Логотип Идель
Бу – тема!

«КУНАК PARTY»: ЧУВАШ БЛОГЕРЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУДАН РЕПОРТАЖ

10 нче март көне Татмедианың «Кәеф» медиа лабораториясе янә үзенә кунаклар кабул итте. Бу юлы анда популяр чуваш блогерлары белән кызыклы очрашу үтте. Татар блогерлары, студентлар, журналистлар танылган чуваш блогерлары белән күреште, теләгән сорауларын бирә алды.

Чара чуваш блогерларының үзләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗаты таныштырудан башланып китте. Алар үзләренең иҗат юллары, медиа даирәгә ничек килеп эләгүләре һәм туган телләре хакында сөйләделәр. Гади сорау-җавап форматыннан тыш, чарада үзенең моңлы тавышы белән Фәридә Фәйзуллина да чуваш һәм татар телләрендә җырлап үтте. Күпләр аның чыгышын тын алмыйча тыңлап утырды. Чараның дуслар белән җыелышып утыруны хәтерләтте.

Танылган блогерларга үз сорауларын студентлар һәм журналистлар да бирә алды. Татар блогерлары исә алар тәҗрибәләре белән уртаклашты, уртак киңәшләр һәм идеяләр яңгырады. Бер-берсенең видеолары белән танышкач, кайсы якка басым ясарга кирәк, яшьләргә хәзер нәрсә кызык һәм нинди темалар актуаль кебек сораулар, төрле фикерләр яңгырады. Шулай ук тел мәсьәләсе дә күтәрелде. Блогерлар үзләрененең блогларын туган телләрендә алып баруы нинди кыенлыклар тудыра, караучылар бармы, кире элемтә ничек бирелә кебек темаларга тукталды. Чөнки әлеге блогерларның иҗаты үз-үзеңне танытуга түгел, ә туган телләрене саклауга, аны ныгытуга һәм таратуга юнәлтелгән. Бу яктан алар һәрберсе зур көч куя.

Чара ахырына кадәр һәркем ким дигәндә бер-ике яңа сүз, яхшы кәеф һәм киңәш алып чыгып китте. Очрашу кунакларның аралашу даирәсен һәм тәҗрибәсен арттырды. «Кунак PARTY» кебек чаралар бүген бик актуаль, чөнки төрле блогерларның үзара аралашуы телнең кулланылыш даирәсе киңәюгә китерә.

Әхмәтшина Адилә

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дороги в Вольске убитые в хлам,таких дорог ни когда не было...