Логотип Идель
Бу – тема!

КУЛЫҢДА ФОТОАППАРАТ БУЛСА: НИЧЕК БАШЛАРГА?

Уйлап караганыгыз бармы: бүгенге көндә без тәүлек әйләнәсе дистанцион рәвештә музей яки картина галереясендә йөргән кебек, чөнки әйләнә-тирәбезне визуаль контент-фоторәсемнәр, иллюстрацияләр, каталоглар, реклама үз кочагына алган.

Үзебез дә кимен куймыйбыз, көн саен дистәләгән фото төшерәбез. Әле кайчан гына актуаль булган «селфи»лар белән бүгенге көндә беркемне дә шаккатырып булмый. Бу исә фотографларга карата ихтыяҗ барлыгын тагын бер кат дәлилли. Гомумән, 4 камералы iPhone 12 генә түгел, ә 10 камералы iPhone 20 чыкса да, фотографлар үз актуальлеген югалтмаячаклар. Шуңа күрә, хәзер күпләр бу һөнәргә тартыла. Өстәвенә, ул әллә ни катлаулы да тоелмый: техника сатып ал һәм төшер генә! Әмма чынлыкта барысы да шулай җиңелме икән? Әлеге юлдан ничек дөрес барырга, борылышта кисәк «чыгып очмас» өчен ниләрне истә тотарга? Язма – шул хакта.

ҺӨНӘРНЕҢ УҢАЙ ЯКЛАРЫ

Сайлау ирегең була. Үз-үзеңә эшлисең һәм бәяне, юнәлешне, төшерү объектын, фотостудияне, теманы, клиентларны үзең сайлыйсың (яки клиент сине сайлый). Шул ук вакытта беркем дә заказлар агымын һәм фаразланган гонорарны тәэмин итүче компаниягә даими эшкә урнашырга комачауламый.

Иҗат итәсең. Фотоаппарат – синең пумалаң, ә алдыңда ап-ак кәгазь. Син үз карашыңны тормышка ашырасың. Бигрәк тә гади генә әйбердә эстетика күрә белгән кешегә килешәчәк.

Һөнәргә өйрәнү уңайлы. Теория һәм практиканы тигез дәрәҗәдә үзләштерү өчен  фотомәктәпләр бар. Бүгенге көндә дистанцион курслар һәм марафоннар популярлаша бара.

Бик күп яңа танышларың барлыкка килә. Сиңа еш кына төрле модельләр, танылган фотографлар, агентлыклар белән эшләргә туры килер. Коммуникация һәм психология ягыннан берничә баскыч өскә сикереп менәчәксең.

ҺӨНӘРНЕҢ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ

Кешеләр белән эшләү. Әгәр аралашырга яратмыйсың икән, бу  һөнәр сиңа авыр биреләчәк, профессиональ үсешкә комачаулаячак. Клиентлар белән үзеңне уңайсыз хис итәчәксең, ләкин бу күренеш уңайлык зонасыннан чыгу өчен менә дигән мөмкинлек.

Көндәшлек. Фотографлар саны көннән-көн арта бара, һәм аларның күбесенең эшләре югары сыйфатлы, репутацияләре көчле. Ләкин конкуренция һәркайда да бар ул. Яраткан эшең белән шөгыльләнүдән туктамасаң, син клиентларны түгел, алар сине үзләре табачак.

Һөнәри техника бәясе. Фотоаппаратны һәм фоторедакторларны үзләштерүдән тыш (бу шулай ук түләүле), үзеңне сыйфатлы техника белән тәэмин итәргә туры киләчәк. Бу исә кесәгә шактый суга. Өстәвенә, башлангыч этапта гына түгел, ә һәрвакыт беренчелектә булып калу өчен һәрдаим реклама сатып алырга кирәк булыр. Ләкин һәрвакыт альтернатива табып була. Мәсәлән, күп кенә фотографлар элек кулланган техникаларын базар бәясеннән күпкә очсызракка сата, ә башлангыч этапта иң яхшы реклама – дуслар.

Үсешнең тоткарлануы. Башлангыч этапта клиентлар булмаячак. Стабиль клиентлар базасын туплау өчен айлар, хәтта еллар кирәк булырга мөмкин. Аннан сарафан радиосы үз эшен башлап җибәрәчәк.

«Диван  тәнкыйтьчеләре». Клиентлар булмаса да, синең эшләреңә бәя бирә торган «диван тәнкыйтьчеләре» һәрдаим табылып торачак. Урынсыз тәнкыйтьне якын кабул итмә. Үз стилеңне булдыр, ул сине башка фотографлардан аерып торырга һәм клиентлар базасын тупларга булышыр.

НИЧЕК БАШЛАРГА?

1. Портфолио тупларга. Социаль челтәрләрдә модельләр һәм фотографлар утырган аерым пабликлар бар. Шуның ярдәмендә модельне фотосессиягә чакырырга мөмкин. Син аны шәп фотолар – ул сине яхшы портфолио белән тәэмин итәчәк.

2. Сыйфатлы портфолио бар, ләкин аңа сокланып кына утырып булмый, кешеләргә күрсәтергә кирәк. Димәк инстаграмда аерым аккаунт ачабыз.

3. Фотограф аккаунты бар, ләкин язылучылар юк.

– Әлеге аккаунт турында үзеңнең төп профилеңдә сөйлә.

– Дусларыңнан реклама сора.

– Рекламаңны ВКонтактедагы фотограф һәм модельләр тупланган төркемнәргә урнаштыр.

– Бушлай фотосессия конкурсы уздыр.

4. Инстаграм битендә берничә дистә кеше тупланды, ә клиентлар юк. Монда сиңа таргетка корылган реклама ярдәмгә килер. Шулай ук 3нче пункт турында онытмыйбыз, аны һәрдаим яңартып торырга кирәк.

Әлеге дүрт пункт башлангыч этапта югалып калмаска ярдәм итәчәк.

ӘЛЕГЕ ХАТАЛАРДАН КАЧЫГЫЗ:

1. Төшерергә өйрәнмичә, кыйммәтле фототехника сатып алу.

Кулыңда булган техникага төшерә башла. Иң элек, хәтта смартфоның, яки цифралы фотоаппарат ярап торачак. Сыйфат артыннан кума, ә фотография дөньясын өйрәнеп, яхшы композиция булдырыга тырыш.

2. Үзеңнең фотосурәтләреңне беркемгә дә күрсәтмәү, тәнкыйтьтән курку.

Фотосурәтләреңне социаль челтәрләрдә урнаштыр, фотографлар блогында теркәл. Тәнкыйтьне ишетергә тырыш. Фотостудияләр уздыра торган воркшопларга йөр, анда күренекле фотографлар белән танышып китү мөмкинлеге бар. Аларның фикерләрен һәм киңәшләрен сорарга курыкма.

3. Портфолио өчен позированиянең нечкәлекләре белән таныш булмаган кешеләрне төшерү. Моделлинг мәктәпләрен бетергән кешеләрне төшер. Аларны ВКонтактедагы «Фотографы и модели» дип аталган пабликларында яки сайтларда табып була.

4. Авторежимда төшерү. Фотографлар бары тик «М» режимында төшерә. Бу режимга күчәр өчен үзегеңнең камераңның нечкәлекләрен өйрән. ISO, выдержка, F – барысы да катлаулы кебек, ләкин ияләнгәнче генә.

5. Тәүге съёмкаларда ук акчага төшерү. Иң элек сыйфатлы портфолио һәм яхшы реклама өчен эшлибез, соңыннан коммерциягә күчәргә була. Аңлавыңча, бу синең фотограф репутациясен бозарга мөмкин.

6. Сыйфатлы продуктка түбән бәя кую. Ул уртачадан югары булсын. Бу сиңа санга түгел, сыйфатка эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, арзан бәя куеп,  син фотосурәтләр базарын җимерәсең.

Индира ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев