Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ БАБАЙ КОСМОСКА ДА КИЛӘ!

Әгәр син иң текә Яңа ел бәйрәме үзеңдә дип уйлыйсың икән, нык ялгышасы, дустым. Иң текә бәйрәм – Халыкара космик станциясендә эшләүче космонавтларда.

Бездән нибары 400 чакрымда гына инде 20 ел зур орбиталь комплекс – Халыкара космик станция очып йөри. Анда озак вакыт дәвамында берьюлы берничә кеше эшли алырлык шартлар тудырылган. Ярый, эшләп була да, ди, ә менә Яңа елны бәйрәм итү белән ни хәл космоста?

Әлбәттә, космонавтлар да бәйрәмнәрне ярата. Яңа елны алар аеруча көтеп ала. ХКСта бәйрәмне 15-16 тапкыр (быел – 15) билгеләп үтәргә мөмкин – станция Җир тирәли 90 минутка бер әйләнеш ясый. Әмма гадәттә Яңа елны 3-4 тапкыр гына – станциядә эшләүче очучылар илләрендәге вакыт буенча каршылыйлар. Бу бәйрәмне космонавтлар аеруча ярата, чөнки махсус раштуа корабы аларга тәм-том, Кыш Бабай һәм туганнарынан бүләкләр китерә. Чыршыны, аны бизәү өчен уенчык-ялтыравыкларны шулай ук Җирдән биреп җибәрәләр. Яңа ел агачын бизәгәндә аны берәр нәрсәгә беркетергә онытмаска кирәк – алайса бәйрәм символын таба алмавың да бар.



Бәйрәм табынына “Җир бүләкләре” арасында чын әфлисуннар, консерва савытында алма десерты, диңгез хәшәрәтләре, горчица, кетчуп очрый. Очучылар аеруча көткән бүләкләр –якыннары үз куллары белән ясаганнары (фотоколлажлар, видефильмнар, рәсемнәр, открыткалар, уенчыклар, медальләр).

Россия космонавтлары Яңа елны традицион рәвештә “Ирония судьбы...” фильмын карап, президент мөрәҗәгатен тыңлап каршылый. Бәйрәмчә табын – мәҗбүри. Төрле илләрдән булган космонавтлар бер-берсен үзләренең ашамлыклары белән сыйлый, табын – уртак.



Хәзерге вакытта ХКСта Россиядән бары тик бер космонавт – Олег Кононенко эшли. Әмма аның быелгы Яңа елы күңелсез үтәчәк икән: шул исәптән аңа дигән бүләкләрне орбитага алып чыгарга тиешле “Союз МС-10” корабы октябрь аенда һәлакәткә очраган иде.

Олегка дигән бүләкләр Раштуа оегына тутырылган була. Җирдән аңа җиләкләр, чикләвекләр, кәнфит, горчица һәм кетчуп биреп җибәрергә теләгәннәр – космостагылар Җирдәге ризыкларны бик сагына икән. Олег үзе исә күңелен төшерми – әле яңа гына ул барлык Җир кешеләрен Яңа ел белән котлаган, Җирне сакларга, анда уздырган һәр минутны кадерләргә чакырган.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=7LvWpz27tK4[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев