Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ КӨНЕ ПАЛАТКАДА ЯШӘҮ – ЧЕПУХА!

Татарстан егет-кызларына кышкы салкында армия чатырларында яшәү берни тормый. Моңа өстәп, кыр шартларында дәресләр алуда, үзләрен их яхшысы итеп күрсәтүдә дә сынатмый алар. “Җиңүгә тигезләшү” XVIII Халыкара яшь патриотлар слетында гомумкоманда исәбендә 2нче урынны яулый безнекеләр. Шушы слетта катнашкан республика егет-кызлары армия мәктәбенә дә, тормыш университетына да әзерләнеп чыгалар.

Быел әлеге слет Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышлана. Анда 800гә якын кеше 41 командага бүленеп катнаша. Татарстанны барлыгы ике команда тәкъдим итә. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы командасы 4нче урынга лаек була. Тагын бер җыелма команда 2нче урынны яулый. Ул – Казанның 98нче һәм 137нче мәктәпләре укучылары һәм Яр Чаллының 82нче кадет мәктәбе һәм ТИСБИ идарә университеты укучылары. Барысы да – “Форпост” үзәге әгъзалары.

Слет, дип аталса да, биредә ярышлар кызу булган. Чөнки тарихны да белергә, янгын сүндерү гидрантын да ачарга, ориентлашу, хәрби топография, физик юнәлеш, пистолетны сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату, штурмлы, туристик барьерларны үтеп чыгу, йөзүдә, “Визитка”ны күрсәтүдә әзерләнергә кирәк булган. Казанның 137нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Лилия Габдуллина, 98 мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары Артем Ткач, Рамазан Шәрәфетдинов, Марат Таҗипов, Егор Кондратьев бара әлеге чарага. Катнашучылар 22 взводка бүленеп көч сынаша.

– Әлеге слетка теләсә кем бара алмый. Чөнки егет-кызларга 4 көн дәвамында 30 кешелек палаткада яшәргә туры килде. Бөтен дәресләр дә урамда уздырылды. Мондый шартларда һәр бала да чыдый алмый. Укучыларым арасында көчлеләр шактый булса да, кыр шартларында яшәүгә һәркем дә ризалаша алмый. Әле җитмәсә, соңгы көн алдыннан шактый гына араны йөгереп узарга кирәк иде укучыларга. Шуңа да слетка ихтыяр көче зур булган балалар сайлап алынды. Бу ситуацияләрдә һәр укучы сыналды. Аларның тормыш киртәләрен җиңә алачагын без авыз тутырып әйтә алабыз, – ди слетка алып барган җитәкче, Татарстан буенча Эчке эшләр бүлеге министрлыгы идарәсенең Казан шәһәренең шәхси состав белән эшләү бүлекчәсенең профессиональ бүлеге белгече, эчке хезмәт майоры, Казанның 137нче мәктәбенең профиль сыйныфлары кураторы Наталья Малых.

Пермь ягыннан булган оештыручылар фикеренчә, укучы, кыр шартларында яшәгәндә, күп нәрсәгә ирешә ала. Шушылай палаткада яшәп, бер-берсе белән дуслашып, бөтен нәрсәне бергәләшеп эшләтү –  слетның төп максаты. Укучылар үзләре палатка да куя, мич тә яга. Көн саен 6-8 дәрес ала, аларның һәрберсе 40ар минут дәвам итә. 4,5 көн алар урманда яши, ачык һавада ашый.

Һәр дәрес ахырында һәр взводда иң яхшыларын ачыклыйлар. Көн саен иртә белән аларны билгеләп үтәләр. Ә кичләрен һәр взвод үзендә “Көн герое”н ачыклыйлар. Аларга исә медаль тапшыра торган булганнар. Татарстанныкылар да бу юнәлештә калышмый: республика егет-кызлары 800гә якын катнашучы арасында 6 тапкыр “Көн герое” исеменә лаек була.

Укучылар үзләрен әлеге слетта бөтенләй яңа яктан ача. Рамазан Шәрәфетдинов үзен алып баручы, җырчы буларак сыный. Моннан тыш, урмандагы поход алдыннан, христиан динендәге кешеләр руханига барса, ә мөселманнар намаз укый. Шул вакытта “Кем намаз укый белә?” , дип сорагач, Рамазан җәмәгать намазын алып бара. Шушы слетта катнашкан егетләрнең күбесе хәрби белгечләрне сайлаячак икән.

Яр Чаллыдан формалашкан командада булган егет-кызларның өчесе былтыр да шушы слетта катнашкан. Калган икесе – яңалар. Чаллының 82нче кадет мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары – Эмиль Шайгалләмов, Эмиль Почивалов, Елизавета Бикеева, Евгений Зверев ТИСБИның 2нче курс студенты – Мирослав Щербяк катнаша.

– Без аларны физик һәм интеллектуаль яктан әзерлек буеча сайлап алдык. Аларның барысы да безнең “Форпост” үзәенә йөреп, тормыш мәктәбен уза. Бездә армия кул көрәше буенча бушлай күнекмәләр уздырыла, тренажер залыбыз бар, хокукый яктан белем бирәбез, җәмәгать тәртибен саклыйбыз. Әлеге слет – безнең өчен дәрәҗәле чара. Анда эләгергә дә укучылар күп тырышлык куйды, төрле илләрдән булган яшьләр белән дуслашты. Гомумән алганда, чара коллективизм рухын көчәйтү, бер-береңә карата хөрмәт арттыруга да юнәлтелде,– ди Яр Чаллы шәһәренең “Форпост” үзәге директоры Рөстәм Муллахмәтов.

Үзен бик яхшы күрсәткән, команда лидеры булуы өчен Эмиль Почивалов “Артек” лагерена юллама белән бүләкләнгән. Җиңүчеләргә исемле гомуми кубок, күкрәк медале, PowerBankлар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев