Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗЕН НӘРСӘЛӘРНЕ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?

Көзен генә эшләп була торган, көзен генә аерым бер тылсымга ия булган эшләр була. Бүген әнә шуларның исемлеген тәкъдим итәбез.

  1. Иртәне китап белән каһвәханәдә тәрәзә янында уздыру. Яңгырлы көндә булса, бигрәк тә яхшы.
  2. Җәен эссе, көз ахырында кияргә салкын булган аяк киемен киеп өлгерергә.
  3. Яңа зонт, көзге шапка һәм перчатка алырга.
  4. Җәйге киемнәрне җыеп алып куярга.
  5. Урманга барырга.
  6. Карбыз ашарга.
  7. Шарф бәйләргә.
  8. Дуслар белән ешрак очрашырга.
  9. Җәйге фотоларны чыгартып, диварга элеп куярга.
  10. Гөмбәгә барырга.
  11. Көзге плейлист булдырырга.
  12. Шәм кабызып куярга.
  13. Алма пирогы әзерләргә.
  14. Көзге фотосессия ясарга.
  15. Җылы пижама сатып алырга.
  16. Үзең белән үлән чәйләре салынган термос йөртергә.
  17. Җиргә берәр хәзинә күмеп калдырырга. Киләсе язда аны казып алырга.
  18. Көзге салкын кичләрдә укыр өчен күп итеп китаплар сатып алырга.
  19. Кышын эшлисе эшләр исемлеген төзергә.
  20. Яфраклардан букет җыеп, вазага утыртырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев