Логотип Идель
Бу – тема!

«КЫЗЛАР АЛАЙ КЫЧКЫРЫП СӨЙЛӘШМИ»: КАМИЛ КЫЗ ФОРМУЛАСЫ

Җәмгыять басымы берьяклы гына түгел, ир-атларны тынычлыкта калдыра алмаган кебек, бу җәмгыять хатын-кызларга да иркен сулап яшәргә ирек бирми (җәмгыять дигәндә безнең үзебезне,  әйләнә-тирәбездәге кешеләрне күз алдында тотам инде, бу – абстракт, томанлы күренеш түгел).

Бу язмада токсик феминность, аның хатын-кызларның үзләренә һәм ир-атларга тәэсире турында сөйләшербез. Әлеге күренешнең нигезендә «чын» хатын-кыз образы, аны массаларга тарату һәм актуальлеген тәэмин итү ята. Кыз бала әлеге образга нигезләнеп тәрбияләнә, үсеп җиткәч аңа таянып, үз-үзен тотышында билгеле бер модельләр төзи.

Менә ул «чын хатын-кызның» аерым сыйфатлары: ул – серле, ягымлы, тыйнак, аз ашый, күлмәк-итәктән генә йөри, ашарга пешерергә, җыештырырга, бала карарга ярата һәм башкалар һәм башкалар...

Туры сүзле, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала торган кызларга еш кына кырын күз белән карыйлар, чөнки, янәсе кискенлек, туры сүзлелек – егет холкына хас сыйфатлар. Җәмгыять кыз кешенең ачыктан-ачык, ничек бар,  шулай әйтеп сөйләшүен түгел, ә ишарәләр, күз карашлары аша фикер җиткерүне хуплый. Хатын-кызларны хәйләкәр елан белән чагыштырулар шуның нигезендә барлыкка килә дә инде: аңа үз теләгәненә ирешү өчен, манипуляцияләргә, ялагайланырга кирәк. Үз дәгъвасын, ачуын турыдан-туры белдерү исә хупланмый.

Менә мисал өчен бер ситуация: егетеңнең сиңа чәчәкләр бүләк итүен телисең ди. Тик аңа бу турыда ничек әйтергә белмисең. Һәм синең ике вариант бар:

1. «Мин чәчәкләр телим, әгәр син аларны бүләк итсәң, бик шат булыр идем» – дип турысын әйтергә.

2. Мең дә бер букет фотосы җибәрергә

Икенчесе – так себе вариант:) Тик нигә? Манипуляция, ишарәләр белән син кызлар турында ул стереотипларны раслыйсың гына. Һәм нәтиҗәдә: егетең сиңа ни кирәген аңламый, ә син исә «ник аңламый ул миңа нәрсә кирәген?» – дип җенләнәсең. Зур сер ачам: беркем дә икенче кешенең уйларын укый белми һәм тиеш тә түгел.

Ә тышкы кыяфәткә бәйле кагыйдәләр белән һәр кызның диярлек очрашканы бар, дип уйлыйм. Хатын-кыз – нәзакәтле, ул итәктән генә йөри, матур итеп бизәнә. Моның бер начарлыгы юк кебек, тик итәкләрне яратып киючеләр белән бергә итәктән үзен уңайсыз хис иткән, чалбарларга өстенлек бирүче кызлар да бик күп. Күсәкнең авыр башы шуларга төшә инде. Әлбәттә урынына, вакытына карап төрле төр кием актуаль, әмма асылда, киемнең иң беренче һәм төп функциясе – уңайлылык бит.

Әгәр сиңа берәрсе «кыз кеше кроссовки түгел, ә үкчәле түфли киеп йөрергә тиеш» ише сүзләр әйтә башласа, аңа үкчәле аяк киемнәренең хатын-кызлар өчен түгел, ә ир-атлар өчен уйлап табылуын исенә төшер. J

Хатын-кызлар турында стереотиплар һәм шулар нигезендә туа торган җәмгыять басымының иң гади мисаллары иде бу. Тик шәхсән минем өчен иң кызганычы һәм моңсуы – бу стереотиплы фикерләрне еш кына хатын-кызлар үзләре яңгырата, үстерә һәм раслауны дәвам итә. Хәзер үз-үзең белән ихлас булып, уйлап карарга тәкъдим итәм: башка кызлар турында «ашарга да пешерә белми ич ул», «үзенә бу күлмәк килешмәген аңламый мәллә ул?», «егетләр шикелле киенеп йөри», «кызлар алай кычкырып сөйләшми» дип уйлаганың бармы? Әгәр бар икән, сиңа тагын берничә сорау тәкъдим итәм. Ни өчен ул кыз үзе теләгәнчә киенеп йөри алмый? Ни өчен ул үзе теләгәнчә сөйләшә, башкалар белән мөнәсәбәтләр кора алмый? Нигә җәмгыять (бу очракта синең йөзеңдә) башка кешегә ничек яшәргә икәнен өйрәтә? Нинди хакы бар? Бер хатын-кызның еш кына икенчесен тәнкыйтьләве, бәяләвенең сәбәбе – аның үзенең шундый басым астында яшәве һәм шуңа күрә моны норма дип кабул итүендә. Мондый бәяләүләр артында «менә карагыз, мин дөрес, камил кыз кеше, ә ул – дөрес түгел» дигән фикер ята кебек. Тик идеал – ул уйлап чыгарылган һәм мәҗбүри тагылган нәрсә. Аның чынбарлык белән бәйләнеше аз. Һәм нәкъ менә шуңа күрә бәяләү һәм тәнкыйтьләү урынына – җылы сүз әйтү, кайгырту аша бер-береңне бу стереотиплардан аера башларга кирәк. Башкаларны тынычлыкта калдыргач, үзеңә дә яшәве җиңелрәк булып китәргә мөмкин әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев