Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЫЛ ДИПЛОМ: АНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?

"Аның төсе нәрсәгә? Булсын гына инде ул, зәңгәрме, кызылмы – анысы алай мөһим түгел". Шулай дигән булсалар да, кайсы гына студентның шул КЫЗЫЛ дипломга ия буласы килми икән?! Тик, ни кызганыч, беренче сессия узып китүгә, күп кенә студент авызыннан: "Кызылын түгел зәңгәрен бирсәләр дә рәхмәт инде!" – кебек сүзләр ишетелә башлый. Шулай да ахыргача бирешмәүче һәм, үз дигәннәренә ирешеп, хыялларын тормышка ашыручылар да юк түгел. Нәкъ менә шулардан "Ялкын" кызыл дипломлы булу өчен ничә кат тир чыкканчы тырышырга кирәклеген белеште.

Бер “4”ле дә рөхсәт ителмиме?


Аттестаттан аермалы буларак, диплом кызыл булсын өчен анда “4”леләр булу рөхсәт ителә. Тик аларның саны барлык алган билгеләрнең 25%ннан артмаска тиеш. Ә калган 75% билге әлбәттә инде “5”леләр булуы шарт. “3”ле алдыңмы, кызыл диплом турында артык хыялланмасаң да була, тик имтиханыңны яңадан тапшырып, аны “4” яки “5”кә төзәтә алган очракта хыялың тормышка ашарга мөмкин!

Соңгы курс ахырында студентны зур сынаулар көтә: бу – диплом эшен яклау һәм Дәүләт имтиханнарын тапшыру. Кызыл диплом аласың килсә, аларның икесенә дә “5”ле билгесе булу кирәк.

Кызыл диплом алу өчен ниләр эшләргә кирәк?


Әгәр андый хыялың бар икән, аны тормышка ашырыр өчен укуның беренче көннәреннән үк тырышып укый башла. Семинар дәресләрдә чыгыш яса, лекцияләрне калдырма, кызыксындырган сорауларыңны вакытында бир. Әмма артыгын тырышып ташлый күрмә: алайса кызыл дипломыңның файдасына караганда зыяны күбрәк булыр.

Кызыл диплом нинди өстенлекләр бирә?


Кызыл диплом, иң беренче чиратта, кешенең тырыш һәм максатчан булуына дәлил. Тик киләчәк тормышта уңышка ирешү өчен дипломның төсе артык зур роль уйнамый. Еш кына зәңгәр диплом алып чыгып китүчеләр кызылга тәмамлаучыларга карганда да ешрак уңышка ирешә.

Дипломның төсе магистратура, аспирантурага кергәндә өстенлекләр бирә. Ике кешенең баллы бертөрле булса, дипломы кызыл булганын алачаклар.




Айзилә Батырханова, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалындагы “Яшьләр тукталышы” тапшыруы алып баручысы:


- Университетны узган ел тәмамладым. Аттестатның төсе кызыл түгел иде. Иң ахырдан тапшырыла торган Дәүләт имтиханын “4”легә бирдем, ә диплом кызыл булсын өчен аны “5”кә тапшыру мөһим. Миңа караганда бүтәннәр күбрәк борчылды, үземә аларны юатып йөрергә туры килде (көлә). Димәк, шулай язган булган. Тормыш гел камил генә булса, яшәве кызык та булмас иде. Имтиханны “4”легә тапшырсам, башка эшемне “5”лелек эшләрмен! Хаталар аша үтеп, хатланмаска өйрәнәсең бит!

Эльвира Шакирова, “Ялкын” журналының офис-менеджеры:


- 2016 А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтының бакалавриатын, быел магистратурасын кызыл дипломга тәмамладым. Дөресен әйтәм: укырга кергәндә “дипломым кызыл булырга тиеш!” дигән максатым юк иде, үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Ә “5”леләрне мин диплом төсе өчен түгел, үзем өчен, әти-әнием шатлансые өчен тырышып ала идем. Түләүле бүлектә укыдым, укуым өчен әти-әнием түләде, шуңа күрә аларның кәефен кырасым килмәде, минем белән горурлануларын теләдем.

Зилә Сабитова

Фотолар геройларның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев