Логотип Идель
Бу – тема!

КӨНДӘЛЕК АЛЫП БАРУ ТОРМЫШКА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

Көндәлек безнең тормышка шактый үзгәрешләр кертә ала. Ничек аның ярдәмендә уңышка ирешергә мөмкинлеген хәзер сөйлибез.

1. Түземсезлек белән көткән бар нәрсәне дә язып бар.

Хыяллана белгән кеше - бәхетле. Хыялланыгыз, максатлар куегыз һәм аларны язып барыгыз. Кайчак нәрсәдер аласыңны яки каядыр барасыңны уйлау гына да кәефне күтәрә. Аннан, кәефне күтәрәсе килгәндә, блокнотка күз салу да җитәчәк.

Боларын тышта калдыр. Сайтта беренчедән башлап китәрсең тагын бер кат. Кеше кызыксынсын өчен.

2. Уңышларыңны язып бар.

Тормышта кыен чыклар булмый тормый. Андый вакытларда моңарчы ирешкән уңышларыңа кара. Рәхәт булып китәр.

3. Үзеңнең көчле якларыңны язып чык.

Әлеге сыйфатларга нигезләнеп, төрле карарга кабул итәргә. Яңа эшләргә алынырга мөмкин булачак.

4. Идеяләреңне язып бар.

Бөек кешеләрнең һәрчак куен дәфтәрләре булган. Алар хәтерләренә ышанмаганнар. Фикерең бармы? Язып куй. Язылган әйбернең тормышка ашу ихтималы зуррак.

5. Куркуларыңны язып бар.

Язылган әйбер уйлаган әйбергә караганда тынычланырга яхшырак булыша. Проблемлардан чыгу юлын да шулай табарга мөмкин.

6. Үзең белән булган яхшы хәлләрне яз.

Һәр кич саен 10 минутыңны блокнотка язуга багышла. Көн дәвамында синең белән булган 3 яхшы вакыйганы язып куй. Бу берничә минут вакытны алачак.

 

Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев