Логотип Идель
Бу – тема!

КУРКЫНЫЧ МАТУРЛЫК

Бу картиналарны һәркем белә. Алар өчен дөньяның иң танылган галереяләре һәм шәхси күргәзмә хуҗалары «талаша». Бу картиналар турында йөзләгән фәнни һәм популяр мәкаләләр язылган, дистәләгән галимнәр тарафыннан анализланган. Ләкин шул ук вакытта алар иң серле һәм куркыныч картиналардан санала...

«Кызыклы сәнгать» рубрикасын башларга булдым, дуслар. Мине кызыксындырган бу үзенчәлекле дөньяда сезгә дә урын бар. Киттекме?!

Джованни Браголин. «Елый торган малай» («Плачущий мальчик»)




Әлеге картина зур аудиториягә узган гасырның 50нче елларында тәкъдим ителә. Картинаны караган беренче тамашачылар ук әлеге рәсемнең артык реаль булуын ассызыклыйлар. Бала да, күз яшьләре дә гадәттән тыш тормышчан булуы күпләрне шомга сала. Нәкъ шул вакытта картинага бәйле беренче имеш-мимешләр тарала: картинаны ясаганда, рәссам шырпы кабызып улының йөзе каршында тота торган булган икән. Улы шырпыдан, кечкенә генә ялкыннан да куркып елаган. Ягъни картина чыннан да бала күз яшьләреннән (бәлки хәтта каргыштан) тора. Шундый зур картинаны язып бетерер өчен, күпме вакыт кирәк булган да, Джованниның улы никадәр озак азапланган икән?!

Картинаның язылу тарихы ачыклангач, бик күпләр бу иҗат җимешен читләтеп үтәргә тырыша башлыйлар. Ләкин чын паника күпкә соңрак башлана. 1980 елларда картина сакланган йортлар һәм күргәзмәләр бер-бер артлы яна башлыйлар. Бина тулысынча янып бетә, бер генә җиһаз да исән калмый, ә менә «Елый торган малай!»га берни булмый. 1985 елда уздырылган тикшерүдән соң, янгын булган башка бик күп йортларда «Елый торган малай» картинасының йә оригиналы, йә репродукциясе сакланган булуы ачыклана. Шул вакыйгадан соң, «Малайны яндыр» дигән акция башлана. Волонтерлар табылган бөтен репродукцияләрне массачыл рәвештә яга башлыйлар. Тик оригиналга берәүнең дә кулы җитми. Бүгенге көндә картина шәхси коллекциядә саклана. Ләкин кемдә һәм кайда булуын бик азлар гына белә.

Эдвард Мунк. «Крик»




Бу картинаны сәнгать дөньясына би-и-и-ик ерак булган кешеләр дә белә. Чөнки интернет киңлекләрендә «Крик»ка бәйле бик күп мемнар яши. «Крик» хәзерге заманның иң кыйбатлы һәм серле рәсемнәреннән санала. Шуңа өстәп, картинаның үз характеры да бар. Әйе, әйе, ни кадәр генә сәер яңгыраса да, әлеге рәсем «тере» һәм үзен кыерсыткан теләсә кемнән үч алырга сәләтле.

Берсендә музей хезмәткәре «Крик»ны эленеп торган җиреннән ялгыш кына төшереп җибәрә. Картинага зыян килми, ә менә музей хезмәткәре шул көннән башлап түзеп булмаслык баш авыртуларына зарлана башлый. Авыртуның ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлар өчен, безгә бер генә мәгълүматны белергә кирәк: музей хезмәткәре «Бу авыртуга башка түзә алмыйм», дип, үз-үзенә кул сала.

Тагын бер хезмәткәр картинаны кулында тотып тора алмыйча төшереп җибәрә. Берничә көннән соң әлеге кеше авариягә эләгә һәм бик күп җәрәхәтләр ала.

Кеше күрмәгәндә генә «Крик»ны тотып, сыйпап караган бер кеше тереләй янып үлә. Мондый куркыныч тарихлар рәссамның үзе белән дә, якыннары һәм картинага нинди дә булса кагылышы булган кешеләр белән дә булган.




Бүгенге көндә куркыныч картиналар исемлегендә 13 иң танылган рәсем исәпләнә. Берәүләре белән бәйле тарихлар уйдырма кебек тоелса, икенчеләрен өйрәнәсе килә, ә өченчеләренә исә карап та булмый (ни дисәң дә, шомландыра).

Әгәр сезгә мондый күзәтүләр ошаса, #КызыклыCәнгать рубрикасын дәвам итеп, башка картиналарга һәм иҗат дөньясындагы үзенчәлекле күренешләргә күзәтү ясарбыз.


Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев