Логотип Идель
Бу – тема!

КОНДИТЕРЛАР – ТӘМ-ТОМ ИҖАТ ИТҮЧЕЛӘР

Һәр бәйрәм өстәленең төп бизәге, гадәттә, десерт була. Аны һәрвакыт көтеп алабыз, ә аннары аның тәмле сыйфатлары һәм бизәлеше турында фикер алышырга яратабыз. Ни өчен дисезме? Чөнки татлы десерт – чын шатлык һәм яхшы кәеф чыганагы.  

Бүгенге көндә кибет һәм кафеларда сатып алырга мөмкин булган шушы татлы «бәхет кисәкләре» өчен без кондитерларга рәхмәтле. Алар бүген гади пешекче генә түгел, чын сәнгать әсәрләре белән чагыштырырлык тәмле могҗизалар иҗат итүче рәссам да, скульптор да, оста технолог та.

Башка барлык һөнәрләр кебек үк кондитер һөнәре дә җаваплы һәм катлаулы. Әлеге һөнәрнең төп үзенчәлеге шул: монда эшнең күп өлеше кулдан башкарыла, шуңа күрә кондитерның кулы йөгерек булырга тиеш. Шулай ук пөхтәлек, чисталык, сабырлык, чама хисе, тәм һәм ис сизү, фантазия һәм иҗади якын килү кебек сыйфатлар-күнекмәләрнең дә булуы мөһим. Матур итеп бизәү, кулланучыга тәкъдим итә белү дә зур әһәмияткә ия. Бүгенге хезмәт базарында кондитер белгечлегенә ихтыяҗ зур. Кафе, рестораннарда, икмәк пешерү  оешмаларында гына эшләп калмыйча, алар үзләренең шәхси бизнесларын да ачалар. 

Социаль челтәрләрдә үз продукциясен тәкъдим итүче кондитерлар саны артып тора.  Алар сыйфат дәрәҗәсен арттыру, иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү һәм яңа төр десертларын уйлап табу максатыннан бик актив  эшлиләр.

Тарихка күз салсак, кондитер һөнәренең тамырлары еракка барып тоташа. Безнең эрага кадәр 859 елда иң беренчеләрдән булып Индиядә бал һәм шикәр куллана башлау белән бәйле ул.

Соңрак тәм-томнарны күпләп гарәпләр җитештерә башлый. Бераз соңрак, шикәр җитештерелә башлагач, кондитер һөнәрендә алдынгылык итальяннар кулына күчә. Хәтта «кондитер» сүзе дә итальян теленнән кергән: «кондиере», ягъни «шикәрдә кайнату» дигәнне аңлата ул.

Ә Россиядә беренче шоколад фабрикалары XIX гасырда барлыкка килә. Иң-иң данлыклысы –  «Бабаевская» фабрикасы. XX гасыр башына аларның саны 140ка җитә. 1932 елда СССРда продукциянең сыйфатын күзәтү, анализлау һәм җитештерүдә яңа технологияләр куллану максатыннан, фәнни тикшеренү институты ачыла. 

Ә сез беләсезме?

3 май Россиядә Кондитер көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм баллы яратучылар өчен генә дип уйламагыз. Кондитерлык эше илебездә көннән-көн киңрәк колач ала. Бер генә бәйрәм дә тәмле торт яки конфеттан башка үтми бит.

Десертлар сүзлеге:  

Безе – фр. baiser «үбешү»

Буше – фр. bouchée «шар»

Эклер – фр. éclair «яшен»

Брауни – ингл. brown «көрән»

Крем-брюле – ингл. creme brulee «яндырылган сөт өсте»

Панкейки – ингл pan «таба» cake «кабартма»

Тирамису – tirare mi su «мамык кебек»

Чизкейк – cheese «сыр» cake «торт»

Штрудель – strudel «өермә, бүрәнкә»

Глазурь – нем. Glasur, фр. glaçure «пыяла»

Бисквит – итал. biscotto  «ике тапкыр пешерелгән»

Мармелад – фр. marmelade «айва кагы»

Карамель – фр. caramel  «шикәр камышы»

Мусс – фр. mousse «күбек»

Суфле – фр. Souffé « мамык кебек»

Торт – итал. torta, «түгәрәк ипи»

Вафли – нем. Waffel «кәрәз»

Пончик – пол. pączek — «кабартма, йомшак»

Круассан – фр. croissant «ярым ай»

Әлбәттә, без, кызлар, фигурабыз өчен кайгырып, баллы ризыклардан үзебезне чикләргә тырышабыз.  Тик бүгенге көндә төрле десертларның ПП вариантлары да  бар бит. Әйдәгез, бергәләп әзерлибез!   

ПП РАФАЭЛЛО

* 70 гр кокос валчыгы

* 200 гр эремчек

* 2 ч.к. бал

* Миндаль чикләвеге

Аерым тәлинкәдә барлык ингредиентларны (чикләвектән кала) кушарга. Килеп чыккан массадан шарчыклар ясарга, эченә миндаль чикләвеге салырга һәм кокос валчыгында әвәләп алырга. 30 минутка суыткычка урнаштырырга. 

ПП рафаэлло әзер!

ПП БРАУНИ

* 80 гр он (дөге, кукуруз оны)

* 120 гр сөт

* 10 гр  көпшәкләндергеч (разрыхлитель)

* 40 гр какао 

* 2 йомырка

* 60 гр каймак 

* Натураль шикәр

Барлык ингредиентларны бергә кушарга. Табаны бераз майлап, камырны салабыз һәм 180 °Ста 30 минут чамасы пешерәбез. Әзер булгач, өстенә шикәр пудрасы сибеп табынга чыгарабыз.

Тәмле булсын!

Илзия НӘҖИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев