Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ДЕПРЕССИЯНЕ ҖИҢӘР ӨЧЕН 4 КИҢӘШ

Көзге елак көннәрдә күпләрне хәлсезлек баса.  Апатия, кәефсезлек, депрессия тамыр җәя башлый. Әмма бу әле сузылып елап ятарга дигән сүз түгел. Бу депрессия дигән зәхмәтне куып тарата торган менә дигән чаралар бар бит! Яхшы кәефне кире кайтарабызмы? Киттек!

Чара №1: ТУКЛАНУ

Тәмле ризыкның кәфне күтәрүен һәркем белә. Иртәнге каһвә, баллы шоколад, туклыклы сэндвич күңелгә ләззәт китерсә дә, фигурага начар йогынты ясый. Ризык кәефне дә күтәрсен, сәламәтлек өчен дә файдалы булсын, дисеңме? Моннан да гадирәк нәрсә юк! Нибары теге яки бу нәрсәне сатып алганда аларның составын укырга  киңәш итәбез. Көз айларында составында магний күп булган ризыклар бигрәк тә булыша. Ул мускулларны тынычландырудан тыш, әле нерв системасын да рәткә китерә. Магний шпинат, чикләвек һәм эре бөртекле ярмаларда күп.

Көз көне женьшень төнәтмәсе эчү дә бик файдалы. Ул нейромедиаторлар, ягъни арганлыкны бетерә һәм кәефне яхшырта торган матдәләр җитештерергә ярдәм итә.

Депрессия чорында кишер дә бик булыша. Аны теләсә нинди “кыяфәт”тә ашарга ярый. Кишердә организмыбыз өчен бик кирәкле В, С, D, Е витаминнары, бета-каротин, калий, кальций, магний, йод бар. Иммунитетны яхшыртудан тыш, ул матдәләр алмашын яхшырта, депрессияне куып тарата.

Чара №2: ХЕЗМӘТ

Кызлар кәеф күтәрү  өчен берәр кием яки аксессуар сатып алса, егетләр бу очракта техника йә булмаса машинага берәр нәрсә сатып ала. Бу ысуллар кәефне күтәрсә дә, акча янчыгына хәйран каты бәрә. Психологлар башка төрле чара тәкъдим итә. Әле ул тулысынча бушлай да! Сүз җыештыру турында бара. Нәрсә җыштырырга кирәклеге мөһим түгел, ул өй дә, эштәге өстәл дә, шкаф җыштыру да булырга мөмкин. Галимнәр фикеренчә, нәрсәне дә булса рәткә китергәндә баш мие ял итә, кәеф күтәрелә, депрессия югала. Өстәвенә әле өйдә, өстәлдә, шкафта тәртип тә барлыкка килә. Шәп бит?

Чара №3: ЯЗУ

Еш кына депрессиянең нигезендә без бөтенләй уйламаган сәбәпләр ята. Моны ачыклау өчен, беләсезме, нишлибез? Ак кәгазь бите һәм ручка алабыз да, бөтен борчыган проблемаларны язып чыгабыз. Янәшәгә аларны ничек хәл итеп булуы турында язабыз. Бу файдалы ысул инде бик борынгы. Булган проблемаларны шул рәвешле күз алдына китерү һәм аларны чишәр өчен ниләр эшләп булуын билгеләү - бик үтемле алым.

Чара №4: СПОРТ

Спортның депрессия белән көрәшүдә иң үтемле чара булуы берәүгә дә сер түгелдер. Спорт белән шөгыльләнгәч, кәеф күтәрелә, бар борчулар онытыла. Белгечләр көзге депрессия белән көрәшүдә иң яхшысы йә бассейн, йә фитнес ди.

Әгәр шушы гади, әмма файдалы киңәшләрне истә тотсагыз, депрессия дигән нәрсә сезне урап узар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев