Логотип Идель
Бу – тема!

ЛАГЕРЬЛАРДА ФАҖИГАЛӘР: ӘТИ-ӘНИЛӘР БОРЧЫЛА

«Баламны җәйге лагерьларга җибәрмәс булдым...» Кызганыч, соңгы вакытта әти-әниләрдән әлеге фикерне көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Бу аңлашыла да, июль аенда  лагерьларга бәйле начар мәгълүмат шул дәрәҗәдә күп булды ки, теләсәң-теләмәсәң дә башта шундый фикер формалаша.

Башта республиканы Кырымның “Лучистый” лагерендәге хәлләр шаулатты. Анда Татарстаннан ял итәргә барган 54 бала һәм 5 әйдаман агуланды. Аларны башта хастаханәгә салдылар, ә аннары лагерьга кайтырга рөхсәт итмәделәр. Хәтерләсәгез, ата-аналарның бу карар белән ризалашмаулары турында язган идек.

“ЛУЧИСТЫЙ”НЫ СУДКА БИРЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘРГӘ...

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы исә үз чиратында әлеге лагерьда кулланылмый калган көннәр өчен әти-әниләргә акчаларын кире кайтарырга сүз бирде. Норовирустан зыян күргән балалар өчен ялның башка альтернатив вариантлары да тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр ителде.

Алай гына да түгел, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы Кырымның “Лучистый” лагерен судка бирергә теләгән ата-аналарга ярдәм итәргә дә сүз биргән икән.

– Әти-әниләр үзләренең уй-фикерләрен, гаепләү сүзләрен әлеге сәфәрнең операторы булган “Черноморец” республика үзәгенә калдыра ала. Әлеге оешма исә аларны “Лучистый” лагерена җиткерәчәк, - дип белдергәннәр министрлыкта.

“Лучистый” лагере белән бәйле вакыйгалардан соң Роспотребнадзор вәкилләре республиканың җәйге лагерьларында масхус тикшерүләр башлап җибәрде. Энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр. Пешекчеләрдән  махсус анализлар алалар,  ризык составын өйрәнәләр. Балаларның медицина белешмәләре дә игътибардан читтә калмый. Юыну бүлмәсендәге сабыннарга кадәр контрольдә тоталар. Бу рәвешле барлыгы 118 лагерьны тикшерү планлаштырыла.

ПАЛАТКАЛЫ ЛАГЕРЬЛАР ТИКШЕРЕЛӘ

Ата-аналар “Лучистый” белән бәйле вакыйгалардан соң тынычланырга да өлгермәде, татарстанлыларны Хабаровск краендагы фаҗига тетрәндерде. Палаткалы балалар лагере санаулы минутлар эчендә янып көл булды. Нәтиҗәдә, 12 кеше зыян күрде, 4 бала һәлак булды...

Балаларын лагерьларга җибәргән ата-аналарда паника башлануы табигый хәл. Бер-бер артлы әлеге оешмаларга шалтыратып, андагы куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәве белән кызыксына башладылар

Татарстан җитәкчелеге исә ата-аналарны тынычландырырга ашыкты.

Балалар ялы – бик зур җаваплылык! Шуңа күрә без контрольне көчәйтәбез. Һәр смена вакытында МЧС тарафыннан махсус тикшерүләр уздырыла, персонал кешеләрне коткарырга өйрәнә, катнашучылар эвакуация тәртибе белән таныша, - дип белдерде Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов.

Аның сүзләренчә, быел республикада барлыгы 79  палаткалы балалар лагере оештырылган. Аларның 63 е инде тәмамланган. Аллага шөкер, бер генә лагерьда да куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмаган. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә  Биектау районындагы  “Рубеж-2019” палаткалы балалар лагеренда  планнан тыш тикшерү үткәрелгәнлеге мәгълүм. Аллага шөкер, барысы да тәртиптә, диләр белгечләр.

“БОРЧЫЛЫР УРЫН ЮК”

Татар яшүсмерләре арасында иң популяр лагерьларның берсе – “Сәләт” Халыкара яшьләр форумы оештыручылары да әти-әниләрне тынычландыра. (Билгеле булганча, анда катнашучылар алты смена дәвамында Биләр музей-тыюлыгы территориясендә махсус палаткаларда яши).  Әлеге форумның катнашучылар координаторы Игорь Смирнов сүзләренчә, борчылыр урын юк.

- Форумда барлыгы 15 мең кеше катнаша. Аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – безнең иң төп максат. Яшәү өчен 200 палатка, шатр комплекслары, душ һәм бәдрәф модульләре, ашау зонасы, сәхнә, арт-объектлар һ.б. каралган. Территориядә куркынычсызлык хезмәте эшли. Ашыгыч ярдәм  һәм янгын сүндерү машиналары тора. Һәр палаткада 2 янгын сүндерү һәм янгын турында хәбәр итү җайланмасы бар. Җәйге ял башланыр алдыннан әйдаманнар янгын куркынычсызлыгы буенча махсус дәресләр ала  - дип үз Instagram бите аша әти-әниләргә мөрәҗәгать иткән иде Игорь Смирнов.

Гомумән, быел Татарстаннан җәйге сәламәтләндерү лагерьларында барлыгы 218,6 мең бала ял итә. Лагерьларның гомуми саны исә – 1815.

Рәмзия ЗАКИРОВА



Тагын укырга:


КЫРЫМДА ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ АГУЛАНГАН


“ЛУЧИСТЫЙ” ЛАГЕРЕ: БАЛАЛАР КИРЕ КАЙТА


“БАШТА АГУЛАДЫЛАР, ХӘЗЕР КЕРТМИЛӘР” – АТА-АНАЛАР РИЗА ТҮГЕЛ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев