Логотип Идель
Бу – тема!

КУЛГА СМАРТФОН АЛГАНЧЫ УЙЛАНЫРГА ТИЕШЛЕ УЙЛАР

Иртән күзләреңне ачуга, син нишлисең? Әйе, күбебезнең куллары телефонга сузыла. Төнлә йоклаганда нинди хәлләр булган икән? Кем яңа фото куйган? Минем кичәге постыма ничә лайк җыелган? Яңа хатлар кемнәрдән килгән? Телефонны бер кулга алгач, тиз генә кире куеп булмый. Сезнең дә шулаймы ул? Минутлар уза, вакыт ага... Ә бит ул вакыт эчендә күпме файдалы эш эшләп булыр иде. Ә без шул кечкенә шайтан коткысыннан аерыла алмыйбыз. Әлеге язманы укыгач, сез телефонның безнең белән ничек итеп идарә итә алуын аңларсыз.

1. Телефон безне мәгълүматны реактив кабул итүгә көйли

Бу нәрсә дигән сүз?  Без тышкы импульсларга реакция белдерәбез, кечкенә генә экраннан агылган мәгълүматны үзебезгә сеңдерәбез. Кемнеңдер бәхете яки борчуы өчен сөенәбез яки көенәбез. Тик үзебез берни дә эшләмибез.

2. Смартфон безне гел каядыр ашыгу ритмына көйли

Нәтиҗәдә, без нәрсәне дә булса күрми калырга, соңарырга, белмәскә куркабыз. Ә хәзер әйтегез әле: Иртән Инстаграм карау безгә күп мәгълүмат бирә? Имеш, без 5 минут саен яңалыклар тасмасын карамый башласак, дөньядан артта калачакбыз! Алай түгел бит...

3. Смартфон чынбарлыкка артык зур игътибар бирмәскә өйрәтә

Интернет киңлекләрендәге яңалыкларны укыганда безгә болар дөньядагы иң мөһим нәрсәләр кебек тоела. Чынбарлык дөньябыз икенче планга кала. Дөньяда шундый хәлләр барганда ничек инде тулып яткан чүп чиләге турында уйлап була?

4. Смартфон безне миллионлаган башка кешеләр белән бертөрле итә

Без һәр иртә төлефоныбызга текәләбез. Шул ук эшне миллионлаган башка кешеләр дә эшли. Бөтенебез дә Җир шарының үзе кадәр зурлыктагы мәгълүматны үзебез аша уздырабыз.Тик алар үзләреннән соң бездә нинди эз калдыра соң? Гомумән, берәр нәрсә калдырамы? Күпме вакытка? Бүгенге көн юкка яшәлмәгән: песиләргә лайк куелган, кичке аш фотога төшерелеп Инстаграмга эленгән...

НИШЛӘРГӘ?

Әгәр син дә иртән күзләрне ачуга телефонына үрелүчеләр рәтендә икән, безнең бер киңәшебез бар. Әгәр бу хәллләргә нокта куярга теләсәң, билгеле.

Иртән торгач, бар уй-фикерләреңне, планнарыңны ак кәгазьгә төшер. Бу алдагы көнеңне планлаштырырга, уйларыңны тәртипкә салырга ярдәм итәр.

Гомумән, фикерләрне кәгазьгә язу – ул тарихта кала торган гадәт. Киләчәктә аларны укып оныкларың синең турында күбрәк белә, синең фикерләрне үз тормышларында куллана алачак.

Нәрсәдән башларага?

Күп кеше зур-зур текстлар яза башлый. Аннан исә аның кисәк кенә илһамы бетә һәм ул бу эшне ташлый. Шуңа күрә аз-азлап языгыз, тик нәрсә дә булса язарга тырышыгыз. Бер җөмләдән дә башларга мөмкин. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев