Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС ТӘМАМЛАНЫРГА АЗ ВАКЫТ КАЛДЫ!



Кадерле дуслар! «Ялкын» журналы һәм «Газпром трансгаз Казан» белән берлектә уза торган «ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» бәйгесе игълан ителгәнне беләсез. Эшләрне кабул итү вакыты 30нчы сентябрьгә кадәр озынайтылган иде, әмма, билгеле бер сәбәпләр аркасында эшләрне кабул итү вакытын бераз кыскартырга туры килде.  Димәк, конкурс эшләрен 20нче августка кадәр җибәрә аласыз. Ә бүләкләү тантанасы сентябрьнең беренче атнасында булыр дип планлаштырыла.

Конкурсның шартларын исегезгә төшерәбез:


1. Эшләр ике төрле номинациядә кабул ителә: ЯЗМА ЭШЛӘР (мәкалә, әңгәмә, шигырь, хикәя һ.б.) һәм ВИДЕОСЮЖЕТЛАР.


2. Темалары:
– көнкүрештә газны дөрес һәм сакчыл куллану;
газ сәнәгатендә эшләүче кеше турында;
– туган ягыгызда газлаштыру вакыйгасы;
– «Газпром трансгаз Казан» оешмасының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге.


Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак!


Бәйгегә эшләр yalkin_konkurs@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Эшләрне җибәргәндә тутырылачак гариза формасын бәйгенең нигезләмәсеннән алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев