Логотип Идель
Бу – тема!

КӨН ЯХШЫ ҮТСЕН ӨЧЕН ИРТӘНЕ НИЧЕК БАШЛАРГА?

Көннең ничек узуы турыдан-туры иртәңне ничек башлауга бәйле. Иртәне дөрес башлау өчен 7 киңәшебез бар. Тизрәк кереп таныш һәм тормышыңны яхшы якка үзгәрт.

1. Уянгач та торабыз

Бу проблема күп кешегә таныштыр. Будильник чыңлагач та тагын бер ярты сәгать кенә (!) ятып тору. Нәтиҗәдә тагын йоклап калу. Ни өченбез тора алмыйбыз соң? Чөнки кичен йокламыйча телефонда утырабыз. Шул рәвешле төнге 1-2 җиткәнен дә сизми калабыз. Ким дигәндә кичке 23.00 дә йокларга ята башлыйк. Һәм һәр иртә саен эчебездә уянган теге киренең: “Әйдә, тагын 5 кенә минут”, - дигән сүзен тыңламыйк яме.
2. Лимонлы су эчү (5 минут)

Иртәнге ашка тотынганчы башта ашказанын да уятып җибәрергә кирәк. Моны лимонлы су яхшы башкара. Шулай ук су белән лимон согы катнашмасы организмдагы токсиннарны да чыгарырга булыша.

3. Иртәнге зарядка (10 минут)

Максатыбыз – организмны уятып җибәрү. Көн дәвамында актив булырга әзерләнәбез. Күңелеңә яткан күнегүләрне сайлый аласың.

4. Контрастлы душ (10 минут)

Иртән контрастлы душ керү тәнебез өчен бик файдалы. Кайнар су тәэсирендә кан тамырлары киңәя, организмнан шлаклар чыгарыла. Салкын һәм кайнар суның тәнебезгә чиратлашып тәэсир итүе кан әйләнешен яхшырта, канны сыеклата. Шулай ук мондый душ тизрәк уянырга да ярдәм итә.

5. Биеп алабыз (5 минут)

Иртәне дөрес башлауның киләсе этабы телевизор кабызу да, Инстаграм “актару” да түгел. Ә күңелле музыкага рәхәтләнеп биеп алу. Иң мөһиме – оялмау. Елмаерга да онытма!

6. Тәмле һәм туклыклы иртәнге аш (20 минут)

Хәзер инде иртәнге ашка керешсәк тә була. Иртән дөрес туклану көн дәвамында энергия чыганагы. Кемдер иртән бөтенләй бернәрсә дә ашамый, кемдер каһвә генә эчеп куя. Алай эшләргә кирәкми. Иртәнге ашта аксым да (ит, балык), углеводлар да (ярмалар), клетчатка да (яшелчәләр) булырга тиеш.

7. Бүгенге көнгә билгеләнгән максатлары барлау (10 минут)

Менә син уяндың! Көч тупладың! Һәм таулар күчерергә дә әзерсең! Хәзер көн дәвамында ирешергә тиешле максатларны барлыйбыз. Иң яхшысы – аларны кичтән үк билгеләп куябыз һәм иртән тулыландырып бетерәбез.

Көннәрең уңышлы үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев