Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОНАВИРУС ЭЛӘКТЕРҮ ИХТИМАЛЫ ЗУР БУЛГАН УРЫННАР

Табиб вирусны эләктерү ихтималы зур булган урыннар исемлеген атады. Тулырак безнең язмада.

СӘЛАМӘТЛЕКНЕ САКЛАП КАЛУНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЫСУЛЫ НИНДИ?

Коронавирус эләтерү ихтималы нинди урыннарда зуррак? Әлеге сорауга җавапны медицина фәннәре кандидаты, табиб Владимир Зайцев бирә. Аның фикеренчә, пандемия чорында сәламәтлекне саклап калуның иң яхшы ысулы – өйдә калу. Җитди сәбәпләр аркасында урамга чыгарга туры килсә, вирусны кайда эләктерү ихтималы зуррак булуын истә тотарга кирәк.

ВИРУСНЫ ЭЛӘКТЕРҮ ИХТИМАЛЫ КАЙДА ЗУРРАК?

Иң куркыныч урыннарның берсе – даруханә. Анда, гадәттә, авыру кешеләр йөри. Кемдер фармацевттан киңәшләр сорый. Нәтиҗәдә, чират хасил була. Ә кечкенә генә даруханәләрдә дистанцияне саклау бик кыен. Вирус төчкергәндә, йөткергәндә һәм хәтта сулаганда да тарала ала. Зайцев, даруханәләргә керергә туры килсә, борынга вируска каршы махсус мазь тидерергә һәм маска киеп керерегә өнди. “Чират барлыкка килмәсен өчен анда кергәнче үк даруларның аналоглары белән танышырга һәм үзеңә нәрсә кирәген төгәл белергә кирәк, - ди ул, - даруханәгә кергәндә һәм чыкканда кулларны антисептик белән чистарту да мөһим”.

Эпидемия чорында иң курыкынч урыннарның икенчесе – кибетләр. Монда кергәндә дә маска кияргә, озаклап йөрмәскә киңәш ителә.  Кибеткә һәрчак бер генә кеше йөрсен. Ул кеше ир-ат булса яхшырак, чөнки ул күбрәк әйбер алып кайта алачак. “Бармакны ялап пакетларны ачарга һич кенә дә ярамый!” – дип кисәтә табиб.

Моннан тыш, авыру эләктерү ихтималы ягулык салу станцияләрендә, этләрне йөрергә алып чыкканда һәм чүп савытлары тирәләрендә зур. Мондый урыннарда булганнан соң кулларны яхшылап сабын белән юарга, этләрнең аякларын чистартырга киңәш ителә. Ә ягулык салганда пистолетка тотынмас өчен бу эшне андагы эшчеләрнең эшләвен сорарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев