Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ХӘЛСЕЗЛЕК БИЛӘП АЛСА, НИШЛӘРГӘ? 9 КИҢӘШ

Көзен хәлсезлек күп кешене биләп аладыр инде ул. Сәбәпсез дә елыйсы килә, кәеф булмый... Андый чакта нишләргә? Бездән 9 киңәш.

1. Еш кына социаль челтәрләрдән нәрсә каравыбыз, нәрсә укуыбыз безгә йогынты ясый. Шуңа күрә болай да кәеф булмаган чакта яхшы яңалыклар укырга, матур фото, сурәтләр карарга, күңелле җырлар тыңларга, видеолар карарга тырышыгыз.

2. Әйләнә-тирәдәге берәр нәрсәне үзгәртеп кара. Бу пәрдә, мендәр алыштыру да, яңа ручка, зотн алу да булырга мөмкин.

3. Сүз уңаеннан, үзең өчен берәр матур әйбер сатып алу һәрчак кәефне күтәрә. Көзен ачык төстәге яулык, шарф, башлык яхшы аксессуар булачак. Сары, кызыл, яшел төстәге киемнәрне җәен генә кияргә була дип кем әйтте?

4. Цитруслыларга күбрәк игътибар итегез. Галимнәр аларның исенең йокыны качыруын, кәефне күтәрүен раслаган. Мандаринны әрчегәннән соң кабыгын ташлама, хуш исен көн дәвамында таратып торсын.

5. Баллы исле парфюмнар нәкъ менә көз өчен. Алар кәефне күтәрә, үз-үзеңә ышаныч өсти.

6. Спорт белән шөгыльлән. Хәрәкәтләнү кандагы эндорфиннар күләмен арттыра. Иртәнге зарядка гына да көн буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итә ала. Күбрәк җәяү йөрергә, алтын көзнен тәмен белеп калырга ашык.

7. Көзен эмоцияләр яңа хис-кичерешләр күбрәк кирәк. Төрле чараларга (концерт, мастер-класс һ.б.) йөр. Театр сезонының ачылганлыгы турында да онытма!

8. Мөмкинлек булса, ялларда кечкенә генә сәяхәт оештыр. Бу чит ил дә, якын-тирәдәге авыл, шәһәр дә була ала.

9. Йокыңны туйдыр. Кәеф йокының тую-туймавына да турыдан-туры бәйле. Вакытында ятарга, йокыңны туйдырырга тырыш.

 

Матур көзләр сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев