Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОНАВИРУС ТУРЫНДА СИН БЕЛМӘГӘН 20 ФАКТ

Тирә-юньдә бу коронавирус турында шундый күп мәгълүмат тулып ята. Батып үлә торган. Без бүген ВВС тәкъдим иткән фактлар белән бүлешәбез. Аларны укыгач, күп кенә сорауларга җавап табарсыз.

Факт 1. CoV – “CoronaVirus” сүзенең кыскартылган варианты. Энәсыман үсентеләре белән таҗны (корона) хәтерләткән вируслар гаиләсен әнә шулай атыйлар (алар барлыгы 40).

Факт 2. Коронавируслар – ата ялганчылар. Һәр энәнең башы файдалы матдәне хәтерләтә. Шуңа крә күзәнәк рецепторлары аларны бик куанып үз эченә тартып ала. Ә инде энә артыннан вирус үзе дә күзәнәк эченә кереп китә. Коронавирус шул рәвешле йога.

Факт 3. 2 млн ел дәвамында безнең иммун системасы күп кенә инфекцияләр белән көрәшергә өйрәнгән. Әмма бу яңа төр вирус алдында ул әлегә көчсез.

Факт 4. Күзәнәккә килеп эләккәч, вирус анда хуҗалык итә башлый. Үзенең копияләрен җитештерә – чылбыр реакциясе хасил була. Нәтиҗәдә, күзәнәк  үлә.

Факт 5. Әле инфекцияне эләктергән генә вакытта коронавирус актив рәвештә тамакта һәм югарыдагы сулыш юлларында үрчи. Аннан ул аска таба төшә башлый.

Факт 6. Шуңа күрә беренче симптом булып йөткерү тора, аннан гына температура күтәрелә башлый.

Факт 7. Күтәрелмәскә дә мөмкин. Уханьдәге  авыручыларның 30%ының  хастаханәгә килгәндә температуралары югары булмаган.

Факт 8. Авыруны йоктыручыларның күбесе (18% яки һәр бишенче кеше) хәтта йөткерми дә.  Кеше үзенең авырганын белми дә калырга мөмкин.

Факт 9. Симптомнары булмаган килеш тә ул башкаларга инфекцияне йоктырыра ала.

Факт 10. Әгәр Covid-19 җиңел формада узса, аның билгеләре гриппныкына охшаш: коры ютәл, температура, хәлсезлек, мускуллар  һәм баш авыртуы.

Факт 11. Яхшы хәбәр: вирус никадәр куркынычрак булса, шуның кадәр азрак тарала. Чөнки ул хуҗасын үтергәннән соң, башкаларга йога алмый. Шуңа күрә вирус мутация кичерми, тагын да куркынычрак формалар барлыкка китерми.

Факт 12. Уртача бер инфекцияле кеше аны тагын 2-4 сәламәт кешегә йоктыра. Бу сан грипптан югарырак, әмма кызамыктан (корь) кимрәк.

Факт 13. Көньяк Кореядә вирусны озак вакыт тоткарлап торганнар. Авыручылар саны 30га җиткәнче. Әмма бер хатын кыз  авыруны берьюлы 1200 кешегә йоктырган. Ул дини булган һәм температуралы, ютәлле килеш  чиркәүгә йөрүен дәвам иткән.

Факт  14. Көньяк Кореядәге авыручылар  10 көн эчендә 30дан 5000гә җиткән.

Факт 15. Вирус бик кечкенә. Мисал өчен, энә очына 100 млн тирәсе вирусны урнаштырырга мөмкин.

Факт 16. Йорт хайваннары коронавирусны тарата алмый. Эттән яки песидән вирус йоктырган очраклар әле теркәлмәгән.

Факт 17. Аның каравы, вирусны бер кешедә дә булмаган бүлмәдә дә эләктерү ихтималы бар. Әгәр инфекцияле кеше моңа кадәр анда кереп, чыгып киткән булса.

Факт 18. Вирус ачык һавада үзенең үзлекләрен 3 сәгать дәвамында югалтмый.

Факт 19. Вирус пластик һәм корыч өслекләрдә өч көн, кәгазь һәм картонда бер тәүлек, бакырда дүрт сәгать буена саклана ала.

Факт 20. Шул сәбәпле, иң төп профилактика чарасы булып кулларны сабынлап юу тора.

ДӘВАМЫ КӨТЕЛӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев