Логотип Идель
Бу – тема!

КРАУДФАНДИНГ: ТАТАР ПРОЕКТЛАРЫНА АКЧА КЕМ БИРӘ?

Яңа проектны тормышка ашыра башлаган һәр кеше белә - күктән акча яуганны көтеп утырып булмый. Эш итәргә кирәк! Шундыйлар өчен эшли дә инде краудфандинг дигән платформа. Әгәр синең булачак проектың башкаларга ошаса - алар сиңа аны башкарып чыгу өчен акчалата ярдәм итәчәк. Татар проектларының кайберләре нәкъ менә шушы юк белән тормышка ашкан да инде.

БИРЕМ. Синең үтергически шәп яки бик мәгънәле һәм файдалы проектың бар, ләкин аны булдырып чыгар өчен тиешле сумма җитеп бетми яки бөтенләй акчаң юк. Әмма син шул ук вакытта бу проектның, һичшиксез, яшәргә хакы бар, дип саныйсың... Welcome!

ЧИШЕЛЕШ. Краудфандинг платформасына мөрәҗәгать итәргә була!

Краудфандинг: ни бу?


«Краудфандинг» дигән термин 2006 елда ук ишетелә башлый. Тик шулай да, бу технология соңгы елларда гына популярлаша башлый. Әлеге сүз ике инглиз сүзеннән тора: «crowd» – «агым» һәм «funding» – «халык тарафыннан финанслану». Бер сүз белән әйткәндә, бу – ирекле рәвештә акча кертүгә нигезләнгән коллектив финанслау ысулы. «Тамчыдан күл җыела», «С миру по нитке» гыйбарәләре дә краудфандингның мәгънәсен ачып сала. Проектын краудфандинг платформасына куеп, акча җыючы кеше «реципиент» яки «автор» дип атала, ә акча бирүче кешеләрне «донор», «спонсор» яки «инвестор» дип йөртәләр.

Бу терминның барлыкка килүенә әле 10 елдан чак кына артып китсә дә, халык ярдәмендә финанслау инде гасырлар дәвамында яшәп килгән. Мисал өчен, краудфандинг моделе буенча китаплар бастыру финансланган. Ул заманаларда укучылар сатып алырга әзер булган очракта гына китаплар язылган һәм чыгарылган. Аларның хәзерге краудфандингтан бер генә аермалы ягы булган: акча җыю чыккан продуктны сатып алганда гына башланган.

Франциядәге Азатлык статуясы, Россиядәге Минин һәм Пожарскийга куелган һәйкәл – боларның барысын да краудфандингның бертөрле прототиплары дип әйтергә мөмкин. Тик ул вакытта болар барысы да лотереяләр, акча җыю карарлары белән башланган.
Краудфандинг ярдәмендә нинди проектларга акча җыеп була соң:

⇒ дәвалау яки операция узу өчен түләүләрне капларга;

⇒ төрле максаттагы хәйрия акчасына;

⇒ волонтер проектларын спонсорларга;

⇒ социаль инициативаларга;

⇒ бизнес өчен башлангыч капиталга;

⇒ стартапларны финансларга.

Беренче мәйданчыклар


2000 елда АКШта «ArtistShare» дигән беренче краудфандинг мәйданчыгы барлыкка килә. Бераздан Бөек Британия, Франция, Германия, Кытай да үз платформаларын булдыра. 2012 елда бөтен дөнья буенча 450 краудфандинг мәйданчыгы эшләсә, 2016 елны алар 2000гә кадәр үсеп җитәр, дип фаразланган.

Алар арасында кайбер иң популярлары:

Kickstarter – Америкадагы иң зур краудфандинг платформасы, «ятып калганчы атып кал» принцибы буенча эшли (бары тик АКШ, Бөекбритания һәм Канада резидентлары өчен);

IndieGoGo - бөтен дөнья буенча эшли;

Planeta.ru (Россия) – илебездәге иң беренче краудфандинг платформасы;

Boomstarter (Россия) – биредә проектларны урнаштыру түләүле.

Акча ничек җыела?


Краудфандинг платформаларында үз проектыңны урнаштыру һәм акча җыя башлау өчен кайбер таләпләрне үтәү мәҗбүри. Һәр платформа үз шартларын куя, ләкин алар күбесендә охшаш: платформа катнашучысына 18 яшь тулган булырга, законнарга каршы килмәүче проект тәкъдим итәргә, җыелган акчаларны бары тик тиешле максатка гына тотарга. Һәр проектның төп максаты һәм тиешле суммасы төгәл күрсәтелә. Мисал өчен, 500 мең сумлык проект икән, минималь рәвештә кертеп була торган сумма – 1000 сум. Акча керткән өчен проект авторлары тарафыннан рәхмәт сертификаты яки башка бүләкләр бирелә ала. Әлбәттә, күбесенчә кешеләр бары тик үзләре кызыклы дип тапкан проектларга гына акча кертә.

БЕЛЕШМӘ. Россиядә иң популяр краудфандинг системасы – planeta.ru («Планета.ру»). Хәзерге вакытта аңа 744 269 кеше кушылган. Бүген анда 564 проект ярдәм көтә. Биредә татар проектларына да урын бар.

МИСАЛЛАР.

«Юлбасма» нәшрияты китаплары да краундфандинг ярдәмендә дөнья күрде. Мисал өчен, «Кырлай әкиятләре» (анда 99 351 сум җыелган, тиешле сумманың 58 проценты) һәм «Сак-Сок» (55 850 сум, кирәкле сумманың 50 проценты) китаплары.

Гүзәл Хәсәнова, «Юлбасма» нәшриятының җитәкчесе бу хакта үз тәҗрибәсе белән уртаклашты:

– Безнең Габдулла Тукай әсәрләреннән торган «Кырлай әкиятләре» - краудфандинг платформасындагы беренче тәҗрибә булды. Еш кына беренче коймак төерле була дисәләр дә, безнең өчен алай булмады. Бераздан «Планета.ру» платформасы ярдәмендә «Сак-Сок» дигән тагын бер китап чыгардык. «Кырлай әкиятләре» – 2016, ә «Сак-Сок» китабы 2017 елда нәшер ителде. Чагыштырып карасак, минемчә, шушы платформа нигезендә акча җыю мәсьәләсендә «Кырлай әкиятләре» уңышлырак булды. Анда акча җиңелрәк һәм тизрәк җыелды. Һәм инде анда «охват» та күбрәк. Әйтеп үтәргә кирәк, платформада китап чыгарырга кирәкле булган сумманың яртысы гына җыелды.

Яңа татар проектларын башлап җибәрү өчен мондый краудфандинг платформалары – бик файдалы ресурс. Чөнки гади кешеләргә проект турында сөйләп, алардан хуплау ала алабыз. Татар проектлары өчен ул – аерым бер файдалы әйбер. Мисал өчен, иң башта ук нәшрият белән эшләгәндә, тираж сатылып бетәрме-юкмы, аны кешеләр ничек кабул итәрләр – боларның барысы да билгесез була. Ә инде краундфандинг аша эшләгән чакта без алдан китапның язмышын якынча чамалый алабыз. Мисал өчен, «Кырлай әкиятләре» китабы тышлыгын берничә тапкыр үзгәрттек. Тышлыкны платформага урнаштыргач, кешеләрнең фикерләрен тыңладык, аларга ошамый икәнлеген шунда аңладык. Бу үзенә күрә булачак укучыларыбыз белән аралашу урыны да әле.

Тагын шунысы да бар: шушы платформада безнең китапны татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә күрә ала. Әгәр проект аларга кызыклы икән, алар, әлбәттә, ярдәм кулы сузарга әзер. Мисал өчен, китапларыбызга Америка Кушма Штатларыннан, Канададан татар телен белмәүчеләр дә бик күп акчалата өлеш кертте. Сәбәбе – аларга китапның сюжеты кызыклы булып тоелган яки рәссамнарның иллюстрацияләре ошаган. 100, 200 сум кертүчеләр дә бар. Шулай ук спонсорларыбыз да шактый күләмдә (50 мең, 20 мең) өлеш чыгарды. Безнең ике проект өчен дә 2-3 ай эчендә акча җыелды. Кешеләр мондый платформада акча җыелган басмаларны тагын да яратып кабул итәләр, чөнки аларның язмышы турында алдан белеп, танышып диярлек баралар.

Режиссер Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмы өчен дә 325 667 сум (тиешле сумманың 102 проценты) акча шушында җыелган.



Режиссер Илшат Рәхимбай белән дә элемтәгә кердек. Менә ниләр сөйләде ул безгә:

– «Представь» фильмына кадәр краудфандинг платформасы белән эшләгәнем юк иде. Бу – беренче тәҗрибәм. Шушы фильмның сценариен Екатеринбургка питчингка (питчинг - инвесторлар табу өчен оештырылган кинопроект презентациясе) алып баргач, planeta.ru сайты хезмәткәрләреннән бер бүләк оттык. Ул исә краундфандинг битенә ниндидер аерым реклама ясау, рассылкага кушылу, төп биттә булып торудан гыйбарәт иде. Шуннан соң краудфандингны кулланырга уйладык. «Представь» фильмына акча күп җыелды. Моның сәбәбе – зур тырышлык кертүдә. Чөнки краундфандинга куеп, репостлар ясап, ниндидер акча җыела җыелуын, әмма кирәкле күләмдә түгел. Һәрвакыт конкрет кешеләр белән элемтәгә керү һәм шәхси хатлар аша аралашу кирәк. Шуның аркасында краунфандингтагы проектыбыз уңышлы булып чыкты. Мәсәлән, мин «Вконтакте»да булган бөтен дусларыма исемле хат яздым, аңа видеомөрәҗәгать һәм үзем ясаган трейлерны да беркеттем. Шулай итеп, һәр кеше минем белән элемтәгә чыга, мәгълүматны үз битләренә урнаштыра, тарата алды.

Краудфандинг – ул лакмус кәгазе шикелле. Синең проектың, гомумән, бу дөньяга кирәкме икәнлеген белү – иң төп идея шунда. Кеше, чынлап та, ошата икән, димәк, бу проект, чыннан да, кирәкле. Әгәр бик сузылып бара, кешеләр теләр-теләмичә генә куя икән, димәк, проектыңа нидер җитми. Димәк, ул хайпта түгел. Яки син аны дөрес итеп аңлата белмәгәнсең, яки аның мәгънәсе шулкадәр генә. Һәм, әлбәттә, дәүләт органнары, министрлыклар белән эшләп булмаган проектлар бар. Мисал өчен, музыкаль альбомнар, китап чыгару... Бу вакытта, әлбәттә, үз проектың турында краудфандинг платформасы аша кешеләргә белгертә алу - яшьләргә зур ярдәм булырга мөмкин. Бу платформага зур йолдызлар да чыга. Һичшиксез, зур йолдызларга акча җыярга җиңелрәк. Бу үзеңне рекламалау өчен дә бик файдалы.

Кешеләрнең уртача ничә сум акча җибәргәнен әйтү кыен. Татарларның төрлесе була. Аларны «80 проценты саран, 20 проценты юмарт», дип әйтеп булмый. Һәм монда шуны аңларга кирәк: бу идея аларның күңел кылларын тетрәндерә алдымы, әллә юкмы. Мәсәлән, кемгәдер минем фильмның идеясе – мулла белән атакай темасы чит-ят булып күренәдер. Кемдер аны күргәч, ябып куя, кемгәдер, киресенчә, кызыклы. Күп кешеләр минем фильм буенча үз фикерләрен белдерде. Гомумән алганда, проектыңны башкаларга дөрес җиткерә белү һәм шул ук вакытта ахырына кадәр алып бару кирәк. Репостлар аша гына эш бармый. Монда медиа да булышлык күрсәтергә мөмкин. Син бөтен җирдә проектың турында сөйләргә тиеш.

«Представь» фильмы Италиядә конкурста катнашып, җиңү яулады. Германиядә татарлар өчен күрсәтелде. Шулай ук Һиндстан һәм Индонезиядә бәйгеләрдә җиңде. Бангладеш, Болгария, Канада бәйгеләрендә катнашты. Казан мөселман кинофестивалендә Президент призына лаек булды. Без башта краудфандинг платформасына акча җыюны ике ай дип билгеләгән идек. Аннары бер айга озайттык. Әлеге платформада мондый мөмкинлеге тә бар. Ул яктан анда җайлы, оештрыучылар барысын да аңлата.

Ләкин краундфандинг аша акча җыярга омтылган татар проектлары арасында уңышлы булмаганнары да бар. Мәсәлән, «Татарча китап», «Сак-Сок канатларының сере» балалар мюзиклы, «Сак-Сок» фильмы һәм башкалар тормышка ашырга тиешле булган сумманы җыя алмыйлар.

[caption id="attachment_27603" align="alignleft" width="288"] Фото Зөлфия Камалованың вКонтакте челтәреннән алынды[/caption]

Хәзерге көндә Зөлфия Камалованың «Алты көн ярату» дигән альбомы өчен краундфандинг ысулы ярдәмендә акча җыела.

7нче июньгә – проектның урнаштырылуына 9 көн узуга – кирәкле сумманың 26 проценты җыела. Җырчы яңа альбомын Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә яза. Альбомны чыгару өчен акчалата ярдәм итәргә Ркаил Зәйдулла, Шамил Идиатуллин һәм Радмила Хакова кешеләр дә өнди.

Зөлфия Камалова, җырчы:

– Әлеге краудфандинг минем өчен беренче тәҗрибә. Яңа альбомга 9 җыр керергә тиеш. Кирәкле акча җыеп булса, яңа елга таба чыгарырбыз, дип ышанам. Әле ике атна гына узды, беренче өлешнең 35 процентын җыйдык инде. Җәй көне бу процесс кыенрак бара, дип уйлыйм. (Хәзер проектка кирәкле сумманың инде 45 проценты җыелган).

НӘТИҖӘ. Димәк, һәркем үз проектын тормышка ашыру өчен краудфандинг мәйданчыкларында акча җыярга мөмкин. Мәсәлән, музыкаль альбом яздыру, кино төшерү, хәйрия яки гражданлык инициативалары, фәнни инновацияле разработкалар, стартап яки бизнес өчен. Җитмәсә, бу платформаны кулланучыларга "табыш" өчен акча түләргә кирәкми.




Тик шул ук вакытта мондый финанслау схемасының үзенең җитешсез яклары да бар:

⇒ акчаны җыю озак вакытка сузылырга мөмкин;

⇒ краудфандинг кампаниясендәге акчаларны ул тәмамланганнан яки уңышлы дип табылганнан соң гына алып була (бу кирәкле сумманың 50 процентыннан да ким булмаска тиеш);

⇒ проект өчен акча җыючы кеше һәрвакыт үз идеясен алга сөрергә, спонсорлары белән элемтәләр булдырырга, булачак спонсорларны ничек бүләкләү турында да уйларга тиеш.

Америка Кушма Штатлары гражданнары краудфандинг проектларына уртача 6 мең долларга кадәр акча кертә. Ә Россиядә әлегә мондый финанслау ысулы башлангыч хәлдә генә. Моңа гражданнарның яңа капитал белән бәйле стартапларга ышанмавы, көйләү механизмы булмау, тормышка ашырылу процесслары яшерелгән булуы, финанс грамоталылыкның түбән булуы да сәбәпче икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев