Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ АЧЫКЛАНДЫ!

«Яшәү чыганагы – газ» бәйгесенә йомгак ясар көн дә җитте. Узган уку елы ахырында бәйгегә әзерләгән эшләрегезне кабул итеп, тыныч күңел белән сезне җәйге каникулларга озаткан идек. Менә хәзер, яңа уку елы башында җиңүчеләрне котлап, агымдагы мәктәп тормышына күңелле мизгелләр бүләк итәчәкбез!

Газ сәнәгате, анда эшләүчеләрнең хезмәте турында иҗади эшләр быел ике номинациядә кабул ителде. Беренчесе – “Видеосюжет”. Әлеге номинациягә эшләр күп булмады, тәүге тапкыр гына оештырылган булуы да сәбәпче булгандыр. Киләсе елларда булачак бәйгеләрдә бу номинация активлашыр дип өметләнәбез.

Ә менә “Инша” язучыларыбыз шактый булып чыкты. Кызыклы һәм иҗади эшләнгән язмалар аша без кемнең әтисе газовик булып эшләгәнен, гомумән, кайсы җирлектә кайчан газ кулланыла башлаганын белдек. Хәтта шигъри әкият тә уйлап чыгаручы катнашучыбыз бар иде! Җиңүче – Инсаф Фәйзрахманов – гомумән, газ белгече булып чыкты! Ул моңа кадәр “Газпром” оештырган башка бер конкурста җиңеп, Санкт-Петербургка бүләкләү тантанасына барган инде. Менә, тәҗрибәсе безнең бәйгедә дә җиңәргә ярдәм итте!

Җиңүчеләр:


«Видеосюжет» номинациясе


1. Әнисә Закирова – 9 яшь, Кукмара районы, Олы Сәрдек авылы /ВИДЕОСЮЖЕТ/

2. Диләрә Нургазизова – 15 яшь, Әлки районы, Чуваш Кичүе авылы /ВИДЕОСЮЖЕТ/

«Инша» номинациясе


1. Инсаф Фәйзрахманов – 15 яшь, Кукмара районы, Ядегәр авылы /ИНША/

2. Илзирә Сәләхова – 18 яшь, Балык Бистәсе районы, Зәңгәр Күл авылы /ИНША/

Ләйсән Абдрахманова – 13 яшь, Кайбыч районы, Борындык авылы /ИНША/

Зәринә Хисмәтова – 13 яшь, Нурлат районы, Фома авылы /ИНША/

3. Инсаф Гыйрфанов – 16 яшь, Нурлат районы, Фома авылы /ИНША/

Альнур Әхмәтов – 9 яшь, Бөгелмә шәһәре /ИНША/

Фаяз Зыятдинов – 11 яшь, Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылы /ИНША/

Һәр катнашучыга афәрин дип әйтәсе һәм рәхмәт сүзләрен генә җиткерәсе килә!



Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы «ГазпромТрансгаз Казан» бинасында узачак. Иң башта алар тәмле итеп сыйланачаклар, аннары бер кочак бүләк алачаклар. Оештыручылар әле тагын бер сюрприз әзерләгән! 



Конкурска килгән эшләр белән БИРЕДӘ танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев