Логотип Идель
Бу – тема!

КОСМОСКА ОБСЕРВАТОРИЯДӘ "ОЧАБЫЗ"

12 апрель – Космонавтика көнендә космоска очасың киләме? Скафандр киеп, чын космонавт булуны вәгъдә итмәсәләр дә, Астрономия обсерваториясе кызыклы тәкъдим ясый. Әлеге көнне биредә телескоп, астрономия инструментлары белән танышырга, планетарийда космонавт булу серенә төшенергә мөмкин.

12 апрельдә КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториясендә бушлай экскурсияләр узачак. Ә планетарийда “Космик узыш” программасы, “Ничек космонавт булырга?” дигән тематик кичә оештырыла.

Совет космонавты Юрий Гагарин галәмгә беренче тапкыр моннан 58 ел элек оча. Ә Казан университетында астрономия күзәтүләрен 200 ел элек башлап җибәрәләр. 120 ел элек астрономия обсерваториясе төзелә башлый. Аны аның оештыручысы, астроном, меценат Василий Павловича Энгельгардт хөрмәтенә атыйлар.

Обсерваториядәге экскурсия дәвамында:

– борынгы инструментлар белән дә танышып, армилляр сфера,кояш сәгатенең ничек эшләгәнен белеп булачак;

– кояш баеганнан соң телескоптан Ай һәм Марсны күзәтергә мөмкин (аяз һава торышы булган очракта);

– обсерватория китапханәсенең лекцияләр залында 2018 елда чыккан «Звезда по имени МКС» фәнни-популяр фильмын карый алачаксың.

Бушлай экскурсияләр 12 апрель көнне 15.00, 17.00, һәм 19.00дә була (ә планетарийга бару өчен, билетларны аерым сатып алырга кирәк). Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри. Хәбәрләшү өчен телефоннар 8 (917) 898-62-42, 221-34-63, 259-13-06.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев