Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ КАНИКУЛДА НИШЛӘРГӘ? ИДЕЯЛӘР

Каникул узып бара. Ә син һаман да истә калырлык бер нәрсә дә эшләп өлгермәдеңме? Алайса безнең язмага күз сал.

1. Зур пазл җыябыз. Дуслар, туганнар белән бергә җыелып, сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә бергәләп вакыт уздыру күңелле.

2. Китап укыйбыз. Уку вакытында укыйсы килгән китапка вакыт табуы кыенрак. Шуңа күрә берәр көнеңне китап укуга багышларга була.

3. Саф һавада күбрәк вакыт уздырабыз. Урамда йөргәндә безнең организм кислород белән байый, баш яхшырак эшли башлый, тән сәламәтрәк була.

4. Кунаклар чакырабыз. Берәр тәмле әйбер пешер дә, дусларыңны үзеңә кунакка чакыр. Аннан алар белән бергәләп урамда йөрергә яки кино карарга мөмкин.

5. Пешеренәбез. Гадәти вакытта аш бүлмәсендә тәҗрибәләр уздырып ятарга вакыт җитмәскә мөмкин. Ә каникул -  моның өчен менә дигән вакыт!

6. Спортсыз бумый. Аның белән өйдә дә шөгыльләнеп була. Яраткан плей-листны куеп җибәрәбез, YouTubeтан берәр видео ачабыз да, киттек!

7. Кино карыйбыз. Күптәннән карыйсы килгән фильмнарның исемлеген төзибез. Попкорн, конфетлар алабыз. Һәм рәхәтләнеп фильм карыйбыз.

8. Өстәл уеннары уйныйбыз. Моны да дуслар яки туганнар белән эшләргә була. Нинди генә уен сайласагыз да, бергә үткәргән вакыт истә калачак.

9. Мәдәни программа. Моңарчы булмаган яңа урынга, музей, театр, планетарий, күргәзмәгә барабыз.

10. Иҗат итәбез. Иҗат итү кешене үстерә, ял иттерә. Бу җырлау да, бәйләү дә, рәсем ясау да (яки башка бер күңелеңә хуш килгән шөгыль) булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев