Логотип Идель
Бу – тема!

КОРЪӘН ҖАННЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРА

Коръән – мөселманнарның изге китабы. Инде күп гасырлар дәвамында ул туры юлны күрсәтүче булып тора. Коръән – Аллаһы тәгалә сүзләре. Аны гарәп телендә дөрес итеп укырга өйрәнү – зур җаваплылык сорый торган күркәм гамәл. Мөселманнар арасында Коръәнне яттан белүчеләр электән үк башкаларның ихтирамын казанганнар. Аларны хөрмәтләп, Коръән-Хафиз дип йөрткәннәр. (Хафиз – гарәп сүзе. Яттан өйрәнүче, саклаучы дип тәрҗемә ителә) Аллаһы Тәгаләнең китабын яттан белүче, үзләренең тормыш рәвешләре белән дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. динен куәтләп яшәүче яшь мөселманнар безнең арада да күп.

Сезнең белән таныштырырга теләгән беренче әңгәмәдәшем – Ярдәм мәчетендә ачылган Изге Коръәнне өйрәнү үзәгенең шәкерте Имран Шигубаев. ул – Коръән-Хафиз. Чечен милләтеннән булган егет гаиләсе белән Казанга Бельгиядән 4 ел элек күченеп кайта. Казанга кайтканда, 12 яшьлек Имран рус телендә бер дә сөйләшмәгән. Ләкин тиз арада телне дә, Коръән уку тәртибен дә үзләштерә. Коръән уку өчен, Имран Брайль системасыннан файдалана.

– Коръәнне өйрәнү өчен, үзем берничә алым кулланам. Шуның беренчесе: бер аятьне 10 тапкыр Коръәннән укыйсың, шуннан соң күңелеңнән бер кабатлап карыйсың, әгәр дә килеп чыкмаса, тагын бер кат укыйсың. Истә калдыра алсагыз, 20 тапкыр яттан кабатларга кирәк. Коръән сүрәләрен, аятьләрен укыганнан соң, минем йөрәгем, күңелем тынычлана, – ди үзе.

Изге китапны яттан өйрәнү өчен, шактый күп вакыт кирәк булган Имранга. «Мин 2013 елда өйрәнә башлаган идем, менә 2017 елның 1 декабрендә өйрәнеп бетердем. Коръәнне 4 ел эчендә ахырына кадәр өйрәндем», – ди Коръән-Хафиз. Бу хакта 9 яшеннән хыялланган һәм, ниһаять, максатына ирешкән Имраннан күреп, Грозный шәһәрендә яшәүче сеңлесе дә, Коръәнне яттан өйрәнә башлаган икән.

Имранның хыялы – балаларга Коръән укырга өйрәтү. Мөхәммәд с.г.в. дә үзенең бер хәдисендә «Арагызда кем башкаларны Коръәнгә өйрәтә, иң яхшы кеше шулдыр», – дигән бит.

«Ярдәм» мәчетендә без Солтан белән дә таныштык. Солтан – милләте буенча – даргин, Әстерхан ягы, Басы авылыннан. Казанга килгәненә ярты ел гына үткән әле. Танышлары аша «Ярдәм» мәчете хакында ишеткән. Шушында килгәч, Ислам динен кабул иткән: беренче тапкыр намаз укыкан һәм сүрәләрне ятлап, Коръәнне өйрәнә башлаган.

– Якынча 114 сүрәне өйрәндем. Мин изге китабыбыз Коръәнне  тулысынча яттан өйрәнергә телим. Бу иң беренче чиратта, үзем өчен кирәк. Коръән уку – зур савап та. Иң мөһиме – аның безгә өйрәткәннәрен тормышыбызда куллану, изге китапта әйтелгәнчә яшәү, – ди Солтан.

Тагын бер танышыбыз Инсаф Вәлиев Чиремешән районыннан. Аңа 15 яшь. 2013 елда «Ярдәм» мәчетенә килгән. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге 17нче гимназиядә белем ала. Коръәнне үз теләге белән ятлый башлаган. Коръән-Хафиз булыр өчен, бары тик 12 сүрә генә калган. Инсаф яттан тизрәк өйрәнү өчен башка төрле ысул куллана икән. Бер аятьне 10 тапкыр укый, шуннан соң яттан кабатлый, икенчесен дә 10 тапкыр кабатлый, аннары икесен бергә кушып 3 тапкыр бергә кабатлый.

Әңгәмәбез ахырында, Мөхәммәтәмин остазга мөрәҗәгать итеп, Коръән-Хафиз әзерләү серләре турында сорарга булдым.

– Бу бик авыр эш. Мин аны энә белән кое казу кебек дияр идем. Һәр кеше мондый эшне булдыра алмый, баланың, беренчедән, сәләте булырга тиеш, сәләт һәм сабырлык белән генә ул шушы эшне ахырына кадәр җиткерә алачак.

Әлбәттә, баланың теләге, сабырлыгы, хәтере яхшы, Коръәнгә мәхәббәте булса, андый баланы өйрәтү җиңелрәк. Кеше ике сәгать тә тәнәфессез утыра алмаса, аннан бернәрсә дә килеп чыкмаячак, чөнки шушы эш бик күп түземлек таләп итә.

Коръән укучы башкалар алдында мактаныр өчен түгел, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен тырышырга тиеш. Коръән-Хафизлар өчен югары җәннәт билгеләнгән.

Коръәнне уку дәвамлы булырга тиеш. Аны онытмас өчен даими кабатлап тору зарур. Тагын шунысы әһәмиятле: мондый зур җаваплылыкка алынган балага, иң беренче чиратта, әти-әнисе, туганнары да теләктәшлек белдерергә, куәтләргә, ярдәм итәргә тиеш. Гаиләсендә аңлау һәм яклау тапса гына, ул уңышка ирешәчәк.

«Ярдәм» мәчетенең имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин:

– Коръән уку һәм аны өйрәнү – саваплы эш. Һәрбер мөселман Коръәнне өйрәнергә тиеш. Кеше Коръәнне ятлап чыга икән, ислам күзлегеннән караганда, зур дәрәҗәгә ирешә. Ләкин аны яттан белүчеләргә зур җаваплылык та төшә. Коръән-Хафиз сөйләгән сүзләрен үлчәп әйтергә, эшләгән гамәлләрен уйлап башкарырга тиеш. Коръәнне ятлаганнан соң онытырга ярамый. Әлбәттә, сабый вакытта ятлау ул җиңелрәк, хәтер дә яхшы, сәләтләре дә бар. Балаларны кечкенә вакыттан Коръәнгә өйрәтү – бик кирәкле эш. Кызганычка каршы, Татарстанда балалар арасында Коръән-Хафизлар бик сирәк очрый. Үзебезнең республикабызда туган татар милләтеннән булган балалардан Коръән-Хафизларны тәрбияләү безнең бурычыбыз һәм вазифабыз дип саныйм. Үзем дә әти буларак, балаларымда Коръәнгә мәхәббәт тудырырга телим, аны яратсыннар һәм ятласыннар дип тырышам. Киләчәктә менә шул балалар үсеп, динебезгә, милләтебезгә таяныч булырлар дип ышанам.
Һәркем дә Коръән-Хафиз була алмый. Моңа дәлил итеп бер хикәят сөйлим: Бер ир-атның ике баласы була. Ул беренчесен уклар ясасын, ә икенчесен язарга өйрәнсен дип белем алырга җибәрә. Берничә ел уза. Олы малае, уклар ясарга өйрәнә алмый. Ул шушы уклар белән бик яхшы яза белә, ә икенчесе, киресенчә, каләмнәрдән уклар ясый башлый. Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: баланы нинди дә булса һөнәргә өйрәтә башлаганчы, аның нәрсәгә тартылганын ачыкларга кирәк.




Әлфинур Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев