Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЛАР КӨНЧЕЛ ТҮГЕЛ!

«Кызлар – көнчел халык» дигән стереотип яши. Ялган! Әлеге хиснең гендерлы бүленешкә бәйле булмавы һәм тагын бик күп кызыклы фактлар хакында психолог Чулпан Фидәил кызы Нигъмәтҗанова сөйләр.

Социаль сораштыру нәтиҗәсенә караганда, җавап бирүчеләрнең 65 % кызларны күбрәк көнләшә дип, ә калган 35 %, киресенчә, егетләр көнчерәк дип саный. Әмма Чулпан Фидәил кызы бу хис һәр кешедә үзенчәлекле булуын ассызыклады. «Көнчелек индивидның характерына, яшенә бәйле. Вакыт узу белән кеше акыл һәм тәҗрибә туплый, шуңа да үз негатив хис-кичерешләрен рациональ рәвештә кулда тотарга өйрәнә. Көнчелек чыганагы балачакка барып тоташырга да мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк»,– ди психолог.

– Нәрсә ул көнчелек?

– Диндә көнчелек җиде төр үлем гөнаһларының берсе булып тора. Психологик күзлектән карасак, ул – иң яшерен хис. Башка эмоциональ тойгылардан аермалы буларак, көнчелек социаль тирәлектә генә формалаша һәм тормышка аша. Әйтик, кеше кемнәндер яки нәрсәдәндер көнләшә.

– Бу хис файдалы нәтиҗәләргә китерә аламы? Конкурентлыкны үстерәме?

– Көнчелек кешелекне яхшы, нәтиҗәле гамәлләргә генә түгел, ә начар эшләргә дә этәрә... Ак һәм кара көнләшү бар. Беренче очракта, кеше «Мин дә шулай телим, ул ирешкән нәтиҗәгә ирешәсем килә» дип хыяллана. Икенче очракта «Аның барысы да начар булсын, ул яхшы яшәмәсен, бернәрсәсе дә булмасын» дип начарлык тели, үз-үзен «ашый», проблемалар тудыра. Әгәр кешедә «ак көнләшү» өстенлек итә икән, ул, әлбәттә, ниндидер максат һәм мотивация тудыра, шул рәвешле конкурентлыкны да арттыра!

– Көнләшү хисе психосоматика белән дә бәйле дип беләм...

– Әйе, бу кешенең психотибына бәйле. Мәсәлән, холерик озак вакытлар бу хис-тойгыны кичерә икән, ул баш мие яки йөрәк-кан тамыры кысылуыннан газапланырга мөмкин. Кайвакыт, мондый очракларда аларга «тахикардия», «нерв гипертониясе» дигән диагноз да куялар. Меланхоликларның көнчелек хисе аш кайнату системасына «бәрә»: бөер, бавырлары авырта. Сангвиникларда психосоматика белән бәйле рәвештә йөрәк-кан авырулары киң таралган. Флегматик тип кешеләр бөтенләй бу очракта үзләрен начар хис итмиләр, чөнки көнчелек аларга хас түгел дисәк тә, ялган булмас.

Психолог сүзләренә караганда, көнчелек хисен күпмедер дәрәҗәдә дәвалап булмаслык «чир» итеп карап була. «Җәмгыятьтә без кемнедер «куып тотарга», өстәвенә «узып китәргә» тырышабыз. Һәр кеше үзенчәлекле. Кызганыч, әмма кайберәүләр башкалардан өстенрәк булганда гына, үзләрен яхшырак хис итәләр...», – ди Чулпан Нигъмәтҗанова.

Үзегезне ни дәрәҗәдә көнче икәнегезне беләсегез киләме? Алайса биредәге тестны чишегез һәм түбәндәге нәтиҗәләрне карагыз.

  1. Дустыгызны мактаган вакытта, сез үзегезне аның урынында булырга тиеш, дип санаганыгыз бармы?

А) Әйе     Б) Юк

  1. Кемнең күпме акчасы бар икәне сезне кызыксындырамы?

А) Әйе     Б) Юк

  1. Якын кешеләрегезнең уңышына шатланмаган вакытларыгыз буламы?

А) Әйе     Б) Юк

  1. Башкаларның лотареядә җиңгәнен күреп, сез дә биредә катнашыр идегезме?

А) Әйе     Б) Юк

  1. Үзегезне башкалар белән чагыштырганда бәхетсез итеп тойганыгыз бармы?

А) Әйе     Б) Юк

  1. Әгәр дустыгыз кыйбатлы яки яңа әйбер алса, сезнең дә шундый нәрсә аласыгыз килә башлыймы?

А) Әйе     Б) Юк

  1. Бәйрәмдә сездән дә яхшырак киемнән булган кешене күрсәгез, ачуыгыз киләме?

А) Әйе     Б) Юк

Балларны кушабыз һәм нәтиҗә ясыйбыз:

Һәр «А» җавабы өчен – 2,  «Б» өчен 0 балл куела.

0-4 балл. Сез тормышта булган һәрнәрсәдән ямь табып яшәргә яратасыз! Булганына шөкер итәсез, ә булмаганына кайгырмыйсыз. «Җәфа чигәргә теләмәсәң – көнче булма», диләр. Сез бу алтын кагыйдәне күптән аңлагансыз.

6-10 балл. Бу начар хис сездә бөтенләй юк, дип әйтеп булмый. Гадәттә, сез аны «ак көнләшү» белән бутыйсыз. Башкаларның җиңүләрен үз тормышыгызны яхшырту өчен стимул буларак кабул итәргә өйрәнегез!

12-14 балл. Кайчагында сез көнләшәсез һәм моны берничек тә туктатып кала алмыйсыз. Онытмагыз, бу – вакытыгызны һәм сәламәтлегегезне генә ала торган хис!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев