Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС: ИҢ ШӘП ВИДЕОЛАР ӨЧЕН - ТЕЛЕФОН!

“Ялкын” өр-яңа конкурс игълан итә. Tik Tok та үз сәхифәңне булдыр, кызыклы видеолар төшер һәм бездән ТЕЛЕФОН ОТ!
Шартлар:
1. Tik Tok та өр-яңа (!) сәхифә теркә. (Аның теркәлү вакыты 2020 нче елның 5 сентябреннән дә иртәрәк булырга тиеш түгел).
2. Бер ай дәвамында татар телендә текә видеолар төшер. Аларны инстаграмга урнаштыр һәм безне @yalkin_zhurnali билгелә. Темасы һәм юнәлеше – ирекле.
3. Конкурс төгәл бер ай дәвам итә һәм 5 октябрьдә төгәлләнә. 5 октябрьгә бәйгедә катнаша торган сәхифәдә видеолар саны 10 нан да ким булмаска тиеш.
Җиңүчене ачыклау шушы критерийларга карап башкарылачак:
Tik Tok трендларын куллану-кулланмау
татар телендәге контент сыйфаты
креативлык
язылучылар, караулар, лайклар һәм комментарийлар саны.

БЕЗ ИСӘ СЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ӘЗЕР – КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ВИДЕОЛАРЫН ҮЗЕБЕЗНЕҢ СТОРИЗЛАРГА УРНАШТЫРАЧАКБЫЗ!

Киттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев