Логотип Идель
Бу – тема!

КЫСКА ИТӘК, ОЗЫН ИТӘК...

И сүгәләр инде! И орышалар татар эстрадасы йолдызларын, «киенә белмиләр» дип. 2000 елларда: «Бигрәк шыксыз киенәләр, кыска итәк кию бер дә татар кызына килешми инде», – дип сүктеләр, 2005 елларда кыска итәкне чалбар алыштырган иде, тагын ярамады. «Татар кызы алай киенми бит инде», – диделәр. Ә хәзер татар эстрадасында җырчылар  алдын-артын карап, төренеп  чыгалар сәхнәгә. Яраталар дисезме? Юк! «Бөтенесе бер-берсенә охшаган», – дип сүгәләр...

Татар йолдызларының образларын карап чыгыйк әле... Шулкадәр начар киенәләрмени соң алар?




Гүзәл Уразова




Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың сәхнә образларына тукталып үтмичә булмый. Чөнки кем-кем, ә Гүзәл Уразова һәр образын әйбәтләп уйлый. Аның башына киеп чыккан «папайлар»ы – кош йоннары гына да ни тора бит! Шунысын да искәртеп үтик: җырчы үз образын һәрдаим алыштырып тора. Бер карасаң, һинд кызы ул, бер карасаң, инопланетянин, ә бер карасаң, зәвык белән тегелгән матур күлмәктән басып тора, җырчының хәтта Татарстан флагын хәтерләтүче күлмәге дә бар! Кыскасы, Гүзәл Уразованың сәхнәгә гадәти киемнән чыкканы юк. Мин моны профессионализм һәм тамашачыга хөрмәт дип атар идем. Бик үк килеп чыкмаган образлары да бар, ләкин ялгышларсыз җиңүгә килеп булмый, диләр бит. Анысын гына кичерик инде.

Гүзәл: «Бөтен образларымны дизайнерлар белән килешеп, уйлап тегәбез. Аны бит әле уйлап табып кына калмыйча,  ул кием белән чыгыш та  ясарга, биергә дә кирәк. Димәк, уңайлы булырга тиеш. Заманына карап киенергә тырышабыз инде. Иҗатыбызга 15 ел – бу вакыт эчендә бик күп һәм төрле образлар чынга ашырылды».

Радик Юльякшин




Татар-башкорт эстрадасының популяр артистларыннан берсе Elvin Grey – Радик Юльякшинны күпләр яхшы «пиарщик» буларак  таный. Җырчы, әле бер арист белән талашып, әле четерекле вакыйгаларга юлыгып, үзе турында ишеттереп кенә тора. Моңа өстәп, Радик үзенең киенү рәвеше, төрле костюмнары белән дә тамашачының теленнән төшми. Дөрес, җырчы соңгы арада гына бу «йөзем»не тотты. Радикның беренче сәхнә образлары әллә ни булмаган – джинсы да футболка. Ә хәзер инде ул рус эстрадасы һәм чит ил җырчыларыннан,  бигрәк тә Филипп Киркоровтан үрнәк алып киенә. 20 сантиметрлы биеклектәге ботинкалар, ал төстәге күн костюмнар, ялтыр-йолтыр килеп торган футболкалар киеп чыга. Моңа өстәп, Радик чәч төсен, формасын да алмаштырып кына тора. Хәзер ул коңгырт чәчләренә бераз «бәс» кундырып, маңгайга якын җирен агартып йөри. Ни генә димәсеннәр, Радикның образлары үзенә килешеп тора: «Роза гөлкәем»не милли костюмнан, түбәтәй киеп җырлау килешеп  бетмәс иде...

Радик: «Җырчыга үзгәреп тору бик кирәк. Тамашачыга һәрвакыт ниндидер яңалык тәкъдим итү, үзең башкарган җырларга кыяфәтең белән туры килү  төрле экспериментларга этәрә. Замана алга  бара,  без исә аның белән бергә атлыйбыз. Бераз соңга да калына әле».

Иркә




Иркәнең беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуы татар эстрадасының  чәчәк аткан чорына туры килде. Ул елларда, рус эстрадасына ияреп, сәхнәгә кыска итәкләр, купальник кебек топлар киеп чыгалар иде... Шул вакытларда җырчы  җырлау сәләте белән түгел, ә нәкъ менә кыяфәте белән тамашачыны шаккатырды. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: озын аяклы, төз гәүдәле Иркәгә мондый образлар килешә иде. Ләкин тора-бара ул басылды. Әллә акыл керде, әллә ояты барлыкка килде: кыска итәкләр – чалбарга, ә чалбарлар озын күлмәкләргә әйләнде. Ләкин, кызганыч, җырчы эстрадада сирәк күренә башлады. Ел буена бер-ике яздырылган җыры, клиплары белән генә искә ала аны тамашачы. Иркәне аңларга була... Өч бала әнисенә купальник белән сәхнәгә чыгу килешә торган хәл  түгел шул... Әмма Иркәнең мишәрлегенә берәр «фэшн» уйлап табарга кирәктер. Югала бит, югала...

Илсөя Бәдретдинова




 

Илсөя Бәдретдинованың беренче концертларын, чыгышларын хәтерлисездер әле: бераз тазарак гәүдәле туташ сыланып торган күн чалбар, кап-кара костюм, озын күн плащ киеп чыга иде. Ул вакытта җырларны да берникадәр дорфарак башкара иде ул. «Путин кебек ир кирәк» яки «Булмый инде булмагач» исемле  җырларын искә төшерегез дә... хәзерге «Мин генәме шулай ялгышкан», «Түзәрлек булсаң гына» композицияләрен тыңлап карагыз. Әйе, соңгы елларда җырчы тулысынча образын гына түгел, бар репертуарын да үзгәртте. Күн кара чалбарларны Илсөя Бәдретдинова озын, сыланып торган зәвыклы күлмәкләргә алыштырды. Лирик җырларны джинсы чалбар, футболка киеп җырлап булмас шул. Безгә исә, җырчы  дөрес юнәлештә, дип «пичәтләп» куясы гына кала.

Илсөя: «Башта образым үзгәрде, аннары җырларым  икенче юнәлеш алды. Ә быелгы концерт программасы бөтенләй башка төрле – милли җанлы. Әле бу образларда гына тукталмам. Алга таба «чәйнәрдәйләре» күп булыр. Көтегез».




Җырчылар, безгә ярарга тырышып, бөтенесе озын күлмәккә күчте хәзер. Шуңа  бер-берсеннән аерып та  булмый татар эстрадасы йолдызларын. Әллә, мин әйтәм, телебезне тыебрак торып, яңа образлар тудырырга мөмкинлек бирикме аларга?

Лиана Мәрданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев