Логотип Идель
Бу – тема!

КИТЛАР ДА ЯКЛАУГА МОХТАҖ!

19 февраль – Бөтендөнья диңгез имезүчеләрен саклау көне. Башка төрле бу көнне Бөтендөнья китлар көне дип тә атыйлар. Әлеге көн китларны гына түгел, ә гомумән диңгездә һәм океаннарда яшәүче җәнлек-балык-микроорганизмнарны саклау көне дип санала.

Бер уйлап караганда, “Безгә ни кагылышы бар инде бу датаның?” дип уйларга да мөмкин. Диңгез кайда да, без кайда, әйеме, дустым? Ләкин мондый уйлар туу – коточкыч.

Күз алдыңа китер, син Казанда (Арчада, Әтнәдә, Балтачта, Буада, Кама Тамагында һ.б.) яшисең. Кичә әтиең туңдырма белән сок алып кайтты, әниең шуннан бик тәмле коктейль ясап бирде. Ә коктейльны трубочкасыз эчәләр димени инде? Коктейльдан калган пластик трубочканы чүп чиләгенә ыргытасың да, рәхәтләнеп интернетта утыруыңны дәвам итәсең. Ә менә ул трубочка кая китә? Әйе, аны әтиең чүплеккә чыгарып керә, ул беркайда да аунап ятмый кебек. Әмма безнең илдә чүпне эшкәртү мәсьәләсе бик катлаулы, ул юк дәрәҗәсендә. Димәк, син кулланган трубочка ачык күк астындагы чүплеккә эләгә. Анда аны кызыксынучан берәр кош (әйтик карга) берәр ашамлык белән өстерәп алып китә. Яшерен, тыныч урынга очып барып, ризыгын чукып бетергән кош трубочкага кызыксынуын югалта, синең трубочкаң кар өстендә ятып кала. Яз көне җылы кояш нурларында кар эри башлый, аккан гөрләвекләр трубочканы якындагы елгага агыза. Елгаларның кая койганын син минсез дә яхшы беләсең, дустым. Һәм менә трубочкабыз сәяхәтенең ахырына да йөзеп килде. Бер ел элек Арчада (Казанда, Әтнәдә, Балтачта, Буада, Кама Тамагында һ.б.) сатып алынган әйбер инде менә Урта (Кара) диңгездә йөзеп йөри. Һәм монда аны ризык дип белеп диңгез имезүчеләре я балыклары йотарга мөмкин. Трубочка суда эреми, дистә еллар шул килеш йөзә бирә.

Мондый чүп-чар дөнья океанында чүп урынына коточкыч күп. Кешелекнең хуҗалык итүе хәтта Тын океанда Зур чүп-чар табының барлыкка килүенә сәбәпче дә булган. Галимнәр әлеге исем белән океан агымнары бер урынга китереп туплаган чүп-чарлар тупланмасын атыйлар. Тикшеренүчеләр фикеренчә, океанның агымнар кисешкән тыныч урыннарында 150 млн тонна тирәсе чүп-чар бар. Пластик чүпнең бигрәк тә хәтәр үзенчәлеге – ул эреп юкка чыкмый. Хәтта вак кисәкчекләргә бүленгәндә дә пластик су өстендә элпә булып кала. Балыклар, кошлар һәм диңгез имезүчеләре аны азык белән бергә кушып ашыйлар, сәламәтлекләренә фаҗигагә китерә торган зыян алалар.

Гринпис билгеләп үткәнчә, Тын океан чүп-чар табы якынча 300 тирәсе диңгез җәнлек-балык-микроорганизмнары һәм кошларга зарар китерә.

Җир йөзендә 26 млн ел элек үк яши башлаган җәнлекләрне саклап калу – кешелекнең төп бурычларының берсе.



Зурлыкларына карамастан, китлар да кешелекнең хуҗалык итү нәтиҗәләреннән нык тилмерә. 1986 елдан бирле китларны аулау тыела. Шуңа да карамастан китларның саны кими бара. Балык тоту өчен суга атылган ятьмәләр, океанда нефть суырту белән беррәттән океанда йөзеп йөрүче чүп-чарның бу барыштагы роле коточкыч зур.

Әлеге дата Россиядә 2002 елдан бирле билгеләп үтелә. Россия территориясенә караган диңгезләрдә диңгез имезүчеләренең берничә дистә төре яши. Аларның күбесе – РФнең Кызыл китабына кертелгән.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев