Логотип Идель
Бу – тема!

КОМАНДИР ҺӘМ КОМИССАР: ӘЙДӘ, СТУДЕНТЛАР ОТРЯДЫНА!

Әлеге лидерлар йөзләгән көрәшчене үз артларыннан алып бара, йөрәкләрдә ут кабыза һәм яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Алар, бер-берсен тулыландырып, идеаль тандем барлыкка китерә.

Алия Нәфис кызы Адиева – «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге комиссары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы, Казан (Идел буе) федераль университеты Психология һәм мәгариф институты магистратурасының 1нче курс студенты.

– Алия, Россия Студентлар отрядлары хәрәкәтенә ничек килеп эләктең?

– Кырым Республикасының балалар лагерьларына әйдаманнар җыйганнарын танышларым аша белдем. Минем күңелемә ялкын өстәлде, чөнки мине балалар да, диңгез дә көтә иде. Ә иң мөһиме – бу минем сайлаган һөнәрем буенча тәҗрибә туплау чарасы, шуның өстенә хезмәт хакы да түлиләр.

– Беренче сәяхәтең ничек үтте? Чирәм җирләрне үзләштерү авыр булмадымы?

– Бик эмоциональ, чөнки минем беркайчан да балалар лагерьларында ял иткәнем булмады. Лагерьга беренче тапкыр әйдаман буларак эшкә киттем. Минем өчен бу икеләтә сынау булды! Шул ук вакытта бу эшчәнлекне алга таба да дәвам итәчәгемне аңладым.

Ә ничек штаб комиссары булдың?

– Дөресен әйткәндә, мин моның ничек булганын үзем дә аңламый калдым (көлә). Барысы да төштәге кебек иде! Һәрвакыт тормышта актив позицияне яраттым һәм региональ штабка бик теләп ярдәм иттем. Әгәр нинди дә булса чара үткәрү, куратор, оештыручы буларак чыгыш ясауны үтенсәләр, мин беркайчан да баш тартмадым. Күрәсең, мин бик актив булганмын (көлә). Татарстан Республикасы студентлар отрядларының 55 еллыгына багышланган слётта чираттан тыш конференция узды, анда минем кандидатурамны Штаб комиссары постына тәкъдим иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, ул мизгелдә хәлне ахыргача аңлап та бетермәдем, әмма моның бик җаваплы вазифа икәнен белә идем.

Комиссар эшендә сине нәрсә рухландыра?

Көрәшчеләр үзләре. Үз эшемнең нәтиҗәсен күрү илһамландыра. Уңай нәтиҗәләр күргәч, тагын да күбрәк, тагын да яхшырак эшлисе килә. Студентлар отрядлары вәкилләренең бүгенге көндә иң сәләтле, иң актив, иң яхшы яшьләр икәнлеген исбатлыйсы килә!

Синеңчә, төбәк штабы комиссары нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Комиссарның Топ-5 сыйфаты: инициативалы булу, стресска каршы тору, дисциплиналык, җаваплылык, аралашучанлык. Кәефе начар булса да, комиссар елмаерга һәм көтелмәгән  сорауларга да җавап бирә белергә тиеш. Үзеңнең республика яшьләре өчен җаваплы булуыңны онытырга ярамый. Һәм, әлбәттә, комиссардан креативлык, башкаларны үз артыннан ияртә белү сорала.

Шамил Наил улы Якупов – «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге командиры, Казан энергетика университетының җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы институты магистратурасының 1нче курс студенты.

– Студентлар отрядларына ничек килдең, Шамил?

– Бу хәл Казан дәүләт энергетика университетының 1нче курсында укыганда булды. Вузда агитация алып барылганда ишеттем һәм шунда ук әйдаман буларак Кара диңгез ярларына барасым килде.

Ул чакта син командир булуыңны планлаштырган идеңме?

Мин отряд комиссары һәм командиры, Казан штабы комиссары, Казан штабы командиры вазифаларын башкара идем. Хәзер мин – «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге командиры. Бу вазифаларның берсен дә планлаштырмадым. Миңа калса, бу үзеннән-үзе килеп чыкты, билгеле бер вакытта җаваплылыкны үз өстемә алырга курыкмавым да булышкандыр. Ел ярым эчендә отряд составында зур эш башкарылды – нык һәм тату команда оешты, ә «Дельта» урта һөнәри белем бирү мәктәбе Татарстанда иң көчле отрядларның берсе булып танылды.

Командада эшләү сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәсенә йогынты ясыймы?

Әлбәттә. Яу кырында бер генә сугышчы ул – сугышчы түгел, һәрвакыт шулай булды. Һәм минем шәхси уңышларым – бу минем команданың зур казанышы. Бәлки, бу турыда мин аларга сирәк әйтәмдер, ләкин үз коллективыма бик рәхмәтлемен. Хәзер зур эшләр башкарыла, һәм бергә, иңгә-иң куеп барганда гына, без югары дәрәҗәләргә ирешә алачакбыз.

Җитәкче булу ул – табигать бүләгеме, әллә башкарылган эшме?

Тумыштан талантлы кешеләр бар. Шулай да лидерлык сыйфатлары вакыт узу белән камилләшә. Моннан 3-4 ел элек мин үземне лидер дип санамый идем, ул сыйфат бары тик студентлар отрядларында тәҗрибә туплау нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Отрядлар турында иң яратмаган стереотибың нинди?

– Отрядларның искерүе, артта калуы. Әйе, 60 ел эчендә консервативлык барлыкка килде, ул барысына да аңлаешлы түгел. Әмма без яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәбез, алар эшли, киләчәккә юл алалар. Традицияләрне саклап, без яшьләр белән бергә атлыйбыз, яңа юнәлешләрне үстерәбез. Вакытлар узу белән, структура үзгәрергә мөмкин, әмма студентлар отрядлары барыбер актуаль булачак, чөнки без илебез өчен эшлибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев