Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС: “ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ”

Эх, җиләкле җәйләрнең… дип җырлар вакыт җитте, дуслар. Җиләк чорына аяк бастык! Бакча җиләге, каен җиләге, җир җиләге... Җиләк исе иснәргә, пешкәннәреннән авыз итәргә, кәрҗин төбен капларлык итеп җыеп кайтырга өлгердегезме әле? Ничек кенә булмасын, "Ялкын" сезне "җиләкле" бәйгедә катнашырга чакыра. Моның өчен телефоныңны ал да үзең төшергән фотоларны барлап чык, иң яхшыларын безгә юлла. Иң мөһиме – фотоларда җәйнең җиләкле чоры чагылган булсын! Киттекме?! Без көтәбез!



"Ялкын" журналы игълан иткән "Җиләкле җәй" бәйгесенең шартлары мондый:



?? Җәйнең җиләкле чорында төшерелгән шаян, үзенчәлекле дип тапкан фотоңны безгә җибәр. Башка еллардагы җәйләрдә төшерелгән "былтыргы" җиләкле фото булса да ярый.


?? Фотолар 7 июльгә кадәр yalkin_konkurs@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Хатның темасына “Җиләкле җәй” дип язарга онытмагыз. Исем-фамилиягезне күрсәтергә кирәк. Фото нинди җиләкле урыннарда төшерелгәне турында берничә җөмлә язсагыз, тагын да яхшы була.


?? Бәйгенең җиңүчесе тавыш бирү ысулы белән ачыкланачак.


?? Җиңүче 15 июльдә игълан ителәчәк.


?? Ә бүләккә: 1нче урын алучыга – АКВАПАРКка билет!
Иң актив, тырыш катнашучылар да бүләксез калмаячак: 2нче һәм 3нче урын алучыларга да "Ялкын"нан истәлекле бүләкләр каралган.


Йә, дуслар, хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев