. Үзең белән таныштырырга онытма. «Бит»еңә кергән кешене үзең белән кызыксындыруга синең 10 секунд вакытың бар. Кайдан син? Ничә яшь сиңа? Нәрсә белән шөгыльләнәсең? Ни белән кызыксынасың? Бирегә цитата, шигырләр кую кирәкмәс.

4. Исем. Иң яхшысы – үз исемеңне бирү. Тик фамилияң озын һәм инглизчәгә күчергәндә хәрефләр саны тагын да арта торган икән, аны ничек тә булса кыскартып бирергә мөмкин.

5. Вакытка килгәндә, постларны сәгать 9.00га кадәр, төшке аш вакытында (11.00-13.00) һәм 20.00 сәгатьтән соң кертү яхшы.

Вконтактедагы «че гуглит татар кызы» төркеменнән күчтәнәч:
Как красиво сфотографироваться в сепаратор каршында



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев