КОНКУРС: ҖӘЙНЕҢ ИҢ МАТУР МИЗГЕЛЕ
Җәйнең гомере шулкадәр кыска! Август уртасы булуга карамастан, һавада көз исе ачык тоемлана. Ә җәйне бер дә җибәрәсе килми бит! Болай итәбез: иманым камил, бу җәйдә син бик күп фотолар ясагансыңдыр. Әйдә, һәрберебез бу җәйдә төшергән иң матур фото белән бүлешәбез, һәм монда әкияти җәй күргәзмәсе барлыкка киләчәк!
Кыскасы, конкурсның шартлары бик гади:
Җәй көне үзең төшергән иң матур фотоны безнең почтага (yalkin@bk.ru) җибәр. Хатта үзеңнең исем фамилияңне, яшеңне, кайдан икәнлегеңне язарга онытма. Фотода нәрсә булуы синең үзеңнән тора, иң мөһиме, җәй икәнлеге аңлашылсын. Конкурска эшләрне 30нчы августка кадәр кабул итәбез. Ике җиңүче тавыш бирү ярдәмендә билгеләнсә, берсен редакция сайлаячак.
Җиңүчеләрне, һәрвакыттагыча, шәп бүләкләр көтә.
Без синең фотоны көтәбез, әйдә, җәйнең иң матур мизгелләрен бер урында туплыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев