Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЛАР НИК БИЗӘНӘ?

Күптән түгел дус кызым белән театрга бардык. Тик спектакльне, кызганычка каршы, карап булмады – соңга калдык... Ни өченме? Дус кызым бу чарага бер сәгать әзерләнде чөнки!

«Мин бизәнмичә урамга чыкмыйм», – диде дә көзге каршына барып утырды. Бизәнүе тиз булыр дип уйлаган идем, тик... Апасын чакырып, үзенә маникюр да ясатты, плойка белән чәчләрен дә көдрәләтте. Аны көтә-көтә арып утырганда, без кызларның косметикага бәйле булуыбызны аңладым.

Бизәнү кызлар өчен шулкадәр мөһимме? Бу турыда кызлар үзләре уйланганы бармы икән? Әйдәгез әле, бу сорауларга бергәләп җавап табыйк!

Кызлар ник бизәнә?

Беренчедән, үзләрен ышанычлырак хис итәр өчен. Бу фактор физиологик җитешсезлекләр белән бәйле. Тән тиресендәге проблемалар, сыткылар, кара нокталар (черные точки) хатын-кызларны декоратив косметика кулланырга мәҗбүр итә. Тон бирә торган крем, консиллер битебездә булган барлык кимчелекләрне яшерергә сәләтле.

Тик бу проблемадан качу түгелме соң?

Әгәр дә сезнең бит тиресендә, чыннан да, җитешсезлекләр бар икән, сәламәтлегегезне кайгыртып, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларны мәңге яшереп булмас бит инде!

Ә менә үзеңне ышанычлы хис итү турында... Чыннан да, тикшеренүләр буенча, макияж мондый сыйфатка ия икән. Тик бу да «чын битебезне» кабул итмәү бугай бит.

Икенчедән, күңел сораганга. Күпчелек кызлар минем белән килешердер: кайвакыт, чыннан да, күтәренке кәеф булганда бизәнәсе килә! Матур күлмәкләр киеп, төрле образларга кереп, көзге алдында ыспайланырга яратабыз инде без...

Макияж кәеф күтәрер өчен бик эффектив ысул булып санала. Яңгырлы көннәрдә дә иреннәрдәге ачык төсле иннек көнгә ямь өсти сыман. Бу «сәбәпсез макияж»га мин «Күңел халәте теләде» дигән исем бирер идем.

Өченчедән, үзебезне «тәртипкә» китерер өчен. Йокыдан торгач, һәрберебезнең бите әллә ни матур түгел төсле тоела, көзгегә дә карыйсы килми, әйе бит? Кызлар өчен нәкъ менә шул «тәртипкә килү» ысулы ул – макияж ясау.

Тик бу да, минемчә, мәҗбүри түгел. Тора-бара йөзебез үзеннән-үзе рәткә килә бит! Егетләр әнә бизәнмичә дә үзләрен тәртипкә салалар. Бәлки, бу очракта алардан үрнәк алыргадыр?

Дүртенчедән, тирә-юньдәгеләргә ошар өчен. Хатын-кызларның сокланулы карашларны тоясы, комплиментлар ишетәсе килә. Бу – табигый фактор һәм моны берничек тә кире кагып булмый.

Эксперимент корбаны!

Статистика буенча хатын-кызларның 50 %ы үзләрен макияжсыз күрүдән баш тарта, ә сораштырылучыларның бер өлеше бизәнмәгән килеш үзләрен кызыксыз дип саный. Респондентларның 14 %ы, гомумән, урамга макияжсыз чыгарга ояла.

Ә мин үзем косметикадан бәйлеме соң? Бу соравыма җавап табар өчен, эксперимент уздырырга – бер атна макияжсыз һәм косметикасыз яшәп карарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, шәхсән минем өчен бу әллә ни авыр булып тоелмады. Атнаның беренче көннәре бик җиңел узды. Ә менә бишенче көнне... Дус кызым туган көненә чакырулы идем. Комфорт зонасыннан чыгарга һәм чарага макияжсыз барырга туры килде. Башта бераз уңайсызрак иде, бизәнгән кызлар арасында үзеңне бераз читенрәк тойдым, тик 10 минуттан бу факт онытылды да. Кызлар белән уку һәм башка яңалыклар турында сөйләшә башлагач, моның кебек вак-төякләргә игътибар итмисең икән. «Тылсымлы» атнадан соң мин үзем өчен бик мөһим нәтиҗәләр ясадым:

1. Бизәнмәгән вакытта син үзеңнең туклану һәм йокы режимыңны күбрәк кайгыртасың. Хәзер инде кичә чыккан сыткыны консиллер белән яшереп булмый, шуңа күрә туклану рәвешенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу атнада шикәрдән тулысынча баш тарттым, ихтыяр көчемне камилләштердем. Шулай ук йокы режимымны да контрольдә тоттым, 7-8 сәгать йокларга тырыштым.

2. Косметика кулланмау вакытны бик экономияли. Ашыкмыйча иртәнге аш ашыйсың, кичкырын мицеляр су белән тырыша-тырыша битеңне юмыйсың. Әле, моннан кала, яңгыр яуса, күз төпләреңә аккан сөрмә өчен кайгырмыйсың! Ох, кызлар! Рәхәт!

3. Идеаль булмау – бик зур ләззәт! Үзебез өчен яшик! Кадерле дус кызым, әгәр дә сиңа трендта булган киемнәр ошамаса – кимә, чалбарны күлмәктән күбрәк яратсаң – рәхәтләнеп чалбар ки, бизәнәсе, маникюр ясатасың килмәсә – ясама. Син боларны эшләргә мәҗбүр түгел!

4. Һәр кешедә үзенә генә хас булган гүзәллек бар. Ул дөньяның барлык асылташларыннан да кыйммәтрәк, бар нәрсәдән дә күркәмрәк. Тик шул нәфислекне, эчтә булган матурлыкны, назны тәрбияли, үстерә белергә кирәк. Үзеңне башкалар белән чагыштырмыйча һәм җәмгыять идеальләштергән кануннарга ярарга тырышмыйча, кимчелекләреңне кабул итеп, үзеңне ихластан яратып, хөрмәт итеп яшә!

Бизәнгечләр безне күпме генә матурласа да, табигый матурлык өстен булырга тиеш, минемчә. Мәхәббәт белән тулы йөрәккә, яктылык белән тулы күңелгә, ихласлыкка бернинди косметика да тиң түгел! Әйдәгез, үзебезне яхшы эш-гамәлләр, ягымлылык белән бизик һәм күңелебез белән «матур» булыйк!

Косметика турында кызыклы фактлар:

1. Таш гасырдан ук кешеләр табигый буяулар ярдәмендә үзләренә татулар һәм төрле гримнар ясаганнар. Тик бу «макияж»ның максаты бөтенләй башка булган. Алар гримны усал рухлардан, яман көчләрдән, куркыныч авырулардан саклану өчен кулланган. Вакыт бара, һәм макияж да вазифасын алмаштыра. Инде Клеопатра заманында (безнең эрага кадәр 69-30нчы еллар) Мисыр чибәркәйләре кызыл балчыктан румяналар ясаган, кулларын, тырнакларын кына белән бизәгән, ә римлылар чәчләрен махсус буяулар белән агарткан.

2. Ауропада косметиканы нәкъ менә Россия кызлары иң еш куллана икән. Алар бу эшкә (салон һәм клиник процедуралардан тыш) елына 13 000–14 000 сумга якын акча сарыф итә. Әйтик, Франция һәм Англиядә яшәүче хатын-кызлар елына 10 000-11 000 сумга, ә алманнар тагын да азрак – нибары 9500 сумга гына бизәнә икән. Ә менә безнең илдә косметика сәнәгатенең иң зур әйләнеше елына 15 млрд Америка доллары.

3. Хатын-кызлар елына 2,5 тюбик иннек ашый икән. Иннекнең 100 граммында бары тик 8 каллорий гына, шуңа күрә фигура өчен кайгырмыйча «ашасагыз» була!

4. XVIII гасырда Ауропада модага киң һәм куе кашлар керә. Трендта булу өчен, ул чор ханымнары үз кашларын йолкыйлар һәм тычкан тиресеннән ясалган кашлар ябыштыралар. Сүз уңаеннан, хәзер дә бу тенденция дәвам итә, тик тычкан тиресе урынына гүзәл затлар махсус косметик карандашлар, тень кулланалар.

Айназ СӨЛӘЙМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев