Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗ КӨНЕ МОҢСУЛАНМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Көзне сагыш, моң, хәлсезлек белән чагыштыралар. Белгечләр әйтүенчә, көзге депрессиягә күп очракта эшсезлектән интеккән кешеләр бирешә икән. Тормышының һәр минутында ни белән дә булса мәшгуль булган кешенең моңсуланып утырырга вакыты кала димени?! Һәм бу тышта елның кайсы ел фасылы булуына бәйле түгел.  Әйдәгез, без дә кул кушырып утырмыйк. Көз айларында моңсуланмас өчен нишләргә? Хәзер беләбез!

Импровизация һәм көз

Әгәр син укырга яки эшкә җәмәгать транспортында яки машинада йөрисең икән, берәр көнне җәяү барып кара. Юлың берәр парк аша узса, тагын да шәбрәк! Ялларда телевизор каршында утырганчы берәр матур җиргә барып кайт.  Шау-шу яратасың икән, берәр көнеңне тынычлыкта уздырып кара.

Экспериментлар һәм көз

Моңарчы алынып карамаган берәр тәмле әйбер пешереп кара. Гадәти кичке аш урынына бәйрәм өстәле әзерлә. Теләсәң, кунаклар да чакырырга мөмкин!

Көз -  үзгәрешләр өчен менә дигән вакыт!

Стилеңне үзгәрт, прическаңны алыштыр, чәчеңне буя. Болар барасы да кәефне күтәререгә ярдәм итә! Ышан!

Хисләр һәм көз

Эчке хисләреңне тышка чыгар. Бер генә сәгатькә булса да! Шул вакыт дәвамында  рәхәтләнеп кычкыр, бие, йөгер, җырла, котыр!

Медитация һәм көз

Үзеңә туры килә торган медитация төрен уйлап тап яки уйлап табылганнарын куллан! Шул халәт вакытында бер нәрсә турында да уйламаска тырыш. Табигать тавышларын кабызып җибәрсәң, бигрәк тә яхшы.

Көзен үзең булырга өйрән

Кемдер булып уйнадан туктарга тырыш. Кем өчендер бик мөһим булган кыйммәтләр һәм стереотиплар колы булма. Үзеңнең уникаль, кабатланмас булуыңны аңла. Кемдер булырга тырышу кешене акылдан яздыра.

Үзеңне ярат

Үзеңне ничек бар, шул килеш яратырга кирәк. Кимчелекләр эзләмичә, гаепләр такмыйча... Үзең үзеңне кадерләмәсң, яратмасаң, тагын кем шулай яратыр һәм кем кадерләр!

Һәр көнеңне соңгысы кебек итеп үткәр

Гомер күз ачып йомган арада уза да китә. Якыннарың белән ешрак очраш, гомереңне заяга уздырма, хыялларыңны бүгеннән үк тормышка ашыр! Тормышыңның һәр мизгеленнән ләззәт алып яшә.

Иҗат һәм көз

Иҗат итәргә ашык. Үзеңә ошаган эш белән шөгыльлән. Эшләгән һәр эшеңнең нигезендә иҗат ятсын.

Шатлык һәм көз

Кечкенә генә җиңүләреңә дә шатланырга өйрән. Җиңелүләргә дә шатлан. Алар сиңа белем һәм тәҗрибә бирә.
Күңелсез вакыйгалар турында оныт. Аларны гел исеңә төшереп, син шатлыклы мизгелләрне күрми калырга мөмкинсең.

Көз гаҗәпләнү өчен менә дигән вакыт

Гаҗәпләнергә ашык. Урам буйлап барганда тукта да, әйләнә-тирәңә кара. Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеләренең берсе. Гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерлек бит!

P.S. Бирелгән исемлектәге киңәшләрнең берничәсен булса да үтәп кара. Һәр көнеңне матур, файдалы, кызыклы итеп уздырырга тырыш. Шул чакта син тормышның ничек матур булуын күрерсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев