Логотип Идель
Бу – тема!

КРЕМНИЙ ҮЗӘНЛЕГЕ: ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ХАЛЫК «ОЯСЫ»

Кремний үзәнлеге – IT-технологияләр башкаласы, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган иң танылган уйлап табучылар, фән алдынгылары, эшмәкәрләр «оясы». Барыбызга да таныш булган Facebook, Twitter, Google, Apple, WhatsApp компанияләренең офислары да нәкъ менә АКШның Калифорния штатындагы шушы кечкенә генә территориядә урнашкан.

Кремний үзәнлегендә яшәүчеләр– үзенчәлекле халык. Алар башкалардан кесә калынлыгы яисә ирешкән уңышлары белән генә түгел, тормышка карашлары белән дә аерылып тора. «Кемнең кайда тууы мөһим түгел, нәрсә өчен тууы мөһим» девизы астында дөньяны яхшы якка үзгәртү өчен янып яши алар. Араларында безнең ватандашларыбыз да байтак. Шуларның берсе – Андрей Дороничев – Youtube mobile кушымтасы авторы, хәзерге вакытта Google компаниясе хезмәткәре. Ләкин сүзем бүген Андрей турында түгел, ә аның балалары – кызлары Мария һәм уллары Дмитрий турында булыр. Маша белән Дима мисалында Кремний үзәнлеге яшүсмерләре белән танышырбыз.

Маша

Аңа хәзерге вакытта 13 яшь. Ул  – София исемле песинең хуҗабикәсе. Софиянең бу гаиләгә килеп эләгү тарихы бик кызыклы. Берничә ел элек 9 яшьлек Маша мәктәптән кайта да ноутбук күтәреп әти-әнисе каршына килә: «Әти, презентацияне зур экранга кушып бир әле», – ди ул. «Миңа песи кирәк!» дип аталган чыгышның эчтәлеге түбәндәгечә була:

1. Миңа песи кирәк.  Мин – җаваплы кыз, энемне карыйм, тәрбиялим,  балыкларга ашарга бирәм, аквариумны чистартам. Мин өстәмә җаваплылыкка әзер.

2. Песиләр сөйкемле. Аларны кочаклап йоклап була. Минем бүлмәм салкын, шуңа күрә йокым туймый һәм бу укуыма начар тәэсир итә. Песи белән йокласам, миңа күпкә җылырак булыр иде, укуым да яхшырыр. Өстәвенә, ул мине йокыдан уята ала, һәм мин мәктәпкә бервакытта да соңга калмам.

3. Песиләрне, этләрдән аермалы буларак,  урамда йөртергә кирәкми. Алар үзләре теләгән вакытта чыгып китә һәм әйләнеп кайта. Без сәяхәткә киткәндә песине үзен генә калдыру да куркыныч түгел.

4. Сез миңа песи алып бирсәгез, мин бик бәхетле булачакмын!»

Сүзсез калган әти-әни ике дә уйламый Машаның хыялын чынга ашыра.

Дороничевлар гаиләсендә булган әлеге вакыйга – очраклы хәл түгел. Кремний үзәнлеге мәктәпләре балаларда кечкенәдән эшкуарлык рухы, максатчанлык, авыр ситуацияләрдән чыга белү кебек сыйфатларны булдыру буенча эш алып бара. Махсус storytelling ягъни «хикәя сөйләү» дәресләрендә укучылар тыңлаучыларны җәлеп итәрлек, ышандырырлык итеп чыгыш ясарга өйрәнә. Машаның чыгышы, мәсәлән, Минто пирамидасы принципларына таянып төзелгән. Мәгълүмат билгеле бер тәртип белән «өстән аска таба» җиткерелә: иң беренче төп фикер әйтелә, аннан аргументлар һәм соңыннан мисаллар китерелә. Бу ысулны мәктәп укучылары гына түгел, зур залларда чыгыш ясаучы абый-апалар да еш куллана икән.

Дима

Кечкенә Дима да апасы Машадан калышмый. Әле 8 генә яшен тутыруга карамастан, ул инде Google, Netflix, Apple кебек компанияләрнең акцияләрен сатып алырга өлгергән. «Безнең балалар кечкенәдән шуны аңлап үсә: акча – үзмаксат түгел, ә инструмент, ул һәрвакыт әйләнештә булырга, файда китереп торырга тиеш», – ди Диманың әтисе Андрей.

Дима шулай ук чыгыш ясау осталыгы белән әти-әнисен һәм укытучыларын шаккаттырырга өлгергән. Дәрестә ул үз продуктының идеясен презентацияли. Дима покемон төшерелгән рәсемнәрне махсус кушымта ярдәмендә «терелтергә» тәкъдим итә:

1. Мин – Дмитрий, миңа 8 яшь. Pokemon 3D кушымтасын уйлап табучы булам.

2. Кемгә һәм ни өчен? – Балалар өчен. Соң, нинди бала покемоннар яратмый?

3. Нәрсә?  – Покемоннарны «терелтүче» мобиль кушымта.

4. Ничек? –  Югары технологияләр ярдәмендә.

5. Файдасы нидә? – Сезгә шундый күңелле булачак!

«Кемгә – ни өчен – нәрсә – ничек» схемасы шулай ук уйлап табучылар арасында киң таралган ысул. Мәгълүматны тәртипкә салырга, артык өлешләрен төшереп калдырып, вакытны экономияләргә ярдәм итә.

Кремний үзәнлеге шәп җир икән дип, без барыбыз да анда күчеп китә алмыйбыз бит инде, диярсең син. Әлбәттә, килешәм. Әмма Мөхәммәт тау янына бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләр. Маша белән Дима кебек булу өчен махсус мәктәптә уку да, эшмәкәр баласы булу да кирәкми. Үз позицияңне аңлата һәм дәлилли белү синең дә хыялларыңны чынга ашырырга ярдәм итәргә мөмкин. Яңа телефон булсынмы ул, кумирыңның концертына бару теләгеме, бәлки дустыңны өегезгә кунакка чакырасың киләдер – син дә Маша яисә Диманың ысулын кулланып, әти-әниеңне ризалаштырып кара әле!

Зәринә ФАЗЫЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев