Логотип Идель
Бу – тема!

КЛАВИАТУРАМА – АШЫГЫЧ ЯРДӘМ

Фатирдагы иң пычрак урын кайда икәнен беләсезме? Миндә – клавиатурада! 10 елга якын куллана торган клавиатурамның эче тузан, чәчләр, кәгазь кисәкләре һәм, хәтта, җепләр белән тулганын элегрәк белсәм, ай саен чистартыр идем. Алай гына түгел, мунча уздыру да комачауламас иде аңа. Ләкин кичә «Ашыгыч ярдәм»сез булмады.

Чирле «клава»

Клавиатура төймәләренә баса-баса «Ялкын»га чираттагы мәкаләне җибәргәндә, күзләрем клавиатура һәм тычканга төште. Бер җирдә кәгазь кисәге күренә иде, икенчесендә әллә тузан, әллә нәрсә инде. Бәргәләп карадым, тагын – чүбе төшә. Ә аннары нәрсә булганын.. белмәсәгез дә була.

 

Чистарту операциясе

Эчемдә арыслан уянды бугай: клавиатурамда пычрак дошманны күреп, мин клавиатураны өскә күтәреп, арткы ягыннан бәргәләргә тотындым. Ничек исән калгандыр! (Минем белән бергә «мышка» да гаҗәпләнеп карап торды. Тынычлан, синдә андый тузан юктыр әле).

 

Аннары, клавиатураның эчендә булган «монстрлар» белән көрәшү ардырткач, җыештырырга яраткан хуҗабикә сыман чүпрәк, фен һәм канцеляр пычагын алып килдем. Чүпрәк – тузанны сөртергә, фен – бер җирдә тупланган бар чүпне хәрәкәткә китереп чыгарырга, канцеляр пычагы – алар чыкмаган очракта булышыр өчен кирәк. Сәгать буе инструментлар ярдәмендә клавиатурама шундый операция ясадым. Уңышлы.

 

Компьютер рәхмәт әйтте

Нәтиҗәләр белән бүлешмичә булмый. Беренчедән, бүтән беркайчан да компьютер алдында ашамаячакмын. Тузан белән кочаклашкан печенье валчыклары сөйгән ярларга бөтенләй ошамаган, кыскасы. Клавиатурага без ашый торган әйбер бөтенләй кирәкми икән бит, дуслар!

 

Икенче нәтиҗә: техниканы гел карап кына торсаң ул сиңа тугры булачак. Бер мәлдә комьютерым бөтенләй сүнмәсен өчен аның кечкенә өлешләренә дә игътибарлы булу зарур. Шулай ук менә нәрсә ачыкланды: көнкүрештәге чисталык баштагы чисталык билгесе икән. Мәсәлән, өстәлдәге әйберләрне җыештырсам, хәтердә булган әйберләрне аерым папкаларга куйган кебек була. Һәм медитатив эффект турында да онытмыйк: кирәкмәгәннән бушанасың, борчулардан арынасың, тынычланасың.

 

Операция ясыйм дисәң...

Әгәр синең дә шундый операция ясыйсың килсә, программист абыемнан берничә киңәш.

1 – Салкын һава белән генә өрдерергә ярый. Шуңа күрә профессионаллар сжатый (урып алучы) һава баллончикларын куллана.

2 – Чүпрәк, кечкенә пумала яки щетка, фен әзерлә: чүпнең төрле булуына гаҗәпләнмә.

3 – Клавишаларның урынын фотога төшер дә, аннары аларны ал. Ләкин монда Youtube видеолары яки программистлар күбрәк булышыр: бу иң авыр ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев