Логотип Идель
Бу – тема!

КЫСКА ЧӘЧ, УЙЛАП ЧЫГАРЫЛГАН ПСИХИК АВЫРУЛАР ҺӘМ «ЧЫН БУЛМАГАН» ЯРАТУ

Яшүсмерләр турында стереотиплар гомер буе булган һәм булачак! Әлбәттә, алар бер-берсеннән аерылып тора, чөнки һәр буынның үз үзенчәлекләре һәм фикерләре булган. Ләкин хәзерге вакытта бу сүзләргә басым ясарга кирәк түгел, дип уйлыйм.  Мин яшүсмерләр арасында социаль сораштыру үткәрдем, аларның үзләре турында стереотипларга нинди фикердә булуларын сораштым. Шулай ук, бу язманың иң үзенчәлекле ягы – әби-бабайларның фикерләрен белү мөмкинлеге. Сезне кызыктыра алганмындыр дип өметләнәм.  Әйдәгез, башлыйк!

Гөлзада Нургалиева, 17 яшь:

«Озын чәч кызның матурлыгын күрсәтә, ә кыска чәч – юк»

– Моны мин дустымнан ишеттем. Бөтенләй көлке инде. Әйе, озын чәч бик матур һәм нәфис. Әмма, минемчә, кыска чәчләрдән дә матур прическа ясарга мөмкин. Мәсәлән, Сөмбелнең чәчләре башта бик озын иде (сүз минем турыда бара – авт.), ә беркөнне, мәктәптә мине кыска чәчле һәм бик нәзәкатьле кыз каршы алды. Ул көнне аңа егетләрнең барысы да диярлек комплиментлар әйтте. Шул ук Принцесса Диананы искә төшерик: аны шулкадәр яраталар иде бит һәм хәзер дә яраталар. Ул гомер буе диярлек кыска чәч белән йөргән. Бу аргументлардан соң ни әйтә аласыз, егетләр, кызлар?

Салават Йосыпов, 18 яшь:

«Без үзебезгә психик авырулар уйлап чыгарабыз»

– Бу сүзләрне миңа әни көн саен әйтә, хәтта ияләнеп беттем инде. Әти-әни бездә күңел төшенкелеге юк, дип уйлый бугай. Чөнки алар үз вакытында психик сәламәтлекләренә артык игътибар итмәгәннәр. Бу стереотип шуннан барлыкка килгән дә инде. Без беркайчан да үзебезгә диагноз куймыйбыз, бары үзебезне тоябыз, анализлыйбыз һәм фаразлыйбыз. Хәзер аңлы яшүсмерләр югары квалификацияле психологка мөрәҗәгать итәргә, сөйләшергә, үзләрен борчыган әйберләрне сөйләргә тели. Ләкин без поликлиникадагы психологка барырга теләмибез, бигрәк тә мәктәп психологына. Сезнең хәзер башыгызда сорау туачак: «Нигә мәктәп психологына бармыйсыз, ул да бит шул ук юнәлештә эшли, һ.б». Беренчедән, курку хисе бар. Чөнки мәктәп психологы сезнең күңел кичерешләрегезне белсә, шаккатып карап басып торачак һәм бу хәбәр әти-әниегезгә, укытучыгызга «ураган» тизлеге белән барып җитәчәк. Менә шуннан куркабыз да инде без.

Ильвина Нуруллина, 16 яшь:

«Сез мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмисез. Бераз дус булып йөрерсез дә, аерылышырсыз әле»

– Яшүсмер парлар үзләренең «чын булмаган» яратулары турында нинди генә сүзләр һәм җөмләләр ишетмәгәндер инде. Олы буын шуны оныта: безнең кебек вакытта аларда да гармоннар уйнаган һәм күзләреннән алсу күзлекләр төшмәгән. Без дә ярата һәм хис итә беләбез. Моны без олыларга караганда күпкә йомшак һәм сизгеррәк эшлибез. Бәлки сез көнләшәсездер, зурлар? (Көлә). Борчылмагыз, мин бары тик шаярам!

Салават Хәсәншин, 19 яшь:

«Икенче курс студентын бер тәҗрибәсез килеш ничек укытучы итеп алсыннар инде»

– Икенче курс башында мин онлайн-мәктәптә математика буенча репетитор булып эшләргә уйладым (вакансияне «hh.ru» сайтыннан таптым). Әлбәттә, биредә шәхси мәгълүматны күрсәтүче кайбер документларны тутырырга кирәк иде. Башта әти-әни бу ниндидер мошенниклар, һәм хәзер бу документлар аркасында миңа «кредит рәсмиләштерәчәкләр», дип борчылды. Һәм, гомумән, икенче курс студентын бер тәҗрибәсез һәм югары белемсез килеш ничек укытучы итеп алсыннар инде, диде алар. Көтелгәнчә, барысы да бик яхшы үтте. Мин эшкә урнаштым, дәресләр үткәрә башладым. Нәтиҗәдә, интернетка тоташкан ноутбук һәм үз белемнәремне башкалар белән уртаклашуым нәтиҗәсендә яхшы акча эшли башладым. Бу хәлдән соң әти-әнием минем эш белән мәшгуль булуымны һәм интернет ярдәмендә дә акча эшләп булуына төшенделәр.

Безнең әби-бабайларыбыз да кайчандыр яшүсмер булган, алар үзләре яшь булганда нинди стереотиплар, куркулары булды икән?

Наил Хәлилов, 68 яшь:

«Татуировкалы кеше күрсәк, аның тормышта дөрес юлдан китмәгәнен аңлый идек»

– Әйе, әйе, нәкъ шулай! Ул вакытта шулай уйлау табигый иде. Бу стереотипны безгә балачактан ук салганнар. Шуны әйтергә телим: яшүсмерләр, шулай фикерләүләре өчен, өлкәннәрне тәнкыйтьләргә я аларга үпкәләргә тиеш түгел, болар барысы да буыннан-буынга күчә торган күренешләр. Шәхсән мин нейтралитет ягында торам, ләкин оныкларым татуировка ясарга теләсә, мин моны кабул итә алмам кебек.

Халидә Яхина, 85 яшь:

«Шалманка төркеменнән “атаман” кызларын очратсаң, уңышсызлык көтә, дип куркыталар иде»

– Безнең заманда «Шалманка» дигән нәрсә бар иде. Сезнеңчә «группировка» инде ул. Бу төркемдә бары тик кызлар гына иде, малайларны анда сирәк күрерсең. Алар гади кызлардан аерылып торалар иде: атлап йөрешләре егетләр шикелле, кыска чәчле, тупас сүзле. Алар белән сөйләшкән вакытта да каз тәннәре чыга иде. Чыннан да, без алардан курка идек (көлә). Әгәр алар безнең тирәдә йөрсәләр, үз юлыбызны үзгәртергә кирәк, безне уңышсызлык көтә дип куркыталар иде.

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев