Логотип Идель
Бу – тема!

КӨТӘБЕЗ... ТИК НИГӘ?

Яңа тормышны башлар өчен Яңа ел һәм туган көн килеп җитүен көтәбез.

Үзебез дә сизмичә ниндидер куркыныч әйбернең якынлашуын көтәбез

Башкаларның бурычларын кайтаруын көтәбез

Эшебезне тиешенчә бәяләүләрен көтәбез

Башкаларның бездән гафу үтенүләрен көтәбез

Туган көндә безне мактауларын көтәбез

Тизрәк кияүгә чыгарга тәкъдим ясауларын көтәбез

Безнең балаларыбыз безгә карт чакта бер стакан су алып килүен көтәбез

Без эшли алмаганны башкалар эшли алыр дип көтәбез

Бәхетле, хәзергедән яхшырак киләчәк көтәбез

«Барысы да яхшы булачак» дигән сүзләрне көтәбез

Бәлки... Башкалардан бернәрсә дә көтмичә үзеңә таяна башларга вакыттыр? Куркуларга, тискәре булган тәҗрибәгә, кешеләрнең фикерләренә карамыйча үз бәхетле тормышыңны корырга насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев