Логотип Идель
Бу – тема!

КҮСЕ – ЙОРТ ХАЙВАНЫ? (КИТАП САТУЧЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН...)

Бу – Татарстан китап нәшриятында эшли башлагач яза башлаган дәфтәремнән өзекләр: китап укучы белән аралашудан туган хисләр тупланмасы. Сезнең белән дә бүлешәм.

«16.10.2018. Бүген минем туган көнем»

Бүген минем туган көнем. Башкалар бу көннәрен ничек башлыйлардыр  белмим, ә мин иртәдән Татарстан китап нәшриятына ашыгам: эшкә урнашырга барам. Ярты сәгатькә иртә килгәнмен: паркта вакыт үткәрәм. Бүген көн матур. Инстаграмга кертергә кирәк, алайса миннән башка көннең матур икәнен каян белсеннәр ди. Сыерчык оясына ике чыпчык кунган. Оя өстеннән күктә самолет юлы сызылып үткән. Шулай дип кертәм: «Озак кына бу фотога карап торсагыз, күктәге самолет юлын гына түгел, чыпчыкларны да күрергә була. Озаграк карап торыгыз». Минем бүгенгә миссия тәмам – инстадөнья 16 нчы октябрь иртәсенең аязлыгыннан, Татмедиа янында урнашкан парк-бакчадагы чыпчыклар гаиләсеннән хәбәрдар. Хәзер эшкә урнашсаң да була.

«19.10.2018. Күсе – йорт хайваны»

Татарстан китап нәшриятының ике кибетендә эшләп карадым: сынадылар булса кирәк. Әлегә бар да шәп: атмосферадан хәтта башлар әйләнә. ГУМда урнашкан кибеттәге сатучы апа: «Кайчан миңа иптәш килә, ялгызлыктан чыгып елыйсыларым килә», – дип әйтә икән, бүген мине шунда җибәрәләр, ди.

ГУМ. 3нче кат. Китап кибете. Ишек төбен хәйран гына таптап торганнан соң керергә булдым. Мине ачык йөзле, зәвык белән киенгән урта яшьтәге бер апа каршы алды.

– Исәнмесез! Мин Илүзә, сезнең белән эшләячәкмен.

– Исәнмесез-исәнмесез! Сәвия апаң булам. Әй Аллага шөкер, үләм дип торам, ярый җибәрделәр, кем белән сөйләшергә дә юк... – дип, булачак коллегам кочаклап диярлек башка бүлмәгә алып кереп китте.

Чәй эчтек, Сәвия апа эш, дөнья хәлләре белән таныштырды: сөйләде дә сөйләде, сөйләде дә сөйләде:

– Менә мин, беләсеңме, кешенең кемлеген әллә каян күреп торам. Менә син, әйт әле, кайсы хайван елында тугансың? Бездә күпме кеше эшләп китте, кем йорт хәйваны елында туган, шуның белән бик тиз дуслаша идем, бик әйбәт эшлиләр дә иде, ә менә урмандагы җанвар елында булса, үзенең холкын барыбер күрсәтеп китә торган иде андыйлар. Нәрсә елында тудың син?

– Күсе.

– Ә-ә...ну... күсе тоже йорт хәйваны инде, әйе...

«07.01.2019 «Ничоси! Куркыныч!»

Беркемгә тими, булганына канәгать булып, биек касса артында урындык җылытып утырам. Әкрен генә атлап (әллә очыпмы?) кергән ханымны искәрми дә калганмын: журналлар киштәсенә үк килеп җитүе икән.

– Исәнмесез!

– Исәнмесез!

– Һаумыһыз!

Өченче кеше тавышын ишетеп сискәнеп китәм. Бәтәч! Кибеткә ханым орчык кадәр генә улы белән кергән икән ләбаса! Күп дигәндә 8-9 яшьләрендәге шомырт күзле бу малай яныма килде дә:

– Сездә легендалар китабы бармы? – дип сорады.

Риваять-легендалар белән кызыксынган нәни бала күргәнем булмаганлыктан, ихластан гаҗәпләнәм, елмаям; үзем каушыйм, үзем кибеттә булган китапны тапшырам, мондый төр китаплар арасында сайлау мөмкинлеге булмаганлыктан, бу кечкенә һәм шул ук вакытта шундый зур самими бала янында җир тишегенә кереп китәрдәй булып оялам һәм:

– Бәлки, менә монысын да ошатырсың, ул да кызыклы, – дигән булып, тизрәк чагыштырмача яңа дөнья күргән «Татар мифлары – балаларга» җыентыгын сузам.

Шомырт күз урындыкка барып утырып укый башлый (китапны сукыр көе алырга ярамый – афәрин!). Легендалар китабы ошады булса кирәк, алыр өчен касса өстәленә китереп куйды. Әнисенең улына сайлауда тулы ирек бирүе сокландырды. Шомырт күзем мифларга күчте. Малаем ике учы белән күзләрен каплаган көе ике бармак арасын кушырудан калган ярыктан китап карый-карый (гениально!):

– Ничоси! Куркыныч! Ничоси-и-и-и... – дип кабатлап утыра башлады.

Шулай итеп, мифлар китабы калды. Киштәдә.

Шуннан шомырт күз «Шүрәле»не күреп курыкты булса кирәк, яныма ук килеп качты:

– Ай куркыны-ыч!

Ну, Шомырт күз!

«22.12.2019 Азамат икән»

Кибеткә бер ханым кереп килә. Аңа ияреп, арка ягын миңа каратып кына, күзләрен йомып кына бер орчык атлый. Орчык, куркыныч юклыгына инангач, күрәсең, миңа таба борылды:

– Исәнмесез!

– Исәнмесез!

– «Шомырт күз, син бит бу!»

Минем Шомырт күзем үсә төшкән, «Идел буе халыклары мифлары»н сайладык бу юлы. Исеме дә җисеменә туры килеп тора икән җегетемнең – Азамат.

Дәвамы булачак...

Гайфуллина ИЛҮЗӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев