Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС: “ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ” /ТАВЫШ БИРҮ/

Эх, җиләкле җәйләрнең… Бакча җиләге, каен җиләге, җир җиләге… Ашарга да яратабыз, җыярга да! Шул хөрмәткә “ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ” бәйгесе дә игълан иткән идек. "Ялкын"ны укучы кайбер дусларыбыз (сез ник җибәрмәдегез?!) безгә "җиләкле" фотоларын җибәргәннәр , ә без хәзер иң шәбен сайлап, җиңүчене билгелик тә, аның өчен сөеник! Чөнки ул кеше АКВАПАРККА билет белән бүләкләнәчәк!

ТАВЫШ БИРҮ:


[poll id="22"]




1 катнашучы: Камилә Сабирова


"Җиләк пешә - авызга төшә. Бакчабызда кызарып пешкән виктория җиләкләре белән фотога төшкән мәлдә. Әллә кайларга, урманнарга барганчы, өйдә үз хезмәтең белән үстерелгән җиләкне авыз итү күпкә яхшырак. Татлы үзе!"






2 катнашучы: Сөмбел Миннегалиева


"Быелгы җәй җир җиләгенә бик бай булмаса да, бакча җиләгенә бик бай булды. Үзебезнең бакча җиләге башка бернинди җиләкләргә дә килми инде... Үзләре эреләр, үзләре телеңне йотарлык тәмлеләр!!!"






3 катнашучы: Фәния Миннегалиева







4 катнашучы: Фәрит Салихов


"Җиләктә җитмидер чиләк... Теләче-Саба якларында үзем белгән җиләкле урыннарны быел кабат йөреп чыктым. План тулды! ;)"






5 катнашучы: Гөлназ Шәмсиева



"Узган ел август аенда кызым Ләйсән белән районыбыз горурлыгы Чатыр тау итәгендә урман һавасын, үләннәр шифасын, кояшның җылысын үзләренә сеңдергән, кызарып пешкән җиләкләр җыйдык.
Шәмсиева Гөлназ, Азнакай районы, Уразай авылы."





КОНКУРСКА НӘТИҖӘ БИРЕДӘ!







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев