Логотип Идель
Бу – тема!

КУРКЫНЫЧСЫЗ ФЕЙЕРВЕРК

Яңа ел дигәндә синең күз алдыңа нәрсәләр килеп баса? Мандариннар, бәйрәм табыны, уен-көлке, яхшы һәм күңелле фильмнар, салют-фейерверк. Тукта әле! Салют-фейерверк бит бик куркыныч әйбер. Пиротехника сиңа һәм дусларыңа бары тик уңай хисләр генә китерсен өчен берничә гади кагыйдә бар.

Димәк, киттек, “Ялкын” таныштыра:

Дөрес урыннан сатып ал!


Салют, фейерверк, бомбочкаларны бары тик лицензиясе булган, махсус җиһазландырылган сату нокталарыннан гына сатып алырга мөмкин. Пиротехник эшләнмәләрнең сертификацияләнгән булуы мәҗбүри. Чын, лицензияләнгән продукция билгеләре: аларда куллану күрсәтмәләре, җитештерүченең яки күпләп сатучының адресы һәм телефоннары бар, тартмада юешләнгән яки купкан урыннар юк. Пиротехник эшләнмәләрне җибәргәнче коры, артык эссе һәм коры яки дымлы урында сакларга тыела.

Инструкцияне укы!


Дусларың сине “ут остасы” һәм “Доктор Фейерверк” буларак белсәләр дә, инструкцияне укып-өйрәнеп чыгарга иренмә. Һәрбер пиротехник эшләнмәнең үзенчәлекләре булырга мөмкин. Аның фитиле кайда, утлары кайсы яктан чыгачак – җибәрүче моны белергә тиеш.

Пиротехник эшләнмәләрен сүтеп карау, аларга нәрсә дә булса өстәү, башка кешеләрне аның белән куркыту, кешеләргә таба ату – катгый тыела.

Дөрес урыннан җибәр!


Фейерверкны өй янында җибәргән вакытта: көндез, якты чакта ук планлаштырылган урынны карап куярга, аны кардан, агач-утын, чүп-чардан чистартырга. Мәйданчык өстендә агач ботаклары, ут чыбыклары һәм башка төрле киртәләр булмаска тиеш. Җибәреләсе урынның мәйданы эшләнмә тартмасында күрсәтелгән күләмнән ким булмавы – мәҗбүри шарт.

Иң дөресе – фейервекларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда җибәрү. Әйтик, Казанда мондый мәйданчыклар 4әү: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Чуйков һәм Гаврилов урамнары кисешүендәге Казан елгасы яры, Киров дамбасы яр буе, Идел буе районында – Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта “Сабантуй” мәйданчыгы каршындагы машиналар туктавы өчен урын, Совет районында – Җиһанов һәм Әхтәмов урамнары кисешендә, ипподром артындагы мәйданчык. Әлеге урыннарда табиблар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак.

Тамашачылар күзәтүе өчен иң яхшы урын – 30-50 м ераклыкта, фейерверкка таба җил искән яктан.

Авылда фейерверк – сирәк күренеш. Ул, әлбәттә, барча кешегә шатлык китерә. Әмма фейерверк җибәрелә торган урын янында салам-печән

кибәннәре, ачык печәнлек ишекләре, утын әрдәнәләре, иске, кеше яшәми торган йортлар булувыннан саклану мәслихәт.

Һава торышын кара!


Пиротехник эшләнмәләрне каты җил, яңгырлы-карлы вакытта җибәрү гаять куркыныч. Җил яки юешләнгән фейерверк-ракеталар эшләнмә траекториясенең теләсә кайсы юнәлештә үзгәрүенә, кешеләрдән куркыныч якынлыкта шартлавына китерергә мөмкин.

Әзер тор!


Әгәр сиңа әле 18 юк икән, фейерверкны җибәрү сиңа катгый тыела. Бу катлаулы эшне абыеңа яки әтиеңә ышанып тапшыр. Кабызып җибәрүче пиротехник эшләнмәне тиешенчә яхшылап беркетеп (көпшә яки тартма егылып китәргә, янтаерга тиеш түгел!), көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта тиз арада нишләргә икәнен белергә, дөрес гамәлләр кылырга әзер торырга тиеш.

Фейерверкны кабызып җибәргән чакта аның өстендә торырга, кулда тотарга ярамый. Фитильне кул сузымы ераклыкта торып кабызу – иң дөресе. Янып-атып беткәннән соң да фейерверк көпшәсе янына 10 минут якын килү бик куркыныч.

Янып бетмичә, шартламыйча сүнгән эшләнмәләрне учакка салу, яңадан кабызу фаҗигагә китерергә мөмкин. Эшләнмә янмыйча калса, яки аның яраклык вакыты чыккан булса, иң дөресе – аны 1 тәүлектән дә ким булмаган вакытка суга салып тору һәм БАРЫ ТИК ШУННАН СОҢ ГЫНА чүплеккә ыргыту.

Шушы ук кагыйдәләр балалар ярата торган бомбочкаларга да кагыла. Кабызганнан соң бомбочканың кулда шартлап, бармак-күзләргә зыян китерүе – еш күренеш.

Аянычлы хәл була калса:


Кичекмәстән янгын сүндерү хезмәте һәм медикларга хәбәр ит. 112 – бу номерны гаиләңнең барлык әгъзалары да яттан белсен!

Яңа ел сиңа бары тик шатлыклар гына китерсен, дустым!???

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев