Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ БАБАЙ: «БАЛАЛАР АЙФОН СОРАСА, ОЛЫЛАР – ДИССЕРТАЦИЯ ЯЗЫП БИРҮНЕ!»

Татар Кыш Бабае инде күптәннән олы булса да, Татарстандагы Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә быел әле 10 ел гына тулды. Шул уңайдан, бу датаны зурдан кубып, бәйрәм итәргә җыеналар. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сепргей Иванов та аны “Әкият геройларының үзенчәлекле җыелышы булачак”, дип ассызыклый. Җитмәсә, тиздән татарстанылар күптән зарыгып көткән карны да вәгъдә итте Кыш Бабай.

Быелдан башлап, Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе ел әйләнәсе эшли башлаячак. Моңа кадәр бу геройлар 10 ел дәвамында Габдулла Тукй музей комплексында квартирант булып торган. Ниһаять, хәзер Кыш Бабай белән Кар Кызына да үз өе табылган. Шулай итеп, Могҗизалар урманында урнашкан бу резиденциядә һәр сезон дәвамында чаралар программасы үзгәреп торачак. Язын, җәен, көзен дә әлеге резиденция эшләячәк.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә 10 ел тулу уңаеннан, 23 ноябрьдә Казанның Бауман урамында, Казанның географик үзәге һәйкәленнән, Кыш Бабайлар парады башланачак. Аларның төп геройлары – Бөек Устюгтан килгән Кыш Бабай, Финляндия Санта Клаусы, Байкал Кыш Бабае, Тол Бабай, Кыш-Ана. 12.00дә башланачак чара 19.00дә Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясендә тәмамланачак.

24 ноябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакларны үз резиденцияләрендә көтеп кала. Биредә Могҗизалар урманы ачылачак. Һәр илнең, төбәкнең Кыш Бабае үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясап, мифология, гореф-гадәтләр, йолалары турында сөйлиячәк. Бәйрәм ишекләре һәркем өчен ачык.

Статистикага күз салсак, Татарстан Кыш Бабаен күрергә елына 7 мең кеше килә икән. Алар арасында Россия, чит ил кунаклары да шактый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр – биредә инде үз кеше. Гомумән алганда, әлеге резиденцияне күрергә теләүчеләр 2018 елда 7 процентка арткан.

Кыш Бабай:

– Миңа елына 2000 хат килә. Араларында төрлеләре бар. Балалар уенчыклар сораса, олылар диссертациягә кадәр язып бирүне сорый. Айфон, курчак теләүче балалар да күп.

Татарстан Кыш Бабае гади генә түгел, ә заманча бабай! Ник дигәндә, аны “Вконтакте”, Instagram социаль челтәрләрендә дә табып була. Хәтта үзенең сайты да (http://tatar-moroz.ru/ ) бар әкияти бабайның. “Мин хатларның барысын да үзем укыйм. Һәрберсенә җавап бирергә тырышам. Иң мөһиме миңа ышанырга гына кирәк. Минем иң зур теләгем шул: дөньядагы бөтен балалар да сәламәт, бәхетле булсыннар”, – ди Кыш Бабай.

Кыш Бабай инде кунакка килсә дә, ничек кенә сәер булмасын, кар әле һаман да яумый. “Үзем дә карны бик зарыгып көтәм. Ләкин күп калмады инде. Әлегә серне чишми торам”, – дип елмайды ул. Карның төгәл кайчан явасы билгесез булса да, Кыш Бабай ышандыргач, тиздән кар бабайлар тәгәрәтербез дигән өметләр баглыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев