Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОНАВИРУС ЭПИДЕМИЯСЕ ШАРТЛАРЫ: ИМТИХАННАР, ВУЗГА КЕРҮ НИЧЕК БУЛАЧАК??

Россия Президентының 21 майдагы киңәшмәсе белем бирү өлкәсендәге вәзгыятькә ачыклык кертте. Хәзер инде БДИның төгәл кайчан башланачагы, вузларга керү, түләүле рәвештә уку буенча яңалыкларны авыз тутырып сөйләргә мөмкин.

Мәктәп имтиханнары

– БДИны җитди сәбәпләр таркасында тиешле вакытында тапшыра алмаган кешеләр, аны августта бирә алачак. Шулай итеп, бу укучылар вузларда калган урыннарга дәгъва кыла алачак. Димәк, бер еллары бушка узмыйча, көздән үк укый башлаячаклар.

– Путин БДИ тапшыру өчен өстәмә вакытны җәй көне генә түгел, ә киләсе уку елы дәвамында да оештыруны карарга тәкъдим итте

– Бөтен укучылар да аттестатларны 15нче июньгә кадәр алачак. Аларга билгеләр уку елы нәтиҗәләре буенча куелачак. 9нчы сыйныфларга да аттестатлар шушы схема буенча тапшырылачак. Алар өчен имтиханнар үткәрелми.

– Бөтенроссия тикшерү эшләре киләсе уку елы башында узачак.

– Чыгарылыш укучылары өчен хәрби хезмәткә чакырылыш кичектерелә.

– БДИ тапшыру пунктлары битлекләр белән тәэмин ителәчәк, укучыларны бер-берсеннән 1,5 метр аралыкта утыртачаклар. Имтихан тапшыручыларның тән температураларын тикшерәчәкләр, адуиторияләр, сынау башланганчы, дезинфекцияләнәчәк.

Вузларга укырга керү

– Россия вузлары уку елын 1нче сентябрьдә башларга тели. Чыгарылыш сыйныф укучыларын – июльдә, магистратурага җыенучыларны июньдә кабул итә башларга телиләр. Августта исә укырга кабул ителү турында карарлар чыгачак.

– Университетлар чыгарылыш сыйныф укучыларыннан күп дигәндә өч имтихан нәтиҗәсен генә таләп итә алачак.

– Документларны үзең килмичә, берничә вузга берьюлы тапшырырга мөмкин булачак.

– Путин вузларга өстәмә рәвештәге бюджет урыннарны оештырырга кушты. Аның фикеренчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының 60 проценты бюджет бүлегендә укырга тиеш.

– Вузларда уку елы, алдан планлаштырылганча, июльнең беренче яртысында төгәлләнергә тиеш.

Уку өчен түләү

– Путин, эпидемиологик ситуацияне күздә тотып, вузларда уку бәясен арттырмаска өндәде.

– Ул шулай ук 42 миллиард сум акчаны белем бирү, фән һәм мәдәният федераль учреждениеләренә бүлеп бирергә кушты. Бу акчалар шул исәптән вуз укытучыларының хезмәт хакларын түләү өчен дә тотылачак.

– Путин шулай ук белем бирү кредитларының ставкаларын киметү мәсьәләсен, алар буенча салым вычетларының күләмен арттыруны карарга кушты. Аның фикеренчә, яшь кеше укуын максималь рәвештә ташламалы шартларда түли алырга тиеш.

– Президент шулай ук югары квалификацияле белгечләр җитмәгән төбәкләрдә хакимиятләр бушлай уку мөмкинлеген күпләп тудырырга тиеш, дип саный.

– Россиянең Мәгариф министрлыгы 2020 елда вузларга теләктәшлек итү өчен яңа дәвамлы проект башлап җибәрергә кушты.

Фото Россия Мәгариф Министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев